киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Хәрби хезмәткә алынган Татарстан егете үле килеш табылган

17.02.2010

Узган елның ноябрендә армиягә алынган Татарстан егете Илшат Усманов күкрәгендә кайчы белән үле килеш табылган. Егетне туган авылында җирләделәр. Илшатның туганнары аның тәнендә суелган урыннар булуын әйтә.

Алексеевскиның Юеш Көрнәле авылы егете, 21 яшьлек Илшат Усманов армиягә Казан медицина көллиятен тәмамлагач, узган елның 9 ноябрендә алынган. Ул Оренбур өлкәсенең Сакмар бистәсендә хезмәт иткән. Медицина уку йортын бетерү сәбәпле, Илшатны медпунктка фельдшер итеп билгеләгәннәр.

Илшатның әти-әниләре әйтүенчә, уллары даими шалтыратып торган (һәр якшәмбе шалтырату гадәти булган ) һәм бер тапкыр да җәберләүләргә зарланмаган.

Казан хокук яклау үзәге белдерүенчә, 31 гыйнвар (якшәмбе) көнне туганнары Илшаттан бик озак шалтырату көткәннәр, әмма өметләре акланмаган. Үзләре шалтыраткач, телефоны сүндерелгән булган.

1 февраль көнне Усмановларга җирле хәрби комиссар килеп, Илшатның шул көнне 7.40 үлүе турында телеграмма укыган.

“Усманов хәрби бүлекнең медпунктында идәндә яткан килеш, күкрәгенә кайчы кадаган рәвештә табылган”ы әйтелгән. Медицина кәгазендә язуларынча, егет 8 чәнчүдән йөрәгенә килгән зыян һәм күп кан югалтудан үлгән.

3 февраль көнне Илшатны туган авылында җирләгәннәр. Әти-әниләре әйтүенчә, аны җирләргә алып кайткач тәнендә суелган һәм кан оешкан урыннар булганы ачыкланган. Гәрчә алдан ясалган экспертизада бу хакта бер генә сүз дә язылмаган булган.

Илшатның туганнары егетнең үз-үзенә кул салуына ышанмый. “Андый кеше түгел”, диләр. Яратып йөргән кызы булмау сәбәпле, мәхәббәт белән дә бәйле булуы мөмкин түгел.

Әти-әниләре җинаять эше ачу өчен Оренбур хәрби идарәсенә мөрәҗәгать иткән.

Казан хокук яклау үзәгенә билгеле булганча, Илшатның үлеме нигезендә инде тикшерү эше башланган.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Булат кайдан: Чаллы
17.02.2010 14:17
Гомерем буе шушы русия армиясендәге бардак, үтереш- суеш белән көрәшәсем килде. Кулдан килгәнчә көрәштем.Шул хакта яздым, сөйләдем. Нәтиҗәләрен күрмәдем. Бер генә генералның да , шушы тәртипсезлекләр, мәхшәр, вандализм, бандитизм, тагын да шул бардак әчен погонындагы йолдызының бер бөртек тузаны да чистармады.1994елда Балтач районы Субаш авылы зиратына якын туганнарымның серҗант мәктәбен бетергән генә егетне кыйналып үлгәннән соң,гәүдәсен күрергә туры килде. Күгәрмәгән-көймәгән җире калмаган иде .Ярамаса да видеога төшердек, судка бирербез, диделәр. Ләкин туганнар районнан, Казаннан ерак китә алмады. шуның белән бетте. Оят урыс армиясенә!!! Күптән түгел генә бу армиягә 400-500 попны "тәрбия" эше алып барырга җиибәрделәр. Кая һәм кайда тәртип! Нигә аларны армия дип әйтикме инде, казна дип әйтикме, дөрресерәге халык җилкәсенә салып, асрап ятарга. Бу поплар өчен миллионлаган сумнар халык акчасы тотыла.Үлем-кыйнаулар әчен алар да җавап бирмәячәк.Җавап тотарлык итәсе иде.Хәер, полковник-генераллар да солдат үлеме өчен хөкемгә тартылмаган илдә поплар-әрхәрәйләрдән берни дә сорап булмаячак.Армиягә муллалар җибәрү була калганда да,күз буяу өчен һәм бу күренеш берни үзгәртмәячәк, тагын да вәхшилеккә китермәсә. Илшат Усмановның үлеме тетрәндерде.Тыныч вакыт. ике солдатка Русия армисендә бер командир туры киләдер.Андагы сержант-прапорщиклар, кече һәм өлкән офицерлар дисеңме,ул генераллар, ул хәрби прокуратура кешеләре... кем жаваплы, егетләр үлеме өчен? Моңа җаваплар табу кыен.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
16.02.2010 23:35
Нинди матур егет! Зая киткән егет гөмере, Рәсәй армиясенә үстереп бир сау-сәләмәт балаңны, соңгыдан табутта кайтарырлар...Җәл егетне, җәл әти-әниләрен..Ходай ярдәмен генә бирсен!

кем: каракаш кайдан: илдән
16.02.2010 22:43
Тагын яшь гомерне сытты Рәсәй иттарткычы..

кем: гыймранова кайдан: ЛА
16.02.2010 22:36
//күкрәгендә качы белән үле килеш табылган//

Гафу утенэм, ни була ул качы? анлый алмадым.
жэл егетне. укыган, чибэр бала. эти-энисенэ тошкэн кайгыны ходай берэугэ дэ курсэтмэсен. эни хэрвакыт, бала кайгылары бирмэ, ходаем, ди торгайны. урыны жэннэттэ булсын.
     
текст зурлыгы - +