киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Кара исемлек”тәгеләр сәләфи булуын кире кага

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
02.03.2010

Бу көннәрдә Татарстан мәчетләрендә республикадагы берничә мөселман уку йортлары, дини руханиларны сәләфилектә гаепләгән аналитик белешмәлек таратылды. Төрле радикал дин агымнарының республикага үтеп керү мәсьәләсе инде күптән күтәрелә. Хәтта рәсми Татарстан мөфтияте җитәкчеләр бакчасына да “таш атыла”.

Аналитик белешмәлектә сәләфилек агымының республикага 1992-нче елдан ук үтеп керүе әйтелә. Ягъни мәчет, мәдрәсәләр төзелешенә финанс ярдәм күрсәткән кайбер чит ил фондлары үз дини агымын да алып кергән булып чыга.

“Әлеге агым Русия мөселман тәртипләрен кире кагып, дәүләт нигезе буларак шәригатьне кертергә тели”, диелә әлеге белешмәлектә.

Анда Татарстанда сәләфилек хәрәкәтенә караган кешеләрнең һәм уку йортларның исемнәре дә китерелә. Алар арасында Русия ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Әлмәт ислам мәдрәсәсе, республикадагы берничә мәчет имамнары, мөселман руханилары бар. Исеме искә алынганнарның берсе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дин эшләре мөфти урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов әйтүенчә, әлеге белешмәлек дин системасын җимерү өчен эшләнгән.

“Аны кем язганын да белмибез, хәтта мәхкәмәгә дә шикаять итеп булмый. Идарә диелгән, әмма алар бит бик күп”, ди ул.

Аның фикеренчә, республикада дини укыту, мәчетләр үсеше, белемле имамнарның артуы кайбер көчләргә ошап бетми.

“Алар кайбер фондларга хезмәт итәләр. Татарстанда элек-электән үк бу өлкәдә тынычлык сакланып килде. Үзебезнең тамырыбызга кайту өлкәсендә никадәр эш эшләнде, боларның берсе дә күренми. Террорчылар, үтерүчеләр дип әйтүләре бик рәнҗетә”, ди ул.

Сәләфиләр проблемы һаман да кала

Шул ук вакытта моннан 4 ел элек, ул чакта әле Татарстан министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, тарих фәннәре докторы Ринат Нәбиев әлеге проблема турында белешмәлек тә язган иде. Һәм ул әлеге проблем һаман да кала дигән фикердә.

“Мин аны III нче мөселманнар корылтае алдыннан 2006-нчы елны язган идем. Ул уйлап чыгарылган әйбер түгел, ә анализ нигезендә эшләнде. Бу чорда ук безнең традициягә туры килмәгән агымнар булуы сизелде, чөнки вәкилләре бар иде. III корылтайда моңа каршы көрәш өчен төрле юлларны эзләү бурычын куйдык. Дин эшләре шурасы ул мәсьәләне ныклап өйрәнә һәм эшләп тора иде. Шул нигездән чыгып без үз фикерләребезне Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановка җиткердек”, ди ул.

Нәбиев якын көннәрдә таратылган белешмәлек тә аның сүзенә дәлил булуын әйтә.

“Мөхәммәдия”дә сәләфиләрнең булуы мөмкин түгел

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт Габдуллин әлеге белешмәлектәге мәгълүматлар өлешчә генә дөреслеккә туры килә дип саный.

“Безнең мәдрәсәне бу исемлеккә кертү ул бөтенләй урынсыз һәм нигезсез. Киресенчә безне сәләфиләр: “Менә сез дөрес укытмыйсыз”, дип сүгәләр. Чөнки без Хәнәфи мәзһәбен укыту өчен бөтен көчне куябыз. Шуңа тәнкыйтькә тоталар инде үзебезне. Хәзергә бу бердән-бер традицион мәдрәсә булып кала”, ди ул.

Аныңча, Русия ислам университетында элекке укучылар чыгып бетмичә әле аның әһәңе калачак дигән фикердә.

“Чөнки уку йорты җитәкчелеге алмашынганга бик аз вакыт узды. Әлбәттә хәзер ректор Рафикъ Мөхәммәтшин безнең мәдрәсәдән укытучылар чакырды. Нәкъ шул сәләфиләрне “юк итү” өчен алар шунда күчте дә инде”, ди ул.

Габдуллин сүзләренчә, белешмәлектә әйтелгәнчә, Кама аръягы, аерым алганда Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә сәләфиләрнең булуы күптәннән мәгълүм.

“Белешмәлектә китерелгәннәрнең барысы да дөрес түгел дип әйтмибез. Әмма моның нинди фикерләргә карап шулай төзелүе кызык”, ди ул.

Мөхәммәдия шәкертләренең чит илдә укып кайту турындагы сүзләрнең дә Габдуллин дөреслеккә туры килмәвен әйтә.

“Барлык кирәкле белемне алар безнең мәдрәсәдә ала. Элегрәк тә, хәзер дә чит илгә укырга барганнары юк”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ураллы
02.03.2010 13:30
Дин кардэштэр!
Беззен бит бик бай рухи мирасыбыз, революцияга тиклем сыгарылган ис киткес шэп китаптарыбыз бар, уз программалары булган. Торло дин, торло миллэт мохитендэ нисек hыйышып йэшэу, мосолман булып калыу нигезендэ язылган ул китаптар. Шуны замансага hалып укытаhы гына бит инде.
Единая программа кэрэк дин укытыуза, hэм бэхэстэрзэ hунгы ноктэ куйыр узебеззен дини эксперт узэге кэрэк.
Ни осон "светский" эксперттар сыгарган заключение нигезендэ генэ хокомдэр сыгарыла? Сонки улар эйткэнде кире кагырлык, йэ тозэтерлек эксперттар юк, йэ улар калтырашып тошоп, уз тиреhен hаклай.
Сак кына икенсерэк икэн, вакытында тозэтеу зэ етэ бит, нигэ уны тормэгэ алып барып еткерергэ?
Эле кеше нисек булдыра ала, шулай ойрэнэ динде. Йэштэр шунан берэй "учитель" кулына элэгэ лэ, шуга ышанып йорой бирэ. Э кем эйтэ ала кайза дорос, кайза тугел икэнде? Кайзан белэ ала егеттэр нисек тейешле икэнде?
Дин олкэhендэ турэ булып йороусе бэгзелэрзен абруйы тубэн, улар тураhында тырышып-тырышып (доросмо-тугелме) гайбэт тараталар. Шуга кеше ситтэн укытыусы эзлэй башлай.
Унан, берэузен дин тэртибе икенсерэк икэн, башлана ошаклашыу, ус алыу. Хак мосолман шулай итергэ тейешме? Янылышлыктары бар икэн, сабырлык менэн галимдарыбыз калдырган китаптарга hылтанма яhап, тозэтергэ тырышырга кэрэк. Уларзан нигэ халык дошмандары яhарга?
Кэрэк, бик кэрэк нигез булып торган китаптар! Хэнэфи мэзхэб бит эле килеп сыкмаган. Ни осон безгэ ситтэн ойрэнергэ - доросон эйткэндэ, революцияга тиклем ук Идель-Урал буйы мосолмандары бик мэгрифэтле, алга киткэн булган, гэрэптэр уззэре быны таныган.Улар 100 йыл буйынса ла шул кимэлде узып китэ алмаган.
Рэсэй ысынлап та дин-ара татыулык хоком хороуен, экстремизмга юлды ябырга телэй икэн - булhендэр акса Фэндэр Академияларында 20-се гасыр башынан hаман да яткан тау-тау дини, гилми китаптарыбызы кириллица менэн сыгарырга!

кем: Акчура кайдан: ТР
02.03.2010 10:59
Мене жемегать, берлешунен(дини назарият) кирек икенене тагын бер делил.Ул моселманнарнын ирекле сайлау тертибенде булырга тиеш.Шулай булса гына,без бу зур басымнарга каршы тора алачакбыз.
Дин хокуметтен аерылган дип исепленседе,Россия хокумете Парижда православный храм салу очен бик зур акчага урын(зданиесе белен) сатып алды.Башка диннер очен шулай акча бирерлерме икен,ай-хай...Дин эхеллере бу хакта узлеренен сузлерен эйтерге тиештер дип уйлыйм.Эгерде инде Хелил эфендегече "мин мечеткейорим,намазымны укыйм,берлешу ник кирек" дип уйласак,иртеге йори торган мечетебезнеде берер ярлык табып ябып куярга момкин,эмма ул вакытта сон булыр шул.Берлешеп кене динебезне,миллетне саклап кала алырбыз,АЛЛАбирсе.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
02.03.2010 00:18
Бу "белешмә"не органнар язганлыгына бернинди дә шик юк. ФСБ башта төрле ялалар ягып, гади мөселманнарны утыртты, аннан милләтчеләргә чират җитте, хәзер рәсми дин әһелләренә тотындылар. Мин мондый сценарий буласын берничә ел элек әйткән идем инде, чөнки бу империягә татарның, мөселманнарның берниндие дә кирәкми. Мөселманнарны башта фундаменталистлар дип гаепләделәр, аннан - ваххабитлар, террористлар дип ябырылдылар, хизбу-тахрир, нурчылар да читтә калмады, хәзер бу карталар уйнамагач, бездә булмаган "сәләфи"ләрне уйлап таптылар. Монда органнар язган сценарий буенча бер-береңне сәләфилектә гаепләп утырырга кирәкми, ә ислам диненә туктаусыз һөҗүм итүләре өчен аларның үзләрен гаепләргә кирәк! Менә нәрсәләр турында сөйләшергә кирәк иде узган корылтайда, ә алар "вәс-вәс" килеп, бит сыпырып кайтып киттеләр. Империя тарафыннан динебезгә карата барган бу һөҗүмнәрне бергәләп кире каксак һәм бер-беребезне күмәкләп якласак кына, бу карагруһлар бераз чигенеп торачак, юк икән - берәм-берәм сытып китәчәкләр! Аң булыгыз, агайлар!
җавап

кем: tatarblog.com кайдан: Казан
02.03.2010 02:13
Фәүзия апа, дөрес әйтмисең, гафу ит инде, дөрес әйтмисең җаныкаем. Руханиләргә сүз тидерергә ярамый.
җавап

кем: Динә кайдан: Казан
02.03.2010 22:41
Тел тидерергә бик ярый. Аларны халык сайламады. Шәймиев куйды.
җавап

кем: Керпе кайдан: Чаллы
02.03.2010 12:10
Ничек инде "сүз тидерергә ярамый"? Әллә безнең сүз иреге юкмы? Кем булса да, әгәр дөрес юлдан атламый икән, аны шул юлдан хаклыкка чыгару безнең өстә бурыч була!! Бигрәк тә дини өлкәдә.
Электән үк, татарның нинди булганын белә торып, аны бүлгәләргә, аннан өстен булырга теләгәннәр...һәм шул һаман да дәвам итә. Милли үзенчәлекне таптап, дини үзенчәлекне бетереп, җирлегебездән "чимал гына суыру" кирәк. Шуңа да китереп чыгаралар инде төрле "балталар". Ул "балталар" белән ничек телиләр, шулай яргалыйлар.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

“Кара исемлек”тәгеләр сәләфи булуын кире кага