киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Шәмсетдинов: Һәркемгә акча капчыгы кирәк

Марс Шәмсетдинов
11.02.2010

Бүген Татарстанда ике президент бар: берсе китүче, икенчесе килүче. Милли хәрәкәт ветераны Марс Шәмсетдинов Миңнехановны Мәскәүгә тиз генә бирешмәс дип саный. Аның фикеренчә, яңа түрәнең Татарстанны түбәнгә тәгәрәтмәскә, киресенчә, үстерергә бөтен мөмкинлеге бар

Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов алып киләчәк үзгәрешләр турында фаразлый. Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе, Казан шәһәре думасының элекке депутаты Марс Шәмсетдинов “Азатлык” радиосының кайбер сорауларына җавап бирде.

Марс әфәнде, Татарстанда президент алмашыну ниндирәк үзгәрешләргә китерәчәк?

Бу сорауга җавап бирү бик җиңел түгел. Җитәчелекне алыштыру халык өчен зур проблема түгел. Ни өчен дигәндә, чөнки халык хакимияттәге үзгәрешләре әллә ни сизми. Кулында зур байлык булучыларга гына Шәймиевнең китүе кыенлык тудыра. Алар хәзер көн саен минем акча капчыгын кире алырлармы, әллә юкмы, миңа байлык эләгерме дип уйлый. Чөнки һәркемгә акча капчыгы кирәк.
Ә Миңнеханов нинди юлдан китәр? Шуны гына әйтәсем килә, аңа өмет бар. Яшь кешенең хакимияткә килүе, бәлки, халыкка демократик юлдан китәргә зуррак мөмкинлек туар.

Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләдә Миңтимер Шәймиев юлын дәвам итәрме? Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне ничек корыр дип уйлыйсыз?

Шәймиев соңгы елларда милли мәсьәлә белән күп уйнады, аннан оста файдаланды. Миңнеханов – саф татар малае. Минемчә, ул политиканствога кермәс. Татарларның мөстәкыйльлеккә барган юлын югалтырга тырышмас.

Татарстанның яңа куелган президенты Мәскәүдән куркырмы, юкмы? Федерал үзәк Миңнехановка басымны ничек куяр?

Бу яктан сүз дә юк, Шәймиев тәҗрибәсе бик югары иде. Ул һәрвакыт һөҗүмнәрне кабул итә белде, русча әйткәндә, “удар умел держать”. Икенче яктан шунысын да онытмаска кирәк, Миңнеханов спорт белән шөгыльләнүче кеше. Ә спорт кешеләрне басымны җиңелрәк кабул итәргә өйрәтә. Бу инде үзенә күрә бер көч. Икътисадны да яхшы белүче кеше. Шуңа күрә Миңнеханов төрле һөҗүмнәрне уйламыйча тота алыр дигән өмет бар. Мәскәү астына тиз генә кереп ятыр дип әйтергә ашыгасы килми.

Сезнеңчә, Миңнеханов тиз генә Мәскәү астына кереп ятмас инде алайса?

Ашыкмасын иде инде.

Хәзер Татарстанда премьер-министр вәкаләтен бетерү турында да сүз алып барыла. Татарстанда президент яки премьер вәкаләтләренең кайсы калдырырлар?

Конституция нигезендә президент башкарма хакимияткә карый. Президент һәм премьер-министр вазифасы бер кулда булырга тиеш. Яңа президентның икътисадны яхшы белүе безнең республикага зыян булмас.

Татарстанга күрше республикаларны кушу турында да сүз булып алды. Татарстанга Ульян, Киров өлкәләрен кушып куймаслармы?

Сәгать поясларын киметү турында Русия президенты да белдерде. Аларны да аңларга була. Безгә Киров, Ульян өлкәләрен кушсалар, Татарстан бик авыр хәлдә калачак. Чөнки икесен дә хәерче дип әйтеп була. Ә Мәскәүгә бу, әлбәттә, ошый. Мәскәү гомумән милләтләр турында уйламый. Патриархлыкка Кирил килгәч, чиркәү дә көчәеп китте.

