киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

«Корал тотып чыгарга Ходай кушмасын»

15.02.2010

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгып китү көнен Казанда да зурлап искә алдылар. ”Идел-пресс” матбугат йорты янындагы һәйкәл каршына 500 артык сугыш ветераны җыелган иде.

Иртәнге сәгать 11дә Казан Кирмәне янындагы күпердән Декабристлар урамына чыккач, уң якта кала торган мәйданчыкта урта һәм өлкән яшьтәге ир-атлар күпләп җыелган иде. Әфганстан Республикасына каршы игълан ителмәгән сугышның ахырында меңнәрчә солдатларның һәм офицерларның туган якларына кайтуы чыннан да истәлекле вакыйга. Һәр сугыш йә җиңү, йә җиңелү белән тәмамланса да, бу сугышның ничек бетүен хәзерге яшь буын бөтенләй аңламый.

Бер яктан караганда, исән-сау калганнар Русиягә кайта, икенче яктан исә бу гамәл һич кенә дә җиңүгә охшамаган. Җиңмәүнең асылда җиңелү икәнен тану өчен дә гаять зур көч һәм акыл кирәк. Әфган сугышы ветераннары арасында бу сугышка Уфадан китеп, соңыннан Казанга кайткан Рафаэль Гарифуллин үз хатирәләрен сөйләде.

Рафаэль Гарифуллин
“Без Әфганстаннан чыкканда илдә зур гына үзгәрешләр булган иде. Хәзер ул сугышта һәлак булып калган егетләр кызганыч. Безнең сәясәтчеләр Әфганстанга кереп, бәлки хата ясаганнардыр, бар халык белән сугышып булмый. Халык барыбер җиңәчәк, ул мәңге. Менә шуны вакытында аңлап, ул илдән чыгу дөрес булган. Әмма икенче яктан Әфганстаннан гаскәрләрне чыгарганнан соң, анда наркотик әйләнеше, тарату артты. Бу төбәктә проблемалар кала әле.

Безгә андагы халык нигездә яхшы мөнәсәбәттә калды. Бигрәк тә икътисади ярдәм итү, зур төзелешләр аларның күңеленә хуш килә. Киләчәктә менә шундый юллар белән “яуларга” кирәк.


Бүген безнең арада сугыш корбаннарының санын төгәл белеп булмый. Рәсми сан 13000 кеше һәлак булган дип саналса да, чынлыкта имгәнгән, сугыштан кайтып вафат булганнар, тормышлары җимерелгәннәр ик күп. Әфганстан ягыннан югалтулар ничә йөз мең булуын да әйтеп булмый. Бу бик зур саннар, сугыш барлык халыклар өчен дә зур бәла”, диде Рафаэль Гарифуллин.

Һава торышының салкын булуын исәпкә алып, «әфганчылар» митингын әлләни озакка сузмадылар. Казан шәһәренең мэры Илсур Метшин, Казанның хәрби гарнизоны җитәкчесе Валерий Миронченко хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Әхәт Юлашев әфган сугышын үтүчеләрне яу кырыннан кайту көне белән котладылар.


Әфган уты аша үткән Татарстан егетләрен искә алу каршылыклы тәэсир калдыра. Митингта чыгыш ясаган Казан мэры Илсур Метшин Әфганстан сугышының зур фаҗига булуын әйтте. «Илне саклау өчен кулга корал тотып сугышка чыгарга ходай күрсәтмәсен», диде ул. Ватанны саклау өчен чит дәүләткә корал тотып бару акылга сыймый шул.

Әфганстан сугышы элекке Совет халкы өчен ур фаҗига, әледә уңалмаган яра булып кала. Бер Татарстаннан гына да бу сугышта 10 мең кеше катнашкан. Һәлак булган, яраланган кешеләрнең туганнары да митингка килгән иде. Казан хәрби гарнизонының җитәкчесе Валерий Миронченко һәлак булган «әфганчыларга» зуррак һәйкәл кую кирәклеген, моның өчен Җиңү паркында лаеклырак урын табарга кирәклеген әйтте.


Митингка җыелган элекке хәрбиләр арасында татарлар күп иде. Тарих фәннәре кандидаты, археолог Альберт Борһанов хәрби киемгә медальләр тагып килгән иде. Җыелучылар бер-берсе белән исәнләшкәндә «Сәлам, син хәзер кайда?», дип эндәшүче татарлар күзгә ташланды.

Мөселман илендә барган сугышка татар-башкортларны җибәрү җайлырак саналган. Әмма шунысы гаҗәп: хәтер җыенына хәрби түрәләр белән бергә муенына зур тәре таккан поп килсә дә, мөселман руханилары монда күренмәде.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
27.02.2010 09:59
Хәтерләсәгез, талиблар хакимлек иткәндә, Әфганстанда наркотикларны бетергәннәр иде.
Мөселманга каршы мөселманны старший брат сугыштыра.Берничә куянны берьюлы ата:мөселманнар арасында дошманлык тарата, мөселманның санын киметә...

кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
15.02.2010 23:42
Фикерләшеп торуны кирәк тапмыйм.Кавказ сугышы кебек үк мәгънәсез сугыш булганы һәремгә мәгълүм инде...
Бер факт искә төште.
Әфганстаннан совет гаскәрләре чыкан чакта, бер әфганлы:
- Сугышның яртысы бетте, яртысын Россиядә (СССРда димәде) дәвам итәчәкбез!- дигән иде. Аптырап көлгәнем хәтердә. Янәсе, шушы дәүләт СССРга ничек керә алсын инде сугыш белән, дип. Аңламыйча ялгыш көлгәнмен икән...Сугыш белән кермәсәләр дә күпләп кыруларын күреп торам. Алар НАРКОТИКЛЫ СУГЫШНЫ планлаштырган булганнар икән, ләбаса! УЙлап карыйк: наркотиклардан кырылган яшьләр 20 елда ничә миллион булды икән инде хәзер Россиядә? Димәк, Россия ул сугышта да җиңелүче булды... Әйе, башка халыкларга басып керүдән һәр татар баш тартырга тиеш. Яманлык ул яманлык булып үз өстеңә кайта!

кем: Рамай Юлдаш кайдан: Йошкар-Ола
15.02.2010 21:42
татар куштаннары-карателлэренэ Менгелек Дан !!!вакытында татар-башкорт бригадалары канга батырып Урта Азияны совет влачте урнаштырдылар .кавказда бугенге кондэ шул ук хэл !татар-башкортны кулланып тэртип урнаштыралар .Альберт Бурхановта -"яхшы солдат КРАСНОЙ ИМПЕРИИ " булган икен ,кырына Ростэм Гайнетдиновны да бергелэштереп фотога тошереп куерга иде ,Рэмзил абый !!!
     
текст зурлыгы - +