киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

башкортстан

Татар җәмәгатьчелек оешмалары шурасы утырышы узды

03.03.2010

Анда 28 февраль үткән каршылык чарасындагы эшчәнлек тикшерелде. Федерализмны яклап үткән ул чараны башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы башлангычында төзелә башлаган Җәмәгатьчелек хокук яклау комитеты оештырган иде.Ул комитетка татар оешмалары вәкилләре дә керү сәбәпле, пикетта татарлар да катнашты.

Аларның саны бер дистәгә дә тулмаса да, бу утырышта шактый кызу тикшерелде. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин татар оешмалары вәкилләренә ул Җәмәгатьчелек хокук яклау оешмасына кермәскә һәм алар уздырган уртак чараларда катнашмаска чакырган иде.

Шулай булуга карамастан, татар вәкилләре чарада катнашты һәм хәтта бер кеше чыгыш та ясаган иде. Ул татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов. Мәҗит Хуҗин Вил Латыйпов һәм чарада катнашучыларга тәнкыйть яудырды.

“Күк бүре” оешмасы уздырган каршылык чараларын башкортларның бар оешмалары да хупламый. Бөтендөнья башкортлары конгрессы, Ак тирмә, Урал башкорт халык үзәге кебек абруйлы оешмалар түгел, хәтта ул чарада Башкорт яшьләре иттифагы да катнашмады. Ә сез аерым бер төркемнең хакимияткә килү өчен үткәргән чарасында “массовка” булып катнашасыз. Әгәр дә Вил Латыйпов анда “Татар теленә - дәүләт теле статусы” дигән шигарь күтәреп торса, мин бер сүз дә әйтмәс идем. Башкортлар безнең проблемаларны аңламый һәм аңларга да теләми. Без ул чараларда үз мәнфәгатьләребезне күтәрү хокукына ия булсак кына катнашачакбыз”, диде ул.

Вил Латыйпов исә федерализмны яклау барысыннан да мөһимрәк дип саный. “Без татар халкының яртысын югалтсак та, ул федерализмны югалту янында вак мәсьәлә. Чөнки федерализмны югалту ул милли республикаларыбызны, телебезне югалту. Монда зуррак дәрәҗәдә уйларга кирәк”.


Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Безгә Башкортстандагы федерализм бер нәрсә дә бирмәде. Әгәр без Чиләбе яки Оренбурда яшәсәк, күпкә яхшырак яшәр идек. Без бөтен әйберне югалттык, мәдәниятне, телне, мәгарифне. Башкорт оешмалары вәкилләре безнең проблемаларны аңлап, чараларда алар да күтәрелгән очракта гына уртак чаралар уздыру турында сүз була ала. Шулай да башкорт оешмалары белән бергә эшләргә кирәк. Уртак тел табу юлларын табарга кирәк”.

Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Лилия Хөсәенова башкортлар күбрәк хакимият ресурслары белән файдалана, чынлыкта аларның көче безнекеннән азрак дип исәпли.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге лидеры Илнур Гарифуллин: “Без каршылык чарасында халык төркемен күбәйтеп тордык. Без ул чарада “алмаш акча” гына булдык. Икенче юлы анда үз шигарьләребез белән чыгачакбыз. Рөхсәт итмиләр икән, анда катнашуның кирәге юк”, диде.

Җыелыш ахырында “Күк бүре” оешмасы җитәкчеләре белән уртак утырыш уздырырга, анда каршылык чараларында татар мәнфәгатьләрен дә күтәрү мәсьәләсен карарга килешенде.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: кушнариннар кайдан: уралсызга
06.03.2010 22:19
"Татарстанга барып йэшэп, миллэтенэ хезмэт ит, налогынды шунда тулэ!"

