киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Татарга кол язмышы теләмик”

25.02.2010

Русиядәге татар авыллары берләшмәсе эшчәнлеген көчәйтеп җибәрергә, киләчәге булган татар авыллары образын булдырып, башкаларына үрнәк күрсәтергә җыена. Быел 24 майда Самар өлкәсе Гали авылында беренче мәртәбә Русия татар авылларының Сабантуй бәйрәме оештырыла. 2011 елда Сабантуй Чуашстанның Шыгырдан авылында үтәчәк.

24 февральдә Русиядәге зур татар авыллары берләшмәсенең утырышы узды. Анда татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Пенза өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте, авыллар берләшмәсе җитәкчесе Кәзем Дибирдиев, Самар өлкәсе, Чуашстан, Татарстан вәкилләре, конгрессның бүлек рәисләре Марс Тукаев белән Фәрит Уразаев катнашты.

Рәшит Сәнҗапов яңа рәис


Татар авыллары берлегенең яңа рәисе итеп Чуашстан милли-мәдәни мохтарияте, “Тормыш” агрофирмасы җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов сайланган. Кәзем Дибирдиев җитәкчелектән үз теләге белән киткән.

Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге рәисе Фәрит Уразаев белдерүенчә, бүген татар халкы мәгариф һәм җир мәсьәләсе турында ныклап уйланырга тиеш. Чөнки Русиядә милек бүлү шартларында татар авылы яши алырмы? Шуңа күрә татар авыллары берлегенең кирәклеге көн кебек ачык, ди ул.

“Хәзер күп татар эшмәкәрләренең җир биләмәләре бар. Татар киләчәктә җиргә мөнәсәбәте аша милләт буларак сакланып кала ала. Бүген татарның 75%-ы шәһәрдә яши, 25%-ы гына җирдә калды. Әмма җирсез халык – ул очсыз хезмәт көче генә. Аны кем ничек тели шулай файдалана. Ә җирле кеше – милекле кеше. Андыйлар ирекле фикер дә йөртә ала”, ди Уразаев.

Татарстаннан читтәге авыллар үрнәк күрсәтә

Утырышта катнашучылар шундый фикергә килгән: Пензадагы Әләзән, Самардагы Гали, Чуашстандагы Шыгырдан кебек киләчәге булган зур татар авыллары башкаларга да үзенең милли яшәү рәвешен, сакланып калу ысулларын күрсәтә башларга тиеш. Шуңа күрә авыллар берлеге Сабантуйларны да санап үтелгән авылларда үткәрергә, анда башка авыллардан да вәкилләр чакырырга җыена.

“Бүген Самар өлкәсенең Гали авылы халкы җир эшкәртеп яшәп ята. Помидор, кыяр үстерә, хәләл казылык җитештерә. Милек бүлү чорында да, бернигә дә карамыйча, гөрләтеп яши. Шуңа хәзер татар авылының яңа яшәешенең образын тудырырга кирәк”, ди Фәрит Уразаев.

Халыкның 50%-ы авылда яшәргә тиеш

Бүген Русиядә авыллар бетеп барса да, Фәрит Уразаев кешелек тарихында җирне бөтенләй ташлап бетерүче милләт булмаган дип саный. Әгәр халыкның яртысы шәһәрдә, икенче өлеше авылда көн күрсә, татар милләте исән калачак, ди ул.

“Татарның 75%-ы шәһәрдә яшәү сәбәпле, мин халыкка бер фикер тәкъдим итәм. Зур калалар тирәсендә шәхси йортта яшәп, шәһәргә килеп эшләү гадәткә әйләнергә тиеш. Сугыштан соң Америкада “Бер катлы Америка” дигән проект эшләнде һәм халыкның бер өлеше җир эшкәртү мәдәнияты аша сакланып килде. Шуңа күрә татар халык да җирне ташлап бетермәс. Шәһәр һәм авыл мәдәнияте бер-берсен тулыландырып яшәр дигән өмет бар”, ди Уразаев.

Татар җирсез калмасмы?

Русиядә барган милек бүлү хәрәкәте Татарстанны да читләтеп үтми. Бүген республика җирен 14 корпорация бүлеп алды. Берьяктан, бу яхшы, әмма куркыныч ягы да бар. Әйтик, бер инвестор җирен залогка салып банктан кредит ала. Әмма акчаны кире кайтара алмый, ә банк аның җирен тартып ала. Шулай итеп, Татарстан җире читтәге бер банкның милкенә әйләнә. Татар кешесенә өй кырыендагы бакча гына калырга мөмкин. Татарга исә ул җирдә генә икътисади яктан тәпи йөрергә өйрәнү бик кыен булачак, дип саный Фәрит Уразаев.

Шуңа бүген татар кешесе җиргә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш. Чөнки җирсез кеше кемнеңдер колы булып кала. Татарга мондый язмыш теләргә тиеш түгелбез, дип белдерә татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фазыл кайдан: Ырынбур
26.02.2010 21:14
"...Шуңа бүген татар кешесе җиргә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш. Чөнки җирсез кеше кемнеңдер колы булып кала. Татарга мондый язмыш теләргә тиеш түгелбез, дип белдерә татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев."
Кулланма буларак кулларыбызда Коръәни Кәрим, кануннарыбызның нигезе шәригать булмаса, коллык турысында сөйләшү дә бары тик буш сүз генә булып калачак. Сүз югыннан сүз булсын, "ата казың күкәй саламы" дигән шикелле. Аллаһ тәгаләнең генә колы (ә ул хөрлек синең өчен) буласың килмәсә,барыбер кемнең дә булса колы булачаксың һәм шул ук вакытта бик күп нәрсәләрнең дә. Ә кылган гамәлләрең аптыраган үрдәкнең күлгә арты белән чумуы шикелле генә булачак.









кем: Нур кайдан: Оренбург
26.02.2010 16:40
Авыл проблемаларын кутәргәндә, башка матур итеп тырышып яшәп яткан татар авылларын урнәк итеп курсәтү дөрес юл. Безнең өлкәбезнең дә аягында нык итеп басып торган авыллары бар. Аларда төрәк үзәк булып татар янлы рәис үзенең командасы белән, аны аңнаган авылдашлары белән. Бу кешеләр мәхәлләләрен, мәктәпләрен мадәният йортларын карап төзек итеп тоталар. Безнең татар авылларын кырт кына Америка белән чагыштыру дөрес булмас. Куп авылларда җирләр эшкәртелми, алар таратылып беттеләр. Эшлим дип торган егетләрнең "барыр җирләре, батар кулләре юк". Авылларда алар төрле эшкә ябышып, кулларыннан килгәнне эшләп көн курәләр, гаиләләрен шулай ашаталар. Мин Вил абый бугенгесе көнне шул егетләр белән аралашам, безне сезнең 7% Америкагыз ашатмый. Авылда бер кеше эшен биш кеше эшләп дисез. Хуҗалыкның җирләре куп булган саен, анда эш куллары да кубрәк кирәк. Татар янлы рәис кулында булганда гына саклап калып була бугенгесе көнне татар авылларын. Менә шушы чараны алдан утәп калган хуҗалыклар сакланып калдылар бергәләшеп. Авылда туып ускән татар баласы булгач, мин сезне авыл әчесен татымагансыз дип курәм. Бугенгесе көнне авыл хуҗалыгында кеше артык тугел, бер катлы йортта яшәсә дә. Миңгрәү дә тугел авыл халкы, беләбез кемнәр бушка безнең нефтепродукталарны имеп ятканын. Аннары ике катлы йортлар салып безгә ничек яшәргә өйрәтәләр. Сәясәт кузлеге аша карап колдылар инде мөскен татар авылларына, сезнең Америкагыз халкы белмәсә дә, калышмый колып ята. Ә без инде җыелабыз Алла боерса Гали авылына, чөнки иртәгә татар авылы бетмәсен дип...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
27.02.2010 02:49
Нур эфэнде, миннэн тормый бит кешелек барышы. Мин тик алдагы перспективалар турында уземнен фикеремне белдерэм. Авылны мин, хичшиксез, яратам. Узем шуннан. Эммэ, ярату бер эш, аны барлык чаралар белэн коткарып калырга тырышу да, э эдэм башына килгэн, авылларны бетерэ торган кытлык тора бит килэчэктэ! Аны Америка узды, башка иллэр дэ. Купме фэжигэлэр, купме эдэм тормышы юкка чыкты. Ул тема зур Америка язучылары тарафыннан да тетрэндергеч итеп сурэтлэнде, киноларда курсэтелде. Минем шул мисаллар аркылы узебезнен дэ килэчэкне куреп хэм сезнен кебек йорэгем янып, халыкка булган кэдэр килэчэк очен юллар карарга ондисем генэ килэ. Шунысы да дэлил, Америкада эшкэртелэ торган жирлэр бик кыскартыламадылар кебек. Менэ Принстон шэхэренен эчендэ бер оч зур гына билэмле фермерлар авыл хужалыгын алып баралар. Э берсе, минем йорттан ерак тугел, басуын шэхэргэ, торак йортлар тозу очен сатты. Хэзер анда горлэп тора торган басу тугел, э ике катлы берничэ йоз йорт тора. Тагын бер басунын хужасы эле булса бирешми, анда атлар тота. Эммэ, яланнарында чабып туклэнгэн печэннэр бик куп вакытлар череп ята. Авыл хужалыгы продукциясы житештергэн фермерлар берничэ мэртэбэ жир билэмэсе очен азрак налог тулилэр. Могаен бул жирлэрдэ дэ вакытында авыллар булган дип сызланып уйлап утэм мин машинам белэн бу кырлар кырыннан.

кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
25.02.2010 20:20
Саша балакай, 24 май - дүшәмбе көн. Ничек инде атна башында бәйрәм итсеннәр? Галидә Сабан туе МАЙНЫҢ 29 нда булачак.

кем: татар улы кайдан: татар иле
25.02.2010 19:24
Җир сатуны керткән кешенең , астыбызга нинди зур шартлаткыч салып калдырганын аңлыйсылар, алда әле.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.02.2010 19:19
--"Сугыштан соң Америкада “Бер катлы Америка” дигән проект эшләнде һәм халыкның бер өлеше җир эшкәртү мәдәнияты аша сакланып килде."
Сез, жигетлэр, бераз булса да грамот белэн сойлэргэ ойрэнегез. Жир эшкэртудэ Америкада 7 процентан да азырак халык эш итэ хэм анын продукциясы белэн Америка ярты доньяны туйдыра. "Беркатлы" Америка тугел (аны Маяковский уйлап чыгарган), э "хэрбер эмрикан уз йортлы" дигэн идея буларак. Ул лозунг тугел, э идея гына. Аннан сон, монда ойлэрнен кубесе ике катлы. Барлык йокы булмэлэре оске катта. Шул шэхси йортта яшэучелэрнен берсе дэ авыл хужалыгы белэн бэйлэнмэгэн, аны да ботарга кирэкми. Монысы гупче дорес тугел.
Эгэр дэ Русия яки Татарстан индустриал иллэре сафына кереп, цивилизация сафына басырга телилэр икэн, авыл хужалыгында кеше ул кэдэрле кирэкми. Бу, телибезме, телэмибезме, шундый тормыш логикасы. Доньяны артак сурэргэ чакыру белэн кенэ миллэтне саклап калып булмый. Уйларга кирэк, нинди чараларны алдан ук куреп була, энэ шул килэчэк тормыш шартларында. Авылда, бер кеше эшен биш кеше эшлэп, авылны саклап калып булмый.
     
текст зурлыгы - +