Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның татар теле өчен хисабы әлегә юк


Хөкүмәт Татарстанда телләр үсеше программасының үтәлеше турында шәһәр һәм районнардан хисап җыя. Ә Казан ике теллелек турында сөйләшә.

Җомга төштән соң Казан шәһәренең урам рекламы һәм мәгълүматы идарәсе башкаладагы белдерүләр, рекламнар һәм элмә такталарга багышланган киңәшмә үткәрде. Бу хакта телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ирек Арсланов белдерде. Күпләрне, бигрәк тә татарларны борчыган проблема тагын көн кадагына менде.

e-vid.ru сәхифәсе хәбәр итүенчә, “эшлекле дүшәмбе” сөйләшүендә Ирек Арсланов урамдагы реклам татар һәм рус телләрендә булырга тиеш дип чыгыш та ясаган.

Ике теллеккә игътибарның артуын Арсланов үзе болай аңлатты. “2009 елның 3 декабрендә телләр турында канунның 20нче маддәсенә өстәмәләр кертелде. Ике телдә яки икесенең берсендә дигән әйбер бар иде. Кемдер шуның белән файдаланып русча гына яза башлаган иде, татарча гына күренә башлагач, нишләп татар телендә генә язасыз, дип тә шау-гау куба башлады.

Хәзер афиша, күрсәтмә мәгълүматлар дәүләт телләрендә язылырга тиеш дигән әйбер бар. Моның турында кабат искә төшердем дә, сөйләдем”, ди Арсланов. Ул шулай ук башкаланың район һәм төрле оешма җитәкчеләренә бу хакта әледән-әле искә төшереп торуы турында әйтә.

Рус һәм татар телләрендә дә язуга янә игътибарның артуын Татарстан хөкүмәтенең республика халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Фирая Шәйхиева исә башка бер сәбәп белән дә бәйли. Һәр елның 1 февраленә хөкүмәт муниципаль берәмлекләрдән Татарстанда телләр үсеше программасын үтәү хисабы җыя. Быел исә ул үзгәрәк икән. Әлеге эшнең үтәлеш нәтиҗәләрендә урам һәм транспорт рекламында татар теленең дә кулланылуы турында аерып күрсәтергә кирәк.

“Без хисап сораганда шушы ысул белән муниципаль берәмлекләрнең бу эшкә кабат әйләнеп кайтуларын һәм җаваплылык тоюларын күз алдында тоттык”, ди Шәйхиева. Аның сүзләренчә, Казан хисабы күренми әле.

Ә менә чаллылар ниләр эшләгәнен тәгаенләп язып җибәргән инде. Анда татар телендә күпме урам исеме тактасы куелу да әйтелгән. Телевизор һәм радиодан “Ышаныч” хезмәтенә татарча чылтыратып булу турында хәбәр бирелеп торуга кадәр кадәр күрсәткәннәр. Урамга 890 банер эленгән, аның 400-е татарча булган. Бу эшләр өчен күпме акча тотылганны да язганнар.

Лениногорски шәһәре хисабында бернинди саннар да юк. Бары тик социаль реклам һәм баннерлар ике дәүләт телләрендә дә языла дип әйткәннәр.

“Моны инде кем дә язып җибәрә ала. Конкрет әйбер юк. Тиз арада Лениногорскига чылтыратып, я булмаса хат җибәреп, безгә саннар җибәрегез дип әйтеп, социаль рекламның нинди темага булуына кадәр соратачакбыз”, ди Шәйхиева.

Ирек Арсланов Казан шәһәрендә элмә такталарның, төрле рекламның татар телендә дә бик аз булуы турында әйткәч, ул килешмәде. Әмма киртәләр бар икәнне инкарь итми. “Безнең Татарстанда реклам турында канун юк. Шуңа күрә мәҗбүр итеп булмый”, ди Арсланов. Ул Русиядә таратыла торган дөньякүләм брендлы товарлар турында әнә шулай ди.

Фирая Шәйхиева фикеренчә, эшне кечкенәдән дә башлап була. “Автобусларга керсәк, анда бер генә татар сүзе дә юк. “Информационный портал города Казани” дигән элмә такта тора. Анда да татарча бер генә сүз дә юк. Элек без “сөялмәскә” дигән сүзләрне булса да укырга ияләшкән идек. Хәзер алар берсе дә юк”, ди Шәйхиева.

Шулай да Казан урамнарына наркотикларга, эчүчелеккә каршы эленгән татарча баннерларны уңай күренеш буларак бәяли.
XS
SM
MD
LG