Провакатор, нәрсә сѳйләгәнеңне колагың ишетсен! Син мине Казанга куасың мени, юньсез? Мин үз илемдә икәнен белмисең мени, ә-ә-ә белергә теләмисең мени? Урыс әйтмешли: это уже твои проблемы!
Син, юньсезгә эйтим әле, аңламасаң да : Карабахта әрмән белән азербайджан менә шулай талашып башлады Карабах трагедиясен; Преднестровия белән Молдова арасында бәрелеш молдован телен бүтән халыкларга кѳчләп таккан ѳчен башланды!
Уралсыз, аңла бер нәрсәне: бары тик халыкларның реаль тигезлеге – беренчел, калган барлык нәрсә - икенче!!! Бүтән юл юк, бүтән юл тупик!

кем: ураллы кайдан: зирэккэ
06.03.2010 22:04
Башкорттон мэкэле бар: Алйот ендем тиер, акыллы куйзым тиер.

hин енден. Сдаюсь
җавап

кем: Зирәк кайдан: Ураллыга
07.03.2010 08:31
Татарда күтле - киреле сөйләүче, сантый нахалларга "үзеңне - үзең бел, ләүкәдән төш” диләр.

кем: ураллы кайдан: зирэккэ
06.03.2010 19:01
Мин анламаным - hез кэлтэнен койрого-ние менэн ботоуен телэйгезме?
Вообще, башкортка кэлтэ койрогонон кэрэге юк ине. Яратагыз за инде "казанская сирота" булып кыланырга...
Республикалар ботhэ, Уфа татары гына имен калыр инде былай...Ул татар мэктэптэре артып китер, ул гэзит-журналдарыгыз. Элеге кеуек губерна бюджетынан балалар осон дэ, йэштэр осон дэ, ололар осон дэ гэзит-журнал, китаптар сыгарып торорзар шул. Эйе, ин шэп театр за тозоп бирерзэр. Х.б. Элегерэк язгайным инде хеззе был олкэлэ нисек "обижать" иткэндэрен.
җавап

кем: Зирәк кайдан: Ураллыга
06.03.2010 19:57
Республикагыз бетүгә таба бара инде, күрмисезмени? Диваевыгызны алып ордылар, Мәскәүнекен китереп куйдылар, прокурорны... һ.б. ипләп кенә алыштырып бетереп баралар. А то республиканы приватизировать иттегез бит. Татар халкы китергән байлыктан үзегезгә татар халкыннан "Башкорт яшләре театры" төзеттегез, “Нур” театрын татар төзучеләре татар халкы керткән байлыкка төзеделәр. Причем монда башкортлар? Әле сез татарларның иҗдевениесендә.
Сезнең милләтчел властыгызны әллә кайчан инде алыштырырга вакыт.
Республиканы бетерсәләр елап йөрмәбез, имүчеләр саны берәүгә кимер.
җавап

кем: ураллы кайдан: зирэккэ
06.03.2010 21:14
Без hинэн асраузы hораган юк. Татарстанга барып йэшэп, миллэтенэ хезмэт ит, налогынды шунда тулэ!

Э республикалар ботоугэ китхэ, бер узе генэ ботмэй бит инде ул. Ботэhе бергэ ботэ.
Беззекенэ иламаган кеуек hеззекенэ без иламабыз.


Яззым да, рэхэтлэнеп колоп алдым. Вообще, бында весёлый кешелэр йыйылган.

Бер эбей менэн бабай hыуга кем бара тип эрлэшкэн дэ, кем беренсе булып hуз эйтэ, шул бара тип килешкэн ти. Ойзэренэ ингэн кешелэр эйберзэрен алып сыккан, эт инеп, ауыззарын ялаган. Тик ултыралар ти упайып.
Ауыл старостаhы килеп, былар улгэн, кумэбез, тип кабер янына килтергэс, бабай, мин тере, тип кыскырган имеш. Шунда бисэhе лэ кыскырып ебэргэн:
- hин беренсе hойлэштен, hыуга hин бараhын, тип.

Башкорт менэн татарзын акыллылары донъяhын талаттырып, ауызын эттэн ялаттырып, кабергэ апаргансы шулай тискэрелэнеп ултырыр тип уйламайым.
җавап

кем: Зирәк кайдан: Ураллыга
06.03.2010 21:39
“Башкорт менэн татарзын акыллылары донъяhын талаттырып, ауызын эттэн ялаттырып, кабергэ апаргансы шулай тискэрелэнеп ултырыр тип уйламайым.” – дип әйткәнсең.
Бу сүзең белән килешергә була, әгәр сез “чабатагызны “ алып түр башыннан төшсәгез. Дуслаштырганның да, талаштырганның да агып чыккан җире бер - кемгәдер күбрәк (или бөтенесе дә) кирәк.
Татарстан дигәннән, авызыңның кырыен сөрт, Ирәндек буйларына разведкага барып кайт, шалашларыгыз исәнме, идәне булмаса идән җәй, чормасын яп, кирәк булып куймасын.

кем: Зирәк кайдан: Уфа
06.03.2010 17:26
Кәлтә еланы феномены.
Биология фәненнән билгеле, кәлтә еланының коерыгыннан берәр ерткыч эләктереп алса, ул коерыгын ычкындырып дошманыннан кача. Әммә исән кала.
Шушы феноменны кайссы берәүләр татар милли хәрәкәтенә кулланырга уйлый.
Шуңа карата бер караш:
1. Имеш Татарстан һәм Башкортстан бердәмлеге.
Бу ялгышлык кына түгел, бу тормыш сабакларын инкар итү, тарихи чынбарлыкны белмәү, анализламау. Бу бердәмлек “кажущийся”. Башкортларга тулы канлы республика ясар өчен милли пропорциясе җитми. Менә шушы фактор аларны татар орбитасыннан ерак җибәрми. Әйе, алар атларга атланып Казанга барып ВИДИМОСТЬ ясап кайталар. Алар Уфа һәм Казан бергә дигән тезисассызыклыйлар, әммә бу очракта Башкортстанда яшәгән татарларының проблемалары сытылып кала. Башкортларның фикеренчә – шушы бердәмлек өчен Башкортстанда яшәгән татарларны Казан башкорт ихтияҗларына сарыф итәргә тиеш.
2. Имеш Татарстан һәм Башкортстан рус империясенә бердәм каршы тора.
Федератив договорны раслаганда Башкортстан ни кыланды, Мортаза Россиянең республика башлыклары белән челночный очрашулар оештырып, мондый федератив договорны раслауда инициатры булып кыланды. Татарстан һәм Ичкерия имза куймадылар. Башкортлар үзләренең Россиягә кергән датасын бәйрәм итә.
Татарстан үзенең активлыгын арттырса, мондагы башкырт этнократиясе Россия президентына җалоба яза.
Башкортларның мондый кылануларын “Зависть һәм ненависть всему татарскому” дип кенә бәһәләп була. Бердәмлек аларга үз позицияләрен көчәйтү өчен генә кирәк.
3. Татар оешмаларына башкорт оешмалары белән бердәм акцияләр үткәрү - Татарстанга ярдәм.
Нинди ярдәм турында сүз барырга мөмкин. Татар оешмалары Башкортстанда “определяющий” фактор булган сыйфатларын югалтып бетереп бара. Моның сәбәбе – татар хәрәкәтендә барчасыннан өстен торган милли концепсия юк. Һәрбер әтрәгәдәм үзенең сантый идеясы белән бөтен милли хәрәкәтне дер селкетә ала. Башкорт этнократларының явызлыкларына каршы торырлык платформа күренми. “Бер дистәгәдә тулмаган татарларның” башкыртлар арасында танау тартып басып торуы Татарстанга ярдәмме?
4. Татар оешмалары башкырт этнократларының коерыгына ябыша.
Башкортларның пикетларында катнашудан, хәттә татар теленә дәүләт теле статусы сорап булсын ди, нинди нәтиҗә көтәргә була аннан?
Бернинди дңә, чөнки сезне башкортлардан аермаслар, шулай ук андый пикетларга чыгучылар дистәдән артмас. Чөнки шәһәр һәм поселокларагы татар халкында, бигрәк тә 20 яшкә кадәрләрендә башкыртлыкка күрәлмаучылык көннән көн арта. Олы яштәгеләр башкортның ГЕГЕМОН булырга теләген инде әллә кайчан аңладылар.
Башкорт пикетларында катнашуны үз халкыңның башын ботау дип кенә бәяли алам. Башкырт анда үзләренә БЕР НӘРСӘ БЕЛӘН ДӘ ЧИКЛӘНМӘГӘН ВЛАСТЬ ТАЛӘП ИТКӘНДӘ, сез нәрсә таләп итәсез инде?
Мондый эшләр ЯКЫН КИЛӘЧӘКТӘ татар оешмаларын юкка чыгуына гына китерәчәк. Башкортстан дигән территорядә яшәгән татарларны кәтә еланы коерыгына тиңләү – бу үз халкыңа җинәят.


кем: ураллы
06.03.2010 09:10
Татар югалмас. Э федерализм ботhэ, татар за, башкорт та ботэсэк. Быныhы xак. Яртыhы ла калмаясак.
Татар ботоуен телэмэйбез. Йунлелэрегез зэ куп. Йэшэгез. (улыбающийся смайлик)

кем: Татар кайдан: Агидел буеннан
04.03.2010 19:10
Федерализм башкыртча - татар телен бетерү, алар Рәсәй белән вечно бергә эшлиләр бу юлда, әләге вакытта вакытлыча килеп чыккан кыенлыкларыннан чыгарга ярдәм сорыйларлар, шул гына.
Бу бәндә ярты татарны (Башкортстандагыларын) югалтуга да риза булгач үзеннән башласын иде, әйләнсен башкыртка, ә ник татарлар тирәсендә йөрергә?
Ул вакытта вообще татар проблемаларын күтәрергә кирәкмидер дә?
Татар оешмаларын башкыртныкына кушарга да, вәссәләм?
Әгәр башкыртларның "Күк бүре" җәмгыяте коерык болгап йөри икән, башкыртларның татар теленә карата фикерләре үзгәрү түгел, фәкать татарлар арасында ызгыш, талаш тудыру. Димәк эшләре уңган. Молодцы, башкыртлар.

кем: кушнариннар кайдан: рб
04.03.2010 18:02
“Без татар халкының яртысын югалтсак та, ул федерализмны югалту янында вак мәсьәлә."
Жирангеч фикер!
җавап

кем: Вахит кайдан: Аскын
19.03.2010 16:57
БАРЫГЫЗГА ДА!

Күзәткәнегез бар микән: көтү кайтканда ыбыр-чыбыр кәҗә тәкәләре алдан теркелди, ә көчле дә, зур да үгезләр, аларга ияргән кебек, арттан кайта.Кешеләр арасында да шул күзәтелә: Башкыртстанның ыбыр-чыбыр вак милләте ТАТАРЛАРНЫ иярчен итеп кенә санаган кебек, милли җәһәттән алдан чапмакчы булып маташа. Татарларны наданга санамакчылар!.. Ләкин шуны да белергә кирәк: ҮГЕЗЛӘР кәҗә тәкәләренең сасысын иснәмәү өчен, еш кына шул тәкәләрне көчле мөгезләренә элеп, пыран-заран туздыралар. Башкыртстанда шундый вәзгыять якынлаша кебек... Сасыга күнекмәскә кирәк, татарлар. Үзегез дә сасырсыз. Кәҗә тәкәләре әрсез булалар алар!..

кем: Мансур кайдан: Оренбурдан
04.03.2010 11:51
"каршылык чараларында татар мәнфәгатьләрен дә күтәрү мәсьәләсен карарга килешенде." Бу фикер белән тулысынча килешәм . Якынаю нәкъ әнә шулай "ике яклап" хәрәкәт итеп кенә алып барылырга тиеш. Башкортстандагы милләттәшләребезне көрәш күп нәрсәләргә өйрәткәндер шул инде.
     
текст зурлыгы - +

башкортстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile