Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп: саннар белән шаяртмаска! I


2010 елдагы җанисәп кызыксыну уятты. Башкортстанда татарлар кимергә, башкортлар артырга мөмкин дигән шикләнүләр арта.

Римзил Вәли. Чыннан да, 2002 елдагы җанисәп вакытында татарлар 125 меңгә кимегән иде. Ә бу юлы ничек булыр, артырмы, кимерме дип тә кызыксыналар.

Гомумән, Русиядәге башка төбәкләрдә милләтләрне санауга әллә ни зур игътибар юк дияргә мөмкин. Ә Татарстанның үзендә әлегә җанисәп турында нинди дә булса фаразлар яки өндәмәләр әллә ни сизелми. Бары тик чит төбәкләргә генә “татар булып язылыйк” дигән мөрәҗәгатьләр кайбер җыелышларда ишетелә.

Ә күрше Башкортстанда күптән һәр районда, һәр авылда “Сез татар түгел, башкорт”, дигән өндәмәләр ишетелеп тора. Казанда да карап булган “БСТ” телеканалыннан да күренә. Шуңа күрә җанисәп вакытында үгет-нәсихәт, милләттәшләребезнең саны арту-кимүе, бу эшнең хокукый һәм оештыру яклары турында фикер алышырбыз.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә тарих фәннәре докторы, этнология галиме Дамир Исхаков һәм журналист Римма Бикмөхәммәтова катнаша.

Римма, сезнең “Ирек мәйданы” газетында Башкортстанның Бакалы районындагы милли состав һәм андагы тарих турында мәкалә басылды. Анда да җанисәп турында сүз бара. Аңлатыгыз әле, Бакалыда нинди хәлләр бар һәм бу турыда милләттәшләребез ни уйлый?

Римма Бикмөхәммәтова.
“Башкортстан” газетында бик зур мәкалә басылып чыккан иде. Ул “Бакалы башкортларының милли үзаңы көчле” дип аталды. Алар Бакалы районында 20ләп авылны борынгы тарихи башкорт авыллары дип язганнар иде. Мин үзем Башкортстанда туып үскән кеше. Журналист буларак, Бакалыда да булганым бар. Анда, чыннан да, башкортларны күргәнем юк.

“Башкортстан” газетасында шулай ук Чакмагыш, Шаран, Туймазы районнары турында материал чыкты. Андагы татарларны башкорт булып яздыруларына үзебезнең дәлилләрне китереп, шул авылларга шалтыратып, чыннан да бу башкорт авылымы дигән мәгълүматларны җыйдык.

Римзил Вәли.
Дамир әфәнде, сез инде җанисәп турында күп тапкыр язгансыз, китаплар да чыгардыгыз. Мөгаен, үзегез әйтә торган фикерләр элекке мәкаләләрегездә, китапларда әйтелеп беткәндер. Яңадан җанисәп килеп җитте.

Үгетләү (агитация) дөресме? Бакалы районының авыллары турында гына сүз бармый. Йөзләрчә авылның милләте башкорт булган икән дигән фәнни, публицистик материаллар чыга. Чынлыкта ничек?

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков. Цивилизацияле илләрдә халыкны исәпкә алган вакытта бернинди пропаганда да булмый. Ничек бар, шулай язалар. Безгә ул илләр дәрәҗәсенә күтәрелер өчен шактый эшләргә кирәк. Әмма этник вәзгыять катлаулы чорда, кайсыдыр якның пропаганда алып барып, үзенә авыштыру теләге булырга мөмкин. Башкортстан хакимияте үз мәнфәгатен кайгыртып башкортларны “үрчетә”. Ә татарны кем якларга тиеш соң?

Бакалы районындагы вәзгыятьне төрлечә бәяләргә була. Керәшеннәрне алыйк. Соңгы вакытта Бакалы керәшеннәре башкортлардан керәшен булган дип әйтә башладылар. Әмма Бакалы дигән исем артыннан китсәк, Чиләбе өлкәсеннән күчкән ногайбәкләрнең Лягушкино дигән авылның татарчасы – Бакалы. Ә ногайбәкләр үз чиратында Арча ягыннан чыккан чукындырылган ногайлар. Димәк, бу керәшеннәрнең төп тамырлары ногай татарлары булып чыга.

Ногайларның да кем икәнлеген уйларга кирәк. Мәсәлән, безнең Дим буе башкортларда кунакта булганыбыз бар. Хуҗа хатынның кызыннан: “Сезнең кабиләгезнең исеме ничек”, дип сорадым. “Мең кабиләсе” дип әйтте. Бу башкорт авылы. Бу кыз фольклор буенча аспирант булып чыкты. Ә шәҗәрәгез бармы, аның башында кем тора дип сорадым. Бар, Идегәй диде кыз. Шәжәрәгезнең башыгызда Идегәй булгач, сез кем буласыз дип сорадым. Кыз елмаеп җибәрде, чөнки мең ыруның юлбашчысы Идегәй – Алтын Урда вакытында бик данлыклы татар булуын аңлады. Икенчедән, чыгыш ягыннан ул монголлар кабиләсеннән. Аның төрки формасы – мең. Димәк, карый башласаң, татарның күләме арта, башкорт компоненты кими башлый.

Башкортстанның көнбатышындагы вәзгыять нәкъ шундый. Шуңа күрә кемнең башкорт икәне, кемнең ногай икәне, кемнең татар булуы төгәл түгел. Ситауцияне сәясәтчеләр хәзер төрле якка борырга тырыша, әмма шәҗәрәләр, тарих артыннан китсәң, хәзерге заманга бөтенләй туры килмәгән фактлар килеп чыга.

Алдагы җанисәптә татар халкының саны кимесә, без Русия күләмендә икенче урынны югалтырга мөмкинбез. Ә без сан буенча икенче урынны ала торган халык буларак, Русияне төзүче төп халыкларның берсе, дип әйтә идек. Ә дүртенче-бишенче урыннарга калсак, башка халыклар күбәеп китсә, ул вакытта без аяк терәп бу турыда сөйләшә алмаячакбыз.

Римзил Вәли. Сәяси күзлектән караганда, кемгә Русиядәге татарларның икенчеме, өченчеме, унөченчеме урында булуы кызык? Төгәл статистика татарларның үзенең горурлыгы, иминлеге өчен кирәк.

Әмма практик ягы да бар. Татарстан конституциясенең 14нче маддәсе нигезендә Татарстан башка төбәкләрдә яшәгән татарларга рухи, методик, мәдәни ярдәм күрсәтә дип әйтелә икән, димәк, Татарстанның дәүләте, бөтен идарә оешмалары кайда күпме кардәш бар һәм аларга нинди ярдәм күрсәтергә икәнен белергә тиеш.

Дамир Исхаков. Белем бирү мәсьәләсендә милли-мәдәни компонентны алып аткач, Татарстан хәзер аяк терәп каршы тора, чөнки канун нигезендә ике тел дә дәүләт теле. Татар теле һәм рус теле бер дәрәҗәдә укытылырга тиеш. Ә бит Татарстаннан читтә бу мәсьәләне куеп булмый. Яшьләрнең: “Татар теле Русиядә икенче дәүләт теле булырга тиеш” дигән шигаре (лозунгы) юкка түгел. Әгәр дә шул шигарь артыннан барабыз икән, ул вакытта без үзебезнең милли мәнфәгатьләрне яхшырак яклый алабыз.

Римзил Вәли. Кайвакытта, татарлар Татарстанга җанисәп вакытында гына кирәк, дигән сүзләр ишетелә. Чыннан да, Татарстанга читтәге татарлар кирәкме?

Римма Бикмөхәммәтова. Чыннан да, безнең хөкүмәткә бу кирәкме? ТНВны чит төбәкләрдә күпләр карый. Ләкин әлегә кадәр безнең ТВда быелгы халык исәбе алу уңаеннан тапшырулар булмады.
Римма Бикмөхәммәтова


Римзил Вәли.
Римма, мин синең белән ризалашмас идем. “Яңа гасыр” телеканалы ачылган икән, тапшырулар арасында “Халкым минем”, “Татарлар”, театрлар турында, сәяси күзәтүләр эфирга чыга икән, Татарстанда китаплар чыга икән, бу әлбәттә, Татарстан конституциясенең 14нче маддәсе нигезендә эшләнә.

Элекке җанисәп вакытында китаплар белән, компьютерлар белән чит төбәкләрдәге җирле газетларга ярдәм ителгән иде.

Башкортстанда башкорт милләтен күбәйтү, күбрәк күрсәтү омтылышы бүген генә килеп чыкмаган. Бу эш 30-40 ел элек башланган. Ул вакытта сан аркасында чыннан да республиканы юк итмәсләр дигән шик туган иде. Башкорт позициясен көчәйтүне татар кешеләре, чиновниклар башлап җибәрде.

Һәркем үгет-нәсыйхәт алып бара, җанисәп өчен генә түгел, ә үз милләтенең кайчандыр аерылган өлешләрен кайтарабыз дип эшлиләр. Башкортстанда бу эш дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла.

Дамир Исхаков. Монда безнең өчен авыр проблема бар. Башкортстанда бөтен республика күләмендә эшләрлек татар иҗтимагый оешмасы юк. Булганнары легитим түгел. Мәсәлән, Татар конгрессының Башкортстанда эшләрлек бүлекчәсе дә юк.
Безнең күзәтүләр буенча Башкортстаннан тыш башка төбәкләрдә татар оешмаларына таянып исәпкә алу буенча эш алып барыла. Пропаганда да бар, Татарстан телевидениесе дә катнаша. Ә Башкортстан эчендә булып яткан хәлләргә без йогынты ясый алмыйбыз.

Римзил Вәли. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты татар җәмгыятьләре бик яхшы эшләгән җирләрдә тагын да яхшырак эшләргә дип ярдәм итә. Ульян, Удмуртия, Иваново, Мәскәү өлкәсе үзләренең хакимият органнары белән хезмәттәшлек итә. Татарстан да аларга ярдәм итә.

Узган тапшыруда, Татар конгрессының бюросы эш планын раслады, дип әйткән идек. Анда 81 матдә бар, Башкортстан турында аерым пункт юк. Ни өчен? Бәлки, Конгресс белән эшләрлек оешма юк дип аны оныталардыр. Димәк, җәмәгатьчелек үз оешмаларын булдырмый.

Дамир Исхаков. Башкортстанда идарә итү системасы шулай корылган, андагы бай милли йөрәкле татар егетләре бу эштән читтәрәк торырга тырыша. Бу вәзгыятьтә Татарстан, әгәр дә ул үзен бөтен татар үзәге дип хис итсә, әһәмиятле роль уйнар иде.

Башкортстанда эшләрлек татар оешмасы юк дип әйтмәс идем. Алар бар, ләкин алар берләштерелмәгән һәм аларга финанс ярдәме күрсәтелмәгән.

Римма Бикмөхәммәтова.
Башкортстанга тыштан йогынты ясап булмый, дигән фикер белән килешмәс идем. ТНВны, интернетны эшкә җигеп булыр иде.

Римзил Вәли
Римзил Вәли. Бу юлы 2002 елдагы кебек бәхәсләшү, бер-берсе белән бәрелешү кирәкми, дип уйлыйм. Татар белән башкорт якын милләтләр, телләре дә бик якын. Санау вакытында мине башка милләткә язу дигән риваять дөрес түгел, чөнки беркемнең дә милләтемне сорарга хакы юк. Ә статистикада фальсификация буларга мөмкин. Бу дәүләт статистикасын алдаша дигән сүз.

Кешеләр: “Безнең фәлән авылга килделәр һәм сез татар түгел, башкорт дип әйттеләр, җавап бирегез, чынлыкта ничек”, дип сорыйлар.

Дамир Исхаков. Римзил әфәнде безнең сәяси элитаның позициясен бик ачык күрсәтте. Алар акча түләмичә, дивидент җыярга гына телиләр. Эшләмәскә дә, шул ук вакытта татарны сакларга да телиләр. Алай барып чыкмас. Чөнки Башкортстанда идарә итүче даирәләрдә башкортларны 45 %ка җиткерергә дигән максат бар. Ул ориентирны алар, бәлки, үти алмаслар, әмма күпмедер дәрәҗәдә санны арттыру өстендә эшләрләр. Бу әйбернең бер кимчелеге бар, кәгазьдә рәсми рәвештә башкорт дип язсаң да, татардан башкорт ясап булмый.

Римзил Вәли. Башкортстанның Илеш районында башортлар саны 80%ка җитте. Ләкин чынлыкта Илештә нинди милләт яшәүләре беркемгә дә сер түгел.

Римма Бикмөхәммәтова. Аларның телләре татар инде, газетлары да татарча, татар концертларына йөриләр. Бу Башкортстанның юкка акча таратуы, юкка тырышу түгелме?

Римзил Вәли.
Статистика ялган икәнлеге сер түгел. Район башлыгына кушканнар, сан биргәннәр. Ул, үз чиратында, авыл советына кушкан. Авыл хакимияте мәктәп, клуб мөдиренә сан төшергән.

Дамир Исхаков. Ләкин әгәр дә кешегә көн саен син башкорт дип әйтеп торсаң, бәлки 2-3 буыннан башкорт булып китәрләр дә.

Римзил Вәли. Әле бит урыс теле көчәеп бара. Хәзер авылларда да урыс телендә сөйләшәләр. Татарстанда, Башкортстанда туган телендә укыткан мәктәпләр бик аз.

Дамир Исхаков. Милләт төзү дигән әйбер җиңел түгел. Әгәр дә Башкортстанда без башкорт милләтен шулай итеп төзибез дип сәясәт алып барыла икән, бу әле план үтәлә дигән сүз түгел. Нәрсә килеп чыга, анысы башка әйбер. Бәлки, татарда да, башкортта да булмаган төркем килеп чыгар.

Римма Бикмөхәммәтова. Бакалы районында да саф татар авылларында яшәүче кешеләр: “Мин бу татар авылы икәнлеген өздереп әйтә алмыйм”, диләр.


Римзил Вәли. Хәзер бер милләт кенә яшәгән авыллар юк. Барысы да катнаш. Авыл, район, республика күп милләтле булырга мөмкин. Кемлегемне үзем хәл итәргә тиешмен, мин үзем өчен җавап бирәм.

Дамир Исхаков.
Яһүдләр үз хатын-кызларын башка милләткә бирмиләр. Башка милләтне файдаланып, үз милләтен сан ягыннан үстерәләр, ә үзләренекен бирмиләр.

Төркиләрдә дә шуңа охшаган нәрсә булган. Шуның турында уйларга кирәк. Катнаш никахлар белән без руслашып бетәргә мөмкинбез. Татарның дүрттән бере катнаш никахта тора. Аннан кем туа? Катнаш никахның начар яклары да бар, чөнки ике якның берсе эри бара.

Римзил Вәли.
Соңгы вакытта 8 ел элеккегә караганда татарларның милли горурлыклары арткан. Шул ук иярчен телевидениесе, интернет бар. Мин татарлар сеңәргә тора дип әйтмәс идем. 8 ай алдан көчле пропаганда да киткән һәм Башкортстаннан хатлар, мөрәҗәгатьләр килә, телефоннан да шалтыраталар. Курыкмаган буын үсә һәм алар безнең авыл каян чыккан, авылның милләте нинди дип сорыйлар. Мин, үзегезнең милләтегезне генә белегез, дип әйтәм.

Дамир Исхаков. Башкортстанның төньягында Себердән күчкән төркемнәр бар. Аларның кабиләләр буенча без беләбез, Себер татарлары арасыннан XV гасыр уртасында күчкәннәр. Аларның телендә Себердән килгән элементлар бүген дә сакланган. Шуңа күрә татар дигән төркем әллә каян барлыкка килмәгән, монысы аңлашыла.

Пропагандага килгәндә, Башкортстанда башкортлар файдасына бик каты пропаганда алып барыла. Ләкин пропаганда тискәре нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин. Татар шундый халык, аны китереп кысмасаң, ул формалашмый. Татарлар берләшергә, үзләрен якларга мәҗбүр булачак.

Римзил Вәли.
Бу тапшыруның ахырын киләсе атнага калдырабыз. Ләкин халык санын алу турында фикерләре булган кешеләр, хәзер үк яза ала.
XS
SM
MD
LG