тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

дөнья

Украина яңа президентны көтә

07.02.2010

Сайлау урыннары чыгышында үткәрелгән төрле сораштыру (exit-poll) нәтиҗәләренә караганда Украинадагы икенче тур президент сайлавында Виктор Янукович җиңде. Төрле чыгыш-сораштыру саннарына караганда ул 48,7- 50,26% тавыш җыйды, Юлия Тимошенко өчен 44,2- 45% сайлучы тавыш бирде. Рәсми нәтиҗәләр башта дүшәмбе дә көтелә иде, хәзер инде бу соңрак та була ала.

Украина мәгълүмат агентлыклары язганча, сайлаулардан соң буласы урам җыеннарында катнашу өчен Киевка төрле төбәкләрдән кешеләр җыела башлады. Ул арада Виктор Янукович үзен инде президент дип игълан итте.

Сайлау урыннары чыгышында үткәрелгән төрле сораштыру (exit-poll) нәтиҗәләренә караганда Украинадагы икенче тур президент сайлавында Виктор Янукович җиңде. Төрле ширкәтләр үткәргән сораштыру нәтиҗәләре аңа 48,7 алып 50,26% кадәр тавышны бирә, Юлия Тимошенко өчен 44,2 алып 45% кадәр сайлаучы тавыш бирде диелә. Бу саннарны сораштыруны үткәргән ширкәтләр игълан итте, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы. Беренче рәсми нәтиҗәләр дүшәмбе иртәсендә игълан ителергә тиеш. 

Элегрәк Украина Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү нәтиҗәләренең кануныйлыгын мәхкәмәдә расларга әзербез, дип белдергән иде. Комиссиянең әгъзасе Михаил Охендовский  Киевта үткән матбугат очрашуында,  бездә сайлау нәтиҗәләрен шик астына куярлык киң күләм хәрәмләшүләр турында мәгълүмат юк, диде.

Юлия Тимошенконың сайлау штабы вәкилләре аның белән килешмәс иде. Алар Донецки, Лугански, Днепропетровски, Кырымда сайлау урыннарында тавышларны яңадан санатырга җыена. Бу хактагы күрсәтмә Тимошенко блогыннан җирле бүлекчәләргә җибәрелгән, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.

БДБ илләре күзәтүчеләре исә тавыш бирү тыныч, оешкан төстә үтте, дип белдерде. Украинаның эчке эшләр министры, илдә булган барлык 6 халыкара күзәтүчеләр төркеме сайлауларда зур хәрәмләшүләр, җитешсезлекләр теркәмәде, диде. 
 

"Femen" кызлары демократия яклы

Украина Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, илдә тавыш бирүгә комачаулау очраклары булган. Мәсәлән, Киевта бер сайлау урынында "Femen" оешмасына кергән ярым шәрә кызлар демократия яклы шигарьләр кычкырып торган, башка бер җирдә үтә уңчылар керешне ябып куйган. Лугански өлкәсендә шартлаткыч салыну турындагы хәбәр аркасында сайлау урыны 4 сәгатькә ябылган, Кременчугта бер сайлау урынында җирле халык җылылык хакларын киметү таләбе белән каршылык чарасын үткәрергә булган, дип хәбәр итә агентлыклар.

Төбәкләр фиркасе башлыгы Виктор Янукович һәм премьер-министр Юлия Тимошенко беренче тур президент сайлавында күпчелек тавыш җыйган иде. Хәзерге президент Виктор Ющенко ярыштан төшеп калды.

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Сабир кайдан: Азнакай
08.02.2010 04:27
Әнә, ничек сайлана ул чын президент. Киңәшеп тә, байрак күтәреп тә, бәхәсләшеп, хәтта...чишенеп тә! Халык яхшы тормыш, демократия өчен җан ата! Ә монда, безне мыскыл итеп, татар халкын сатып, талап яшәүче Күсәк улы Күсәкләр үзләрен президент дип танытмакчы була. Күңел болгана Мәскәү ялчыларыннан.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile