Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монголия: Чыңгыз хан иленә кайта

Чыңгыз хан: Яңа Монголиянең борыңгы поты
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:41 0:00

Чыңгыз хан: Яңа Монголиянең борыңгы поты

Атка атланган җайдак сыннары күп илләрдә бар. Ләкин иң зурысы – Чыңгыз хан һәйкәле – Монголия башкаласы Улан Батыр читендә далада тора. Корычтан коелган һәйкәлнең биеклеге 40 метр чамасы. Зиярәт итәргә килүче туристлар ханның биленә кадәр лифтка утырып менә.

Бу һәйкәл дөньядагы башка җайдак сыннарыннан кимендә ике тапкыр зуррак. Ләкин Чыңгыз хан үзе дә тарихта эз калдырган башка илбасарлар һәм дәүләт адәмнәреннән кимендә ике тапкыр бөегрәк булган, ди монголлар.

Атның башы өстенә корылган тар гына басмада яшь монгол гиды XIII гасыр дәүләт әһеленең игелекләре турында сөйли. Бу урыннан тирә якка гаҗәеп манзара ачыла. Риваятьләргә күрә, Чыңгыз хан алтын камчысын шушы далада тапкан. Аннары шул камчысы ярдәмендә ярты дөньяны басып алган.

Башларын өскәрәк күтәреп караган туристлар усал ханның сихри карашын тоя ала.

Чыңгыз хан һәйкәле дүрт миллион долларга төшкән туристик комплексның үзәген тәшкил итә. Хәзер анда сувенир кибетләре, ашханәләр урнашкан. Киләчәктә 200ләп киез тирмәдән торган ял үзәге калкып чыгарга тиеш. Күчмә халыклар Чыңгыз хан чорыннан бирле шундый тирмәләрдә яшәгән.

Әлеге комплекс дистәләрчә еллар Мәскәүгә буйсынып яшәгәннән соң, милли мирасны кайтару гамәлләренең бер мисалы булып тора. Мәскәү карамагындагы коммунистик режим ишелгәннән бирле Монголиядә соңгы 20 елда милли гадәтләрне һәм каһарманнарны кайтару тырышлыгы күрелә.

Беренче “дөнья ватандашы”

Барыннан да бигрәк илгә Чыңгыз хан кайтарыла. Чыңгыз хан басып алган җирләр дөньяда иң зур империяне тәшкил иткән, ул киңлекләрдә сәүдә, элемтә чаралары һәм дин иреклеге моңарчы күрелмәгән үсеш кичергән.

Чыңгыз хан дөньяның генетик төзелешен үзгәрткән дияргә була. Монгол империясе шул кадәр киң җәелгән булган ки, хәзер дөньяда 32 миллион чамасы кеше үзен Чыңгыз хан токымыннан дип әйтә ала. Кытайдан алып Үзәк Азия һәм Русиягә кадәр күп кенә халыклар аны үзенең бөек ханы дип атый.

Чыңгыз хан университеты студентлары
“Монголлар өчен ул Тәңре кебек, - ди Хугулбу Лхагвасурен, Чыңгыз хан университеты мөдире. – Башка халыкларның Чыңгыз ханны үзенеке дип атавы миңа барыбер. Без үзебез аны күпме яратабыз – минем өчен шул мөһим.”

Улан Батырда урнашкан бу уку йортында студентлар археология, туризм дәресләре ала һәм әлбәттә Чыңгыз ханны өйрәнә. Диварда ханнар сурәтләре һәм Япон диңгезеннән алып Дунай елгасына кадәр җәелгән монгол империясе харитасы.

Лхагвасурен сүзләренчә, университетның максаты бөек монгол улының мирасын кайтару, совет һәм Көнбатыш тарихчылары тарафыннан надан, кансыз илбасар итеп сурәтләнгән, яманаты таралган ханның абруен агарту.

Чыңгыз ханның абруен агарту тырышлыклары соңгы елларда Көнбатышта да аңлау таба башлады. Мисал итеп Кушма Штатларның антропология профессоры Джек Уэдерфордның "Чыңгыз хан һәм заманча дөнья" китабын китереп була.

Бу китабын язганда Уэдерфорд Лхагвасурен белән хезмәттәшлек иткән. Чыңгыз хан һәм аның варислары ирешкән казанышлар исемлегенә автор дөньяда беренче почта системын төзүне, феодаль идарә һәм җәзалауларны бетерүне, мәдәниятара бәйләнешләрне үстерүне, һәм гомумән, дөньяга дарыдан алып кәгазь акчага кадәр әйберләрне бирүне керткән.

Бер сүз белән әйткәндә, автор фикеренчә, Чыңгыз хан беренче “дөнья ватандашы” булган.

Яңа Монголия, борынгы гадәтләр

Улан Батыр читендәге далада Чыңгыз хан һәйкәле
1/14 Улан Батыр читендәге далада Чыңгыз хан һәйкәле
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Чыңгыз хан алтын камчысын уң кулына тоткан
2/14 Чыңгыз хан алтын камчысын уң кулына тоткан
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Чыңгыз хан һәйкәле милли мирасны кайтару тырышлыгының бер мисалы булып тора
3/14 Чыңгыз хан һәйкәле милли мирасны кайтару тырышлыгының бер мисалы булып тора
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Чыңгыз хан исемле хәмер эчемлекләр һәр урында сатыла
4/14 Чыңгыз хан исемле хәмер эчемлекләр һәр урында сатыла
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Монголлар торган җирләрен Чыңгыз хан сурәтләре белән бизәргә ярата
5/14 Монголлар торган җирләрен Чыңгыз хан сурәтләре белән бизәргә ярата
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Монгол атлары көчле, кыска аяклары, озын яллары һәм койрыклары белән танылган
6/14 Монгол атлары көчле, кыска аяклары, озын яллары һәм койрыклары белән танылган
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Ат тамгалаудан алып өйләнешүгә кадәр монголлар һәрнәрсәне Будда калкендаре карап эшли
7/14 Ат тамгалаудан алып өйләнешүгә кадәр монголлар һәрнәрсәне Будда калкендаре карап эшли
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Монголлар кәҗә-сарыктан алып сыер-дөягә кадәр төрле мал тота, ләкин яраткан хайваны - ат
8/14 Монголлар кәҗә-сарыктан алып сыер-дөягә кадәр төрле мал тота, ләкин яраткан хайваны - ат
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Дөя сөте иң яхшы дәвалау чараларының берсе санала
9/14 Дөя сөте иң яхшы дәвалау чараларының берсе санала
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Дистә еллар коммунизм чорыннан соң буддизм кайта. Улан Батырда 23 метрлы Алтын Будда
10/14 Дистә еллар коммунизм чорыннан соң буддизм кайта. Улан Батырда 23 метрлы Алтын Будда
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Гандан Хиид чиркәве коммунизм чорында сакланып кала алган сирәк чиркәүләрнең берсе
11/14 Гандан Хиид чиркәве коммунизм чорында сакланып кала алган сирәк чиркәүләрнең берсе
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Чиркәүләргә буддистлар гына түгел, туристлар да йөри
12/14 Чиркәүләргә буддистлар гына түгел, туристлар да йөри
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Яңа никахлашкан пар чиркәүдән чыгып килә
13/14 Яңа никахлашкан пар чиркәүдән чыгып килә
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Буддизмнан тыш монголларның тагын бер богыңгы горефе - шаманизм  - Дэйси Синделар фотолары
14/14 Буддизмнан тыш монголларның тагын бер богыңгы горефе - шаманизм - Дэйси Синделар фотолары
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә ике дистә ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Барыннан бигрәк, дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Previous slide
Next slide
This item is part of
XS
SM
MD
LG