киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Халыкны сакларгамы, байлыкнымы?

26.02.2010

26 февральдә Казанда тормыш иминлегенең заманча проблемаларына багышланган халыкара конференция узды. Рәсми кунаклар арасында Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановтан кала, Мәскәү, чит ил иминлек хезмәте вәкилләре дә бар иде.


Халык белән даими элемтәдә торучы психолог Рамил Гарифуллин әйтүенчә, ил җитәкчелегенең иминлек, куркынычсызлык проблемаларына игътибар итүләре юкка гына түгел.

“Русиянең байлыгы бар, шуны саклау өчен ниндидер процесслар булырга тиеш. Бер якта байлык, икенче якта кешеләр иминлеге”, ди Рамил Гарифуллин. Аның фикеренчә, түрәләр өчен кешеләр иминлегенә караганда материал әйберләр беренче урында тора.

“Монда тәкъдим ителгән техниканың күбесе акча эшләү өчен ясалган. Кешеләрне кайгыртып эшләнелгәннәре бик аз”, диде билгеле психолог.
Гарифуллин әйтеп киткән акча эшләү җайланмаларын, ягъни эчке эшләр идарәсенең заманча техникасын җыен башланганчы барлык кеше дә күрә алды. Шулай ук аларны Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов та карап чыкты. Аңа кадәр ул “Корстон” күңел ачу үзәгенә килеп керүгә, конференциягә җыелган кешеләрне сәламләде, изге теләкләрен җиткерде.

Тормыш иминлегенең заманча проблемаларына багышланган халыкара фәнни җыенда Татарстан җитәкчелегеннән кала, Русия Дәүләт Думасының иминлек буенча комитет башлыгы Владимир Васильев, илнең юл хәрәкәте иминлеге буенча баш инспекторы Виктор Кирьянов һәм башка кунаклар катнашты. Алар арасында шулай ук республиканың төрле министрлык вәкилләре, фәннәр академиясе әгъзалары, Америка, Алмания, Австрия, Англия кебек илләрдән килгән галим-белгечләр дә бар иде.
Җыенның төп оештыручысы – республика хөкүмәте. Алар иминлеккә багышланган чарага зур игътибар биргәннәр, “Корстон”да алма төшәр урын да юк иде.

Халыкара конференциянең максаты – тормыш иминлегенең төрле өлкәләренә инновацион эшләнмәләрне куллану тәҗрибәсе, фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашу дип аңлаттылар.
Чыгыш ясаучылар Русиядә төрле техник сәбәпләр аркасында үлүчеләр санының артуын, эчке эшләр органнарының эшчәнлегенең түбән дәрәҗәдә булуын һәм милициянең үзгәреш кичерергә тиешлеген әйтте. Ләкин сөйләүчеләрне тыңлаучы кунаклар төп игътибар материаль-техник әйберләргә бирелде диләр. Шуңа да бу чараны зур кызыксыну белән күзәткән психолог Рамил Гарифуллин, иң беренче чиратта халык иминлегенә зур игътибар бирергә кирәк ди. Чөнки проблемалар шактый икән. Аерым алганда ул, виртуаль дөньяга бәйлелек, акыл зәгыйфьләнүе, наркомания, эчкечелек кебек проблемаларны атады.

Халыкара җыен аерым мөрәҗәгать (резолюция) кабул итү белән тәмамланды. Аның эчтәлеге искиткеч, тик кәгазьгә язылганнар тормышка ашармы дигән сорау күпләр өчен җавапсыз калды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: 256399 кайдан: 256399
28.02.2010 11:16
“Корстон” ачу үзәгендә узгач, биииик күңелле чара булгандыр инде. /“Корстон”да алма төшәр урын да юк иде. / ди. Авызын ачып торганнарга төшкәндер, ник төшмәсен !

кем: Рәмил кайдан: kazan
26.02.2010 21:14
Ялгышасыз! Халык сарык ул дип әйтүегез чынбырлыкка һәм Татарстан яссылыгына туры килми. Хәзер Татарстан дигән илдә фәкать дуңгыз үрчетү алга алына. Рәсәй күләмендә дә беренче урында тора ул, шушы хәйваннарны үрчетү буенча, бездән соң, хакикый урыслар төбәге, Краснодар крае гына кала. Димәк безне дуңгызларга тиңләп пычракка аттылар да инде. Хөкүмәт һәм Казан Кирмәнендә төпләнгән байлар байлык турында борчылганда, фатирсыз һәм эшсез калган халык хәерче халәтендә кала бирә. Пенсионерларны пенсиягезгә акча өстәдек, дигән ялган хәбәр өчен әлегә чаклы беркемне дә җәзага тарттырмадылар. Ул да байлар кулы белән башкарылган "ярдәм" булып чыкты. Рәхмәт Татарстан хакимиятенә, рәхмәт "Бердәм Рәсәй" фиркәсенә - чын аферистлар булып чыктылар!

кем: Җәмил кайдан: Җәмгыятьтән
26.02.2010 20:54
Халыкны сакларгамы, байлыкнымы?
Халык дигәннән, халык бөек ул, әдип ул диючеләр бар.Халык сарык ул диючеләр дә бар. Халыкны күбесенчә сайлаулар алдыннан искә ала башлыйлар. Әгәр халык сарык икән, аны саклау ансат инде җәмәгать. Сарык көтүенә берничә өйрәтелгән этне куялар да,алар бөтен көтүне туплап тора. Халык үзенең кем икәнлеген үзе әйтсен иде.Байлыкны сакларга кирәк, җәмәгать,байлыкны! Ансын кемнең байлыгы бар, шул кайгырта.
     
текст зурлыгы - +