киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Караджич: "Үземне түгел, милләтемне яклыйм"

Радован Караджич мәхкәмәдә чыгыш ясый
01.03.2010

Босния сербларының элекке җитәкчесе Радован Караджич дүшәмбедә Һаагтагы халыкара мәхкәмәдә үзенең аклану чыгышын башлады. 1990нчы елларда сугыш җинаятьләре кылуда гаепләнгән Караджич Босния сербларының исламлаштыруга каршы гамәлләрен “гадел һәм изге” дип атады.

Босния сербларының элекке җитәкчесе 64 яшьлек Радован Караджичка 1992-95 елларда кылган гамәлләре өчен барлыгы 11 гаепләү белдерелгән. Шуларның икесе геноцид белән бәйле. Караджич 1995 елда Сребреница шәһәрендә 8 меңләп мөселман ир-ат һәм малай-яшүсмерләрнең үлеме өчен җаваплы санала. Гаепле дип табылган очракта аңа гомерлек төрмә яный.

Караджич бар гаепләүләрне дә кире какты. Босния сербларының гамәлләрен ул “гадел һәм изге” дип атады. Алар үз илен исламлаштырудан саклап калу өчен, мөселманнарның гамәлләренә җавап кына бирде, диде ул. Караджич сербларның биш гасыр буена “куллары терсәктән канга баткан мөселманнардан” күргән газапларга дәлилләр китерәчәген әйтте.

“Мин монда үземне түгел, 500 ел буена газап кичергән, ирекле булып калу өчен искитмәле түземлек һәм үҗәтлек күрсәткән кечкенә генә милләтемнең бөеклеген якларга җыенам” диде Караджич.

Караджич сүзләренчә, 1990нчы еллардагы Балкан сугышлары серблар яисә Босния сербларының теләге белән түгел, ә хорват һәм Босния мөселманнары җитәкчеләренең бәйсезлеккә омтылышлары аркасында башланып киткән.

Ул шулай ук заманында Хорватия белән Словениянең бәйсезлеген танып, элекке Югославияне бүлгәләүгә юл ачкан, ватандашлар сугышын котылгысыз иткән өчен Германия һәм башка Көнбатыш илләренә гаепләү белдерде.

Караджич 13 ел буе качып йөргәннән соң 2008 елның июль аенда Белградта кулга алынды һәм шул айда ук Һаагтагы мәхкәмә алдына басты.

Узган елның октябрендә мәхкәмәнең баш гаепләүчесе Алан Тигер Караджичны Көнчыгыш Босниядә мөселман һәм хорват мәхәлләләрен җимерү нияте белән Европада икенче дөнья сугышыннан соң иң яман кан коеш оештыруда гаепләде.

Шушы гаепләүгә җавап рәвешендә Караджич үзенең бүгенге чыгышында мөселманнарны һәм хорватларны Република Српскадан куу нияте беркайчан да булмады, Босния серблары бары тик үзләренең җирләрен саклап калырга тырышты, диде.

Гаепләү документларының күләме бер миллион бит чамасы, алар белән танышу өчен өстәмә вакыт кирәк, дип Караджич тыңлауларны кичектерергә сораган иде. Мәхкәмә аның бу үтенечен кире кагып, ярдәмгә Британ адвокатын тәкъдим итте. Караджич ул адвокатны кире какты, һәм үзен-үзе яклаячагын белдерде.

Дүшәмбе көнне бер төркем хатын-кыз мәхкәмә бинасы янында Караджичка каршы протест чарасы үткәрде. Алар арасында Сребреница аналары берләшмәсе вәкиле Мелина Һаҗисалимович та бар иде. “Без монда корбаннар әле исән, алар гадел хөкем таләп итә, дип әйтер өчен килдек” диде Милена.

Караджичка үз чыгышларын ясау өчен ике көн вакыт бирелгән. Чәршәмбедә гаепләүче яктан шаһитләр чыгыш ясый башлар дип көтелә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Госман кайдан: Бәләбәй
02.03.2010 11:22
Кызык бу. Менә бездәге башкорт милләтчеләре дә шушы Карадҗич кебек бит инде, үз милләтләрен кайгырткан булалар һәм башкорт булып язылырга теләмәгән татарларны кирәк булса куарга да әзер. Әмма күрәсез, барыбер җавап тотачак андыйлар. Бу Колшарипов, Хисаметдинова, Иделбаевларга җитди кисәтү.

кем: татр улы кайдан: татар иле
02.03.2010 09:35
Нинди диннән, нинди милләттән булуына карамастан:башкаларны җәберләргә, туган иленнән куарга, үтереп юкка чыгарырга тотынган вәхши, тиешле җәзасын алсын!
     
текст зурлыгы - +