киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Дәүләт киңәшчесе Кирмәндә эшләячәк

12.03.2010

12 мартта Татарстан Дәүләт шурасының пленар утырышында Миңтимер Шәймиевнең киләчәк вазыйфасын һәм эшчәнлеген билгеләүче канун кабул ителде. 25 мартта Рөстәм Миңнехановның президент буларак бирәчәк ант текстына үзгәреш кертелде.

Дәүләт шурасының пленар утырышы яңа президентның 25 мартта булачак эшкә керешү йоласына кадәр үткән соңгы җыелыш иде. Минтимер Шәймиев президент булып эшләгән чорда үтүче соңгы парламент җыелышында Татарстан җитәкчесе үзе катнашмады.

Инаугурация дип атала торган парламент утырышы 25 мартта ничек үтәчәк соң? Яңа президент тантаналы рәвештә депутатлар, чакырылган кунаклар алдында ант итәчәк, шуннан соң ул Татарстаның илбашы буларак эшкә тотыначак. Менә шушы тантанага кадәр хәл ителәсе мәсьәләләр, кабул ителәсе кануннар шактый булып чыкты. Әлбәттә, шуларның иң җитдие – конституциягә үзгәреш кертеп, президент антының текстын тулыландыру.

Рөстәм Миңнеханов 25 мартта халык алдында ант биргәндә Миңтимер Шәймиев ант иткәнгә караганда, берничә сүзгә күбрәк әйтәчәк. Ул Татарстан конституциясен генә түгел, ә Русия конституциясен һәм кануннарын үтәргә ант бирәчәк.

Республика президенты Татарстанда федераль хакимият структураларының эшчәнлеген дә билгели һәм бәяли. Депутатлар ант сүзенә менә шундый өстәмә керттеләр. Русия кануннарының үтәлешен "бисмилла" урынына кабатламасаң, хәзер башкача ярамый.

Икенче бер канун проектын тикшерү депутатларда гына түгел, киң җәмәгатьчелектә дә зур кызыксыну уятты. 1106-4 санлы Татарстан кануны проекты “Татарстан республикасы дәүләт киңәшчесе турында” дип атала. Бу канун бары тик бер генә кешенең эшчәнлегенә багышлана. “Дәүләт киңәшчесе вазыйфасына беренче Татарстан республикасы президенты вәкаләтләрен үтәүне туктаткан зат билгеләнеп куела”, диелә шушы проектның беренче маддәсенең икенче пунктында.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга президент вазыйфасына керешү һәм дәүләт киңәшчесе турындагы кануннарны берьюлы тикшерергә тәкъдим итте.

Парламентның комитет рәисе Шакир Яһүдин ант тексты турында проектны керткәннән соң, Дәүләт шурасының элекке сәркатибе Валентина Липужина Миңтимер Шәймиев өчен язылган канун проекты белән таныштырды.

Дәүләт киңәшчесе вазыйфасы Татарстан президенты булып эшләгән шәхеснең тәҗрибәсен, белемен республика үсеше өчен куллану максатында кертелә. Аны яңа президент тәