киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Җәмилә мәктәп тә ачкан

24.02.2010

Финляндиядә үзенең гүзәллек мәктәбен булдырган этник җырчы Җәмилә Казанга кайтып та дәресләр бирде. Гүзәллек салоннары вәкилләре дә сабак алды.


Казандагы бер гүзәллек салоны хуҗабикәсе Әлфия Гомәрова Җәмилә сабагыннан соң “Американы тагын бер кат ачкан кебек булдык” дип белдерде. Дөрес, алар берничә сәгать эчендә Американы түгел, ә Финляндиядәге Җәмилә мәктәбе ысулларын ачтылар. 
Бездә дә бер яхшы имиджмейкер табылсын иде...


Баксаң, Казандагы гүзәллек салоннарында традицион ысул белән кершән, сөрмә салу; ирен буяу; чәчне билгеле бер рәвешкә китерү; аларга туры китереп кием кию күпкә артта калган икән. “Без бит бөтенләй дә дөрес эшләмибез икән”, ди кызлар. Җәмиләнекен алар замана know howы дип бәяләде.

Юк, Җәмилә җырлаудан туктамаган, тагын бер эшен аякка бастырган. “Финляндиядә шоу бизнес зур түгел. Анда кеше дә азрак бит. Этник җырчы буларак минем тамашачым тагын да азая. Гомумән, поп музыка, танго җырчылары, блюз, рок күбрәк хуплана.

Башта имиджмейкерлар мәктәбенә барып укыдым. Аннан визажист булу теләге туды. Аның өчен академия тәмамладым. Үз урынымны таптым дип уйлыйм. Миңа ул бик ошый. Гадәти кешеләрне матур кыяфәткә кертү – ул минем өчен җыр язган кебек”, ди Җәмилә.

Кешенең ел фасылының кайсына: көзгә, кышка, язга, җәйгә туры килүен; кыяфәттә төсләрнең дөрес чагылышын; бит рәвеше, чәч киселеше, буй-сынның бизәнүгә ятышлы булуын ачыклаганда, замана машинасы – компьютер ярдәмгә килә икән.

“Минем беренче урында романтика, икенче урында драматика. Шулай да, мин, этниканы, этник үзенчәлекле киемнәр киюне бик яратам. Мәсәлән, алка, читек. Этниканы драматика белән кушу да ошый”, ди Җәмилә.

...табигый гүзәллекләрен ачарга тырышабыз
Эчке дөньясы тышкы матурлыгы белән гармониядә булырга тиешлекне дә онытмау зарур булуны әйтә. Шоу бизнестагылар, сәсясәтчеләр, күренекле кешеләрнең күбесенең имиджмейкерлары бар. Җәмилә фикеренчә, үзеңнең теш табибың, юристың, чәч кисүчең булган кебек, һәркемгә дә имидж ясаучың булу мәҗбүри түгел. Шулай да, елга бер тапкыр гына булса да, заманча ысуллар белән эш итүче гүзәллек салоннарына кереп чыгу зыян итмәячәк. Бигрәк тә халык алдына чыга торган кеше булсаң.

“Җырчы сәхнәгә чыгуга башта аның тышкы кыяфәтенә күз салабыз. Җыр башланып киткәч, репертуарының киеме белән гармониядә түгеллеге ачыклана. Шундый очраклар да була, мисал өчен, әнисенең үлеме турында җырны берәү ялтыравыклы мини күлмәк киеп җырлый. Бу бер дә дөрес түгел.

Бездә дә бер яхшы имиджмейкер табылсын иде дип уйлыйм. Сәхнә кагыйдәләрен, җырчыга нинди төсләр килешүен әйтсен иде. Эчке матурлыгы белән тышкы матурлыгының гармониядә булуы да мөһим. Чыксыннар джинс белән, бер пута да булса, ул татарлыкны бирер иде”, ди Җәмилә.

Җәмилә соңгы вакытта Финляндиянең телевидение йолдызларын бизәндерә, киемнәренә, холык-фигыльләренә дә “үз пумаласын сала”. Финляндиянең соңгы миссларын да Җәмилә “буяган”.

“Андагы бәйгеләр Русиядәгедән нык аерыла. Анда бизәнү һәм киемнәре аша кызларның үз матурлыкларын, табигый гүзәллекләрен ачарга тырышабыз”, ди Җәмилә.

Янып торган йөрәкле, ут кебек һәрнәрсәгә җитез татар кызы салкын фин илендәгеләргә компьютер тәкъдим иткән һәм имидж, бизәнү, стилист кануннарына өстәп үз бизәкләрен дә кертеп җибәрә аламы соң? Ипләп кенә керә бара, ди ул. Үзе дә 3 еллык әлеге хезмәтендә аз гына тынычлана төшкән. Әлеге эшем дә җыр язган кебек гүзәл, дип тә өсти ул.

Җәмилә җәй көне Казанда күбрәк кеше җыеп зуррак укулар үткәрергә дә җыена.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: җем-җем кайдан: океан төбе
01.03.2010 19:45
Нигә күренмәсен икән Кисекбаш? Син матурлык салонына кергәнең бармы? Алар бит базардан, урамнан эзләп йорми үз клиентларын! кирәк булган кеше үзе килә киңәш сорап! Мин менә бер бардым- ярдәм иттеләр "үземне" табарга. Хәзер мин алар әйткәнчә "Ясыйм" үземне. хәер, сиңа сөйләп торам тагын, Кисекбашка макияҗ нәрсәгә инде?!

кем: Әгъзәмия кайдан: Мәскәү
25.02.2010 12:42
Җанкисәккәйләр!
Кем өчен бизәнәсез һәм кем өчен бер-берегезне ясыйсыз (бизисез)? Исемнәрегезгә караганда, тумыштан мөслимәләргә дә ошап торасыз, югыйсә.Менә безгә хатын-кызларга Аллаһ тәгалә нәрсә әмер итә:
"Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар. "Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды", мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте булмыйча хатыннарга ихтыяҗы булмаган фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган ят ирләргә, һәм хатыннарга якынлык кыйлырга көче җитмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен, беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр гөнаһ булмас, вә ул хатыннар урамда йөрегәндә аякларын аякларына бәрмәсеннәр күренмәгән зиннәтләрен белдермәк өчен, ягъни йөрегәндә аяк тавышларын да чылтырауклы зиннәтләренең дә тавышларын ишеттереп йөрмәсеннәр! Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз" "Нур" сүрәсе, 21 нче аять. Коръәни Кәрим, Ногъмани тәфсире.
Аллаһ тәгалә безне бу дөньяга китерүче һәм алып китүче дә Ул. Хөкем Көнендә ахирәтебез өчен хөкем итүче дә Ул гына.
Үзебез генә хаталану бер хәл, ә башкаларны юлдан яздырсагыз?..

кем: кисекбаш кайдан: татар бистәсе
25.02.2010 09:42
берәр яңалык керә башласа, татарда йон кабарту чире кузгала. "андый осталар бит инде җаннарым,буа буарлык" булгач, нигә эшләре һәм нәтиҗәләре күренми соң? бәлки алар буа буар өчен генә ярыйдыр хәзер.

кем: җем-җем кайдан: океан төбе
24.02.2010 20:39
бездә андый осталар бит инде җаннарым,буа буарлык.
кемнәрнеңдер мастер- класс үткәрергә булышырлык акчалы ирләре бар. ә кемнәрдер шушы һөнәр белән тамак туйдыра. концерт алдыннан артистларга макияж ясый.

кем: Мин кайдан: шуннан
24.02.2010 18:35
Эх, ә бит хатын-кыз үзенең гүзәллеген бары иренә генә күрсәтергә тиеш.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Җәмилә мәктәп тә ачкан