киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Чаллыда журналистлар берлеге эше яңара

Рахман Шәфигуллин

08.02.2010

Шәһәрдә бүгенге көндә Татарстан журналистлары берлегенең 81 әгъзасы булуы билгеле. Ләкин алар арасында озак еллар, хәтта 20-40 ел дәвамында журналистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән шәхесләрнең булмавы да ачыкланды.

Чаллы журналистлар берлеген 20 еллар буена “Челнинскин известия” газеты баш мөхәррире Александра Артамонова җитәкләде. Әлеге берлек Татарстан журналистлары оешмасының бер бүлеге булып санала. Александра Артамонова узган ел ялга чыгу сәбәпле, эшеннән китте, аның урынына Рахман Шәфигуллин билгеләнде. Рахман әфәнде җомга көнне Татарстан журналистлар берлегенең Чаллыдагы әгъзаларын җыеп сөйләшү уздырды. Анда төп сүз берлекнең эшен торгызу, яңарту хакында барды.

“Журналистлар сүзләре белән халыкка аңлату эше алып бара. Хәзер журналистлар эшен җанландыру төп бурыч. Без сайлау вакытында да, башка чорларда да зур эш башкарабыз, ләкин үзебез турында уйламыйбыз. Лаеклы шәхесләребез күп. Аларга мактаулы исемнәр бирү, социаль мәсьәләләрен хәл итү турында да уйларга вакыт. Оешма үз эшчәнлеген шул юнәлештә дә алып барачак”, ди Татарстан журналистлар берлегенең Чаллы бүлегенең яңа рәисе, “Чаллы ТВ” директоры Рахман Шәфигуллин.

Факил Сафин күпсанлы китаплар авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Көмеш кыңгырау” газеты баш мөхәррире. Ул журналистикада 40 ел чамасы. Ләкин журналистлар берлеге әгъзасы түгел. Булган җыенда аны да берлеккә кабул итү турында сүз булды, аны кабул итәргә кирәк, диелде. Факил әфәнде ни өчен хәзерге вакытта берлеккә керергә теләк белдергән?

“Мин журналистлар берлеге әгъзасы булу турында моңарчы да уйланган идем. Ләкин Чаллыда тәкъдим ясаучы булмады. Мин журналистикага 1969 елда килдем. Шуннан бирле үземне журналистлар берлегендә хис иттем. Әгъзалык турында сүз булса, эндәшмичә узып киттеләр. Моңа кадәр биредә аерым, тар кысаларда гына эшләүчеләр идарә итте, мәсьәләне гел читкә калдырып килделәр. Яңа рәис, Рахман Шәфигуллин берлек әгъзасы булмавыма гаҗәпләнде дә шикелле”, диде “Азатлык”ка “КамАЗ” радиосында, “Таң йолдызы”, “Мәйдан” журналында баш мөхәррир булып эшләгән Факил Сафин.

Якын арада Чаллыдан дистәдән артык кешене журналистлар берлегенә кабул итү күздә тотыла. Кешеләр саны күп. Моны шуның белән аңлатырга мөмкин, соңгы 5-6 елда журналистлар берлегенә кабул итү чаралары турында сүзләр ишетелмәгән иде.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Анурбик кайдан: Яна ьистэ
12.02.2010 22:35
80 журналист арасында бэйсез(Татмедиадан..)матбугат чыгарып карар
лык 4-5 журналист юкмыни.."БГ."ИМ"..лардай бер басманыЧаллы
абунэчелэре хупламас идемени..Законнарны белеп "Татмедиа"дагы
матбугатка Дэулэт ярдэменен Чаллы халкы олешенДАУЛАП булмас
мы? Безнен акчага "Татмедиа" барлык тобэк гэжитлэрен ГЛОБАЛЬ
ЛЭШТЕРЕП бара бит..Аннан .....Мэскэу глобаллэштерэчэк........

кем: Ләйләгөл кайдан: Чаллыдан
12.02.2010 22:14
Чаллыда журналистларны барлау, булэклэу, зурлау (эзлекле рэвэштэ) чыннан да моңарчы юк иде. ("Минем Чаллым" бэйгесен исәпкә алмыйбыз.) Җурналистка стаж, тәҗрибә белән бәйле надбавкалар да түләнми. Гәҗит-җурналга бүген килүче дә, егерме ел эшләгән кеше дә бер үк төрле акча ала. Ә татар журналистының хезмәт хакы шәһәрдәге иң түбән хезмәт хакы белән бер күләмдә. Аена 6–7, күп булса 8 мең белән син елга бер концертка да бара алмыйсың. Ә хәзерге заманның заманча мөмкинлекләре турында ничек язарга?

кем: суфый кайдан: яр чаллыдан
08.02.2010 15:46
шушы коннэрдэ ЧАЛЛЫ ТВ телерадиокомпаниясенен татар телендэ тэулек буе эшлэуче КУНЕЛ радиосын интернетта сойли башлады.Аны ЧАЛЛЫ ТВ сайтына кереп тынларга була,ун якта.
җавап

кем: Әмир кайдан: Чаллы Яр
08.02.2010 22:16
Рахман Шәфигуллин эшли башлагач, чынлап та, киләчәккә ниндидер өмет уянды. Билгеле, беренче чиратта, берлек әгъзаларының мәнфәгатьләрен якларга тырыша. Соң, керегез шул оешмага, җәмәгать, кем каршы килә. Анда керү өчен күп кирәкми, газета-журналларда мәкаләләрең чыгып торуы җитә. Гафиулла Газиз материалында телгә алынган "әгъзалык" мәсьәләсе дә, журналистларга социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеген тудыру фикере дә бары тик уңай бәягә лаек. Татарстан Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге якын киләчәктш Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге кебек үк үрнәк гамәлләр башкарыр дигән ышанычта калам. Каләм ияләренең профсоюз оешмасы (Журналистлар берлеген шулай кабул итәм) үз әгъзаларын - халыкны мизгел саен дөньялыкта булып торган вакыйгалар белән оператив таныштырып торучы һәнәр ияләрен якласын, аларның хезмәтен һәм тормышын җиңеләйтү өчен тырышсын иде. Римма Атласовнага да Рахман Галимовичка да зур уңышлар юлдаш булсын.

кем: viner
08.02.2010 15:07
Мәкаләдән аңлашылганча бу оешманың төп максаты - журналистларның (барсының да түгел, үз ишләренең-агзаларының гына) социаль проблемаларын кайгырту, бүләкләү, зурлау.
Ә кайдан аның өчен ул акча ала?
Взнослардан булса, димәк атарга кирәк аны журналистлар профсоюзы дип, хөкемәт (эшләгән халыктан җыйган салым) акчасына булса - шул халыкның башын чертүче Пропаганда үзәге - дип.
Хакимият тарафынна эзәрлекләнгән Дамир Шайхетдин кебек коллегаларының хәленә карата бу оешма тулысынча битараф күренә.
Татар журналистикасының сыйфатын, абруен күтәрергә - дигән уй юк буларда.
Төзәтегез, зинһар, ялгышсам.

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
08.02.2010 14:34
Журналист матбугат чарасы аша кешенең аңына даими
тәэсир итүче. Кешедә гражданлык карашы тәрбияләүдә
аның каләме гаять үтә көчле була ала! Бәхеткә каршы, язмалары
аркылы ихтирам яулаган журналистларыбыз байтак! Сүз иреге
ничек кенә кысылмасын, халык алар фикерен көтә,үзенеке белән
чагыштыра, тәңгәл килсә, шатлана! Журналист кешенең җан дусты!
Чаллы журналистлары берлегенә иң зур теләк – исәнлек –саулык, михнәтсез тормыш, эштә уңышлар, үткен каләм телим! Туган телебезне «чүп-чардан» арындыру буенча да зур хезмәтләр куясы бар, бу эшкә журналистлар да тырышлык, җаваплылык күрсәтер дип ышанып калам.


     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile