киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

"Онытма: татар теле - дәүләт теле"

22.02.2010

Рус булмаган халыклар конгрессының чираттагы җыенында милли компонентны төшереп калдырган 309 канунга каршы чыкканнар, һәр халык үз мәгарифенә үзе хуҗа булырга тиеш дигән карарга килгәннәр. 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Татарстанда да чаралар оештырылды. Татар телен яклап пикет та үтте.

Рус булмаган халыкларның җыены 20 февральдә Чабаксарда узган. Анда татар иҗтимагый үзәгеннән дә вәкилләр катнашкан. Җыенга Америка, Испания, Италиядән дә кунаклар килгән. Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, конгреста рус булмаган халыкларның бөтенесе дә катнашкан.

Бабайлар туган телне, бабайларны хокук яклаучылар саклый

Казан үзәгендә үткән пикетка халык күп җыелмады. Пикетчылар җидәү, аларны сакларга килгән хокук саклаучылар да шул тирә иде.

Көн салкын торса да, узып йөрүче халык пикетчыларның плакатларына игътибар итте. Кайберәүләр пикетчылар белән бәхәскә дә керде. “Бабай, бар өеңә кайт!” дип әйтүче рус кешеләре, бармакларын башларына борып күрсәтеп, көлеп китүчеләр дә булды.



“Хәзер дөньяда империяләр күбәйде. Алар халыкларны юкка чыгару сәясәтен алып бара. Алар арасында Русия беренче урында тора. Күп империяләр үз ялгышларын таныды, башка халыкларга хөрмәт белән карый башлады. Русия генә һаман акылга килми”, ди Галишан Нуриәхмәт.

Пикетчылар төбәк җитәкчеләрнең Мәскәүдән куелуына да борчылу белдерә. Ринат Йосыпов фикеренчә, Татарстан халкы үз президентын сайлау хокукыннан мәхрүм ителде.


Миңнехановка да эләкте

Пикетчылар Татарстанның булачак президенты Рөстәм Миңнехановны да искә алды. “Миңнеханов, онытма: татар теле – дәүләт теле” дигән шигарьне пикетчылар бер сәгать чамасы күтәреп торды. Галишан Нуриәхмәт белдерүенчә, милли хәрәкәт яңа президентка зур өметләр багламый, татар теленең дәүләт теле булуын исенә генә төшерә.

“Татарстан түрәләре республиканың бәйсезлеген сатып бетерде. Чираттагысы да бу сәясәтне дәвам итмәсә иде”, ди Нуриәхмәт.

Һәр районда бер татар мәктәбе!

21 февральдә – Халыкара туган тел көнендә татар телен яклап пикетка чыгучылар республиканың һәр районында һичюгы бер татар мәктәбе булырга тиеш дип саный. Казанның Совет, Яңа Савин районында, Татарстанның 16 районында татар мәктәбе юк, ди алар.


“Президент үзенең татар мәктәбендә укуын оныткан, ахры. Хәзер татар мәктәбен тәмамлаган түрәләр татарча укысаң, кеше булып булмый дип сөйләнә. Баксаң, татар мәктәбе укучылары президент дәрәҗәсенә күтәрелә ала икән бит. Шуңа һәркем үз туган телен хөрмәт итәргә тиеш. Чөнки үзен хөрмәт итмәгән кешегә беркем дә хөрмәт күрсәтми. Ә татар түрәләре үз телләрен хөрмәт итми”, ди иҗтимагый үзәк башлыгы Галишан Нуриәхмәт.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Юныс кайдан: Ырынбур
23.02.2010 18:26
Фәнзаман абый белән ризалашам гарипләндереп бетерүгә барабыз, урыс ясыйбыз. Бу акциядә нишләп яшь буын куренми, чакырмыйсызмени аларны? Әле куптән тугел Әлифбә акциясы булган иде, анда да аз халык куренде. Без Татарстаннан тыш яшәгән татарлар нәрсә уйларга инде бу "куплектән". Вил абый сезне хөрмәт итәм. Инде калса уйлап карагыз, без бит шул сез курәлмаган урыслар арасында яшибез. Купчелек татарлар авылларда яшәп ята, аларның хәлләрен, тормышын белуче кеше юк. Җиңел генә уйлыйсыз сез, монда бит катнаш никахлар, урыслашып беткән яшь буын. Рәсәйдә гади халык урыс теленә кыргыйлар теле итеп карамый. Якындагы илләр белән шул урыс телендә аралашабыз. Бар татарларны сезнең янга җибәреп булмый бит инде. Шушы урыслар арасында телебезне саклап алып калырга кирәк, гаиләләр өчендә ана телендә аралашырга кирәк, мәктәпләр булдырырга кирәк...

кем: Юлаучы кайдан: Юлдан
22.02.2010 21:40
Исемең Касыйм, кемнәр куйган?
Язмаңны укыйсы килми туган!

Заманында Мәскәүнең Касыйм ханлыгына салым түләп торганын белмисең бугай.

90 нчы елларда милләтчеләр аңа (шәймигә) ышаныч күрсәтеп,кулына тоттырган дилбегәне,яңадан мәскәү кремленә тапшыручы бабаегыз түгелме әллә? Ул вакытта Татарстан кеременең яртысы үзендә кала иде, ә хәзер инде 10% юк ахрысы.

Синең өчен татарның дөнья күләм танылуы мөһим булса, чын татарлар өчен мәскәү һәм казан кремле коллыгыннан чыгу мөһим!!!

Менә шундыйрак хәлләр әле туганкай!

кем: Касыйм кайдан: каладан
22.02.2010 20:21
Шэймиевне чэйнэп, узегезнен ахмаклыкны курсэтмэгез.Ул салган юлдан барасы аякларыгыз усеп житкэнме сон? Тарихта булмаган кадэр татарны кутэрде Шэйми.Шул авызга салганны да йота алмыйсыз, ачык капкадан керер хэлегез юк.
җавап

кем: Сәгыйр кайдан: Минзәлә
23.02.2010 01:39
И надан Касыйм,
Мин синең кебекләрне
Кызыл балчыктан ясыйм.

кем: Мәүлет кайдан: Татар иле.
22.02.2010 19:09
Утыртты Шәйми үз халкын төп башына...
Үле Болгар шәһәре кайгысымени әле монда, исән халкыңнын телен үтереп барганда...

Ялгышларын түрәлектән киткәнче төртеп күрсәтеп, тел мәсьәләсенә килгәндә, Шахгалидән дә начарырырак гамәлләр кылганын әйтеп калыйк.
Аннан соң яхшы булмас!!!

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
22.02.2010 16:00
Дамир туган бик дөрес әйтә! Татарстанда бүгенге көндә татар мәктәбе юк. Кайберәүләр: Татар гимназияләре бар бит!-диеп әйтүләре мөмкин. Тик, шуны белү кирәк. Ул гимназияләрдә татар теле инглиз теленнән дә түбәнрәк статус алып тора. Бөтен фәннәр урыс телендә укытыла. Хәттә физкультура дәресе дә урыс телендә алып барыла, җәмәгать!

кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
22.02.2010 15:34
Нинди КАПИТУЛЯЦИЯ бу?! Аңламадым...
Ничек инде ул "һәр районда бер генә татар мәктәбе булырга тиеш"? Әгәр һәр мәктәптә уртача 300 бала (шартлы сан) укый дип санасак, һәр районда шулкадәр генә татар баласы калганмыни инде?! Сүз дә, таләп тә бары тик һәр татар баласының үз туган телендә укырга тиешлеге турында гына барарга тиеш лабаса!!! Ә калган балаларны колонизаторларга сатабызмыни, алардан урыс ясап бетербезмени?! ГАРИПЛӘНДЕРЕП БЕТЕРҮГӘ ризалашабызмыни?! Ә инде урыс теленең абзар артына чыкканда гына кирәк тел булып калганлыгын урыс эшмәкәрләре үзләре дә, дөнья сәяхәтенә чыгучы башкалар да кабатлап-кабатлап та, гыйбрәт итеп тә сөйләп торалар бит. Аңа бит хәзерге дөнья агрессив империянең сугыш чукмарлары һәм кыргыйлар теле итеп кенә карый. Шул үлә барган телдә укытырга уйлыйбызмы балаларны?
Валлаһи, аңлап бетермәдем, ватандашлар. Сезнең фикерләрне ишетәсем килә...

җавап

кем: марат кайдан: казан
23.02.2010 10:24
Мин дә аптырап калдым әле.Бәлкем иртәгә факультатив буларак гына булса да укытуны сорап ә соңыннан якшәмбе мәктәбе генә булсын иде дип йөрергә туры киләчәкме икән?!Мондый мескеннәнү таләпләр белән шуңа барып җитүебез дә бар бит ,Алла сакласын.Барлык татар балалары туган телендә белем алырга тиешь, руслар да ике дәүләт телен камил белергә тиеш дип таләп итәргә кирәк югыйса...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
22.02.2010 19:15
Бик дорес язасын Фэнзаман дус. Мин АКШ та бик куп кенэ электрон товарларынын курсэтмэлэрен карап барам. Анда гел инглиз, немец, француз, испан, кытай, япон теллэре. Урыс теле гупче юк диярлек. Нигэ? Чонки урыслар мондый товарларны куп кулэм алучылар тугел. Шул ук вакытта бу хэл урысларнын телен санга сукмаганлыгын да бик яхшы курсэтэ. Гомумэн, урыс дигэн дэулэт америка кешесе очен кулга кергэн шырпы кебек жөдәткеч кенэ. Шуна курэ, белем аласы килгэн татар баласы ин башта уз телен, аннан сон инглиз телен белергэ тиеш. Урыс теле белэн беркая да барып булмый бу доньяда. Донья аэропортларында да урыс телендэ игълан иту гупче ишетелми.

кем: Дамир Шәйхетдин кайдан: Чаллыдан
22.02.2010 14:07
"Татарстанның 16 районында татар мәктәбе юк" - бу иске мәгүлүмат. Татарстанда бер генә дә татар мәктәбе юк. Шәймиев, аның мәгариф министрлары һәм министрлык инструкторлары, татар мәктәпләре бар, дигән мәгълүмат - ялган. Бүгенге "татар мәктәбе" - фикция ул.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

"Онытма: татар теле - дәүләт теле"