Марс әфәнде, Татарстанның яңа президентына нинди киңәш-тәкъдимнәрегез бар?

Татарлар арасында акыл ияләре беркайчан да аз булмады. Миңнеханов галимнәр белән элемтәгә кереп, аларны кысмыйча, киресенчә, киңәшләрен тыңлап дөрес юлга чыга ала.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
11.02.2010 17:42
Җәмәгатҗ! Мәсҗәлә бит чынлыкта Миннехановның шәхес буларак яхшы, яки дә начар булуында түгел! Иң әхәмиятлесе - Миннеханов кем алдында җаваплы? Әгәр аны халык сайлап куйса, ул татарстанлылыар алдында җаваплы булыр иде, һәм халык фикеренә колак салырга мәҗбүр булыр иде. Безнең очракта Миннехановны Мәскәү хакимияте аерып сайлап алып Татарстан башына утыртты. Миннехановның Дәүләт Советында формалҗ рәвештә раслануы беркемне дә алдый алмый бит. Шулай булгач Миннеханов кайсы яктан килгән кхрсәтмәләрне тыңлый килеп чыга инде? Аңың спортсмен булуы да, икдисадны белүе дә бу очракта әхәмиятле түгел.
җавап

кем: Габденур кайдан: Арча
11.02.2010 23:51
Хәлил! Язганнарыңны укып, күзәтеп барам. Баттал кебек үк тирән, файдалы, ихлас фикерле кеше син. Курыкмыйча язуың да сокландыра. Рәхмәт!
җавап

кем: Самат кайдан: Буа
11.02.2010 21:20
Баттал турында укыганнан сон, биграк пустяк булып тоела бу... Плитиканы белми торган бер ялагай, буш куык инде.
җавап

кем: Әхсән кайдан: Чүпрәле
13.02.2010 12:40
Шылай шыл, әзи... Сафсата шыл... Фу-у-у...

кем: Җәмил кайдан: Актаныш
11.02.2010 15:31
Миңнеханов үзенең акча капчыкларын Шәймиевкә биреп җибәрәме әллә?
Гомумән, чираттагы куштанның сафсатасы бу әңгәмә...

кем: хан кайдан: уфа
11.02.2010 14:29
президент кем булсада булсын тик мицар булмасын премьер вазифасын бетертмаска кирак ходай сакласын берар нарса була калса миннехан белан ул очракта маскаунын кукласын утыртачаклар шакироф табиеф кебек атрагаламне кресло медал очен маскауга азакы агачында сатачак
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
11.02.2010 23:44
хам эфэнде, мин, сезнен кебек отер-ноктасыз яза белмэгэнгэ, сезнен ихтибарга менэ шуш декларацияны китерэм хэм сорыйм, кайсысы шуларнын Татарстанда тормышка ашырылган? Бит, мэсэлэн, Мэскэу Казан турэлэре ярдэме белэн татар нефте сатудан килгэн доходнын 90 процентын узенэ ала. Миннеханов шуны узгэртерме? Юк, элбэттэ. Шулай булгач, кем курчагы ул Миннеханов? Кем аны куйды? Эллэ, сезме яки Татарстан халкымы?
"Всеобщая декларация прав народов
Статья 5
Все народы имеют право суверенитета над естественными богатствами и ресурсами внутри их территорий. Все народы также имеют право на интеллектуальную собственность. Они обязаны уважать аналогичные права всех других народов.
Статья 8
Право на самоопределение включает право на независимую государственность, если реализация права на самоопределение не может быть осуществлена через образование независимого государства."
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.02.2010 01:39
Тозэтмэ.
Гафу итегез, хан эфэнде диясе урынга "хам эфэнде" киткэн. Бу ялгыш хэм минем стилем тугел.
     
текст зурлыгы - +