киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Зубаревич: Татарстанга федераль үзәктән акчалар күбрәк бирелә

19.02.2010

Бу көннәрдә Петербурда узган “Икътисад һәм институтлар” җыенында Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич төбәкләрдәге икътисад сәясәте мәсьәләсен күтәрде. Аның фикеренчә, үсеш алган төбәкләр арасыннан Татарстанга федераль үзәктән күбрәк акча бирелә.

Әлбәттә, Татарстанда чыгарылган нефть салымының Мәскәүгә китә баруын социаль сәясәт бәйсез институты оешмасы төбәк программалар җитәкчесе Наталья Зубаревич аңлый. Һәм моны Русия хакимияте федераль канун нигезендә эшли дип белдерә. Аның әйтүенчә, Татарстанга бу өлкәдә бер дә зарланасы түгел, чөнки аңа федераль үзәктән һәрвакыт акчалар күбрәк бирелә.

“Татарстанга киредән бик күп акчалар кайта. Казанның 1000 еллыгыннан соң да төрле адреслы програмнар нигезендә шактый акчалар бирелде. Бары соңгы елны гына бераз азрак түли башладылар. Әмма кризис сәбәпле, барыбер өстәделәр. Татарстан федераль казнадан бик күп акчаны кире ала”, ди ул.

Чыннан да Татарстанга төрле програмнар нигезендә акчалар бирелә-бирелүен. Әмма икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко сүзләренчә, республикага Мәскәүгә җибәргән акчаны киредән теләнеп диярлек алырга туры килә. Ә төрле максатчан програмнар, фондлар аркылы акча алуга Татарстан зур тырышлык куйганга гына ирешә ди ул.

Хоменко фикеренчә, бу бюджетара мөнәсәбәтләрнең дөрес төзелмәвеннән килә.

“Көнбатышның кайбер илләрендә барлык салымның 50% алып 80% кадәр үзләрендә кала. Ул бездәге кебек анда-монда күчеп йөрми. Мисал өчен Швейцариядә 80% салым илдә саклана. Бу инде төбәктә салым базасын булдыру ихтыяҗын арттыра”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
21.02.2010 22:51
Ишетмидер инде, Зубаревичка әйтер идем: "әйдә, 10% ыгызны(Чыңгыз хан заманыннан калган гадельлек буенча) алыгыз да, бөтен регионннардан, тотыгыз дәүләтне,артыгы белән җитә шул сезгә",- дип.Калганы - безнең эш!

кем: тархан кайдан: илдән
20.02.2010 06:58
Мәскәү шулкадәр юмарт,Татарстанның бөтен байлыгының 100% ын үз кулында тотса да тәнкәсеннән тиенен кире кайтарып үләр хәлгә дә җиткерми ,кешечә яшәргә дә мөмкинлек бирми.
     
текст зурлыгы - +