Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар Мәүлид бәйрәменә әзерләнә


Бүген кояш баегач дөнья мөселманнары Мәүлид кичәсенә керә. Мәүлид бәйрәмендә Мөхәммәт гәләйһиссәләмгә салаватлар уку һәм аның хөрмәтенә аш-сулар әзерләп, туганнарыңны, кардәшләреңне җыеп хөрмәт итү тиешле эш санала.

Мәүлид - Мөхәммәт гәләйһиссәләмнең туган көнен искә алу хөрмәтеннән уздырыла. Пәйгамбәрнең туу вә үлүе бер көнгә туры килә.

Быел аны мөселманнар “түгәрәк дата” буларак билгеләп уза. “Ул моннан 1440 ел элек, 570 елда туды” дип языла “Татар мөселман календарендә”. Әмма кайберәүләр, бигрәк тә гарәп илләрендә укып кайткан шәкертләр аны бәйрәм итүгә каршы. Мөхәммәт пәйгамбәр үзе исән чакта аны билгеләмәгән, шуңа бу бидгать санала диләр.

Гомумән әлеге Рабигүл әүвәл аен күпләр Мәүлид ае дип кенә йөртә. Бу айны мөселманнар Мөхәммәт гәләйһиссәләмне искә төшереп төрле чаралар уздыра, аш-сулар әзерләп туганнарын, дусларын кунакка чакыра, мәҗлесләр ясап мәүлид укыта.

Татарстанда быел да Мәүлид бәйрәме уңаеннан төрле чаралар каралган. Кичә Казанның Мәрҗәни мәчетендә мөнәҗәтләр кичәсе узды, бүген кич Кол Шәриф мәчетендә Мәүлед ән- Нәби бәйрәме үткәреләчәк. Шулай ук 4 март көнне татар филармониясе бинасында, ә 8 мартта химиклар мәдәният сараенда да дини кичәләр оештырылачак.
XS
SM
MD
LG