киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

башкортстан

Уфага Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин килде

08.02.2010

8 февраль Русия хөкүмәте комиссиясенең субъектларга мәгълүмат технологиясе мәсьәләләренә багышланган утырышында катнашу өчен Уфага Владимир Путин килде.

Аны Уфа һава аланында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев, республика хөкүмәте җитәкчесе Раил Сарбаев һәм Идел буе федераль округы башлыгы Григорий Рапота каршы алды.
Владимир Путин Конгресс-холлда ”Электрон Башкортстан” дип аталган күргәзмә белән танышты. Күргәзмәдә “Электрон хөкүмәт”, “Башкортстанның социаль картасы”, “Телемедицина”, “Мәгариф порталы” дигән бүлекләр белән танышты. Владимир Путинга 200 телевизион канал тәкъдим итүче цифрлы телевидение мөмкинчелекләрен дә күрсәттеләр.

Хөкүмәт комиссиясе утырышында субъектларда мәгълүмат технологияләрен үстерү турында сүз барды. Утырышта Русия хөкүмәте җитәкчесенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, хөкүмәт җитәкчесе урынбасарлары Сергей Иванов, Дмитрий Козак, Сергей Собянин, министрлык җитәкчеләре, төбәк башлары һәм мәгариф министрлыклары башлыклары катнашты. Утырышта Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов идарә итүдә мәгълүмат технологияләре кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Владимир Путин Уфа трансформаторлар заводының беренче өлешен ачу чарасында да катнашты. Әлегә заводта 200 кеше эшли, киләчәктә 2000 кеше эш урынына ия булачак. Биредә заман таләпләренә җавап биргән трансформаторлар җыела.

Владимир Путин башкаланың 46нчы санлы дәваханәсендә дә булды. Анда аңа “Социаль карта” белән дәваханәдә каралуга электрон талон алудан башлап, дарулар алуга кадәр мөмкинчелекләр күрсәтелде. Бу медицина документларын төзү вакытын кыскарта, чыгымнарны да киметә. Хөкүмәт җитәкчесенә шушы дәваханәдә эшләгән сәламәтлек үзәген күрсәттеләр.

Владимир Путин Уфага сәфәрендә узган атнада Чечняда һәлак булган хәрбиләр хезмәт иткән бүлеккә дә кереп чыкты. Ул анда һәлак булучыларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтеләчәген ышандырды. Хәрбиләр белән аралашты.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Уфа татары кайдан: Уфадан
09.02.2010 16:35
Эх, кайчан без, татарлар уз житэкчелэребез белэн горурлана алырбыз?
Менэ Уфага Чуваш президенты килде. Ин беренче очрашу-уз миллэтэшлэре белэн. Э кем белэн безнен турэлэр очраша?
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile