киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Мәктәпләргә Коръән кайта

20.02.2010

Елдан-ел февраль аенда мәктәпләрдә төрле елларда укуларын тәмамлаганнар үзләренең укытучылары һәм сыйныфташлары белән очраша. Тупли авылында шундый очрашулар җыр-биюгә генә кайтып калмыйча, Коръән укып, вәгазь сөйләп фәлсәфи биеклеккә күтәрелә.

Очрашу мәшәкатьләрен үз өстенә алган ир, Самар шәһәр милли-мәдәни мохтарияте рәис урынбасары Рәфкат Хуҗин:

"Төрле җирләрдә гомер кичерүчеләр авылны сагынып кайтканнар. Бөтен авыл өчен бу зур бәйрәмгә әверелде. Бәйрәм рухы һәр йортка таралды. Авыл мәдәният сараенда зур концерт күрсәттек. Мәктәп бинасында муллаларыбыз Коръән укыды, вәгазь сөйләде. Мәңгелеккә күчкән барлык авылдашларыбыз рухына догалар кылдык", диде ул.

Тупли авылында узган очрашуда “Туган тел” җәмгыяте әгъзасы Фәрид Ширияздан та катнашты.

"Алдагы очрашулар белән чагыштырганда үсеш күренә. Бу юлы тантанага ата-аналар да чакырылган иде. Бу кичәдә авылга, мәктәпкә бәрәкәт өстәлде. Бик олы укытучыларның килүләре мәҗлесне бизәде. Укытучылар үзләренең укучыларын кыенлык белән генә таныйлар. Алар күңелендә укучылары һаман да бала килеш сакланганнар", диде Фәрид Шариязданов.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: кушнариннар кайдан: РБ
21.02.2010 20:34
Бик шәп һәм изге эш эшләгәнсез! Халыкның тарихын, телен, гѳреф-гадәтен югалтмас ѳчен кирәк бу!
Гафу итегез, бер бик кечкенә генә нәрсәгә ихтибар итегез әле – ул рәсем артындагы язуны татарча язып булмый идеме?
     
текст зурлыгы - +