киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Өч көнгә – өч каршылык чарасы

“Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев
01.03.2010

Соңгы көннәрдә Уфада бер-бер артлы өч каршылык чарасы узды. 26 февраль Башкортстанның кеше хокуклары өчен хәрәкәте башлыгы Альмира Жукованы яклап узса, икенче каршылык чарасы 27 февраль башкала мэриясе каршында үтте. Өченче исә Конгресс-холл каршындагы мәйданда булды.

Беренчесе республика прокуратурасы каршындагы Дзержинский һәйкәле янында узды. Аны Сул Фронт һәм Автоном хәрәкәт оешмалары үткәрде. Пикетта катнашучылар “Альмира Жуковадан кулыңны ал!”, “Бар кешене дә атып бетерә алмассыз” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр тоткан иде. Әлеге чара Альмира Жуковага булган һөҗүм уңаеннан оештырылган. Ә ул һөҗүм турында Альмира Жукова шуларны сөйләде:

“Мин элекке Уфа машиналар төзәтү заводына рейдер һөҗүм уңаеннан аларны яклау чаралары башлаган идем. Рейдер һөҗүм белән түрә балалары шөгыльләнә. Алар Уфаның Ленин районы мәхкәмәсенең элекке казые Салават Вәлиуллин һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту департаменты башлыгы генерал-майор Виталий Мартыновларның уллары. Алар менә инде берничә ел бу бинаны кулга төшерергә тырыша. Без мәхкәмә аша аларны җиңүгә ирешкән идек, ләкин алар аны кабат тартып алды. Анда алар көч кулланып, бер кешене тукмадылар. Без милиция чакырттык, алар аны яклау урынына алып китеп ябып куйды. Мин аның язмышы белән кызыксына башлагач, машинамны күзәтә башладылар. Алар рейдер һөҗүм белән килгән машиналар иде. Мин аларның номерларын да язып алган идем. Мин күзәтүләре турында прокуратурага хәбәр иттем, күзәтү дәвам иткәч, тикшерү бүлегенә кереп хәбәр иттем. Аннан чыккач миңа ата башладылар. Мин тиз арада милициягә хәбәр иттем. Әлеге түрә балаларының башка мутлыклары турында да дәлилләр бар”, диде ул.

Икенче каршылык чарасы 27 февраль башкала мэриясе каршында узды. Анда 50гә якын кеше катнашты. Алар Конституция хокукларын яклап урамга чыккан. “Хәрбиләргә - лаеклы пенсия!”, “Коммуналкаларны бетерик!”, “Мәхкәмәләр тиешле дәрәҗәдә эшләми!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр тотып тордылар. Чараны оештыручы “Яблоко” хәрәкәтенең республика бүлекчәсе башлыгы Сергей Наумкин пикетның максаты - хәрби пенсионерларны яклау дип белдерде.

Өченче каршылык чарасы Конгресс-холл каршындагы мәйданда узды. Ул 27 февраль узарга тиеш булса да, аны 28енә күчергәннәр булып чыкты. Сәбәбе оештыручыларның төгәлсезлегенә бәйле. Эш шунда, пикетта 300-500 кеше катнашачак дип күрсәтелгән булган. Хакимият аны төгәлләүне сораган. Шуңа оештыручылар каршылык чарасында катнашучылар саны 500 булачак дип рөхсәт алуга ирешкән.

Ләкин, шулай булуга карамастан, анда йөзгә якын гына кеше катнашты. Пикет алдыннан милиция белән берникадәр каршылык булып алды. Милиция яшьләрне тимер киртә белән уратылып алган махсус урынга кертергә тырышып караган иде. Ләкин бер өлеш яшьләр моңа каршы чыкты, аларга калганнар да иярде, нәтиҗәдә, милициягә бу таләбеннән чигенергә туры килде. Пикет “Федераль үзәк һәм субъектлар арасында федерализмны тергезик!” дигән шигарь астында үтте. Анда төп чыгышны “Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев ясады.

“Бүгенге федераль үзәк җитәкчеләре республикаларны өлкәләр белән тигезләргә уйлыйлар. Аларның төп максаты - әкренләп милли республикаларны бетерү. Без моңа кискен каршы чыгабыз, чөнки бу безнең конституция хокукларыбыз. Без үз республикабызда, үз президентыбыз белән яшәргә телибез. Республикабызның дәүләт атрибутларын да югалтырга җыенмыйбыз. Шулай ук Татарстан үрнәгендә федераль үзәк белән килешү төзергә ирешергә тиешбез. Һәм соңгы таләп, ул да булса, салымнар мәсьәләсе. Без яртыга-ярты, ягъни, ярты керемне федераль үзәккә, калган яртысын республикада калдыруны таләп итәбез! Без шушы хокукларыбыз үтәлгәнче каршылык чараларын дәвам итәчәкбез”, диде Агишев.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фидрат кайдан: Кумертау
14.03.2010 00:02
Ирек Агишев куркак, бер башкырт миллятчесе ул, юк бар уйзырма ла сойляп татар угрозасы тип йороуче бер буш кувык. Кулынан бер ни килмагач кукбуре ойоренда йомошсы булып йорей

кем: Уфа татары кайдан: Уфадан
02.03.2010 21:17
Башкортларнын суверинететны яклауы анлашыла, а татар оешмалары анда ни эшли? Бу сатылу мы, ялгышу мы? Мин узем дэ башкорт оешмалары белэн пикетка чыгарга риза эммэ алар тигезлекне якласа, бу башкорт оешмалары Башкорстанда татар теленэ дэулэт статусын яклап чыксалар!

кем: Самат кайдан: Зәй
01.03.2010 21:09
Максатлары - гадел, фикерләре, таләпләре урынлы. Шулай булгач, хупларга һәм бердәмлек белән җиңүгә кадәр барсыннар иде, Ходай тәвәкәллек бирсен иде! дип телисе килә. Әгәр инде Россия карательләре хокук таләп итүчә, изге юл белән баручы шушындый алдынгы затларны бастырырга, эзәрлекләргә, җәза кулланырга җөрьәт итәләр икән, империянең хәлләре хөрти, тамырлары черек дигән сүз...
     
текст зурлыгы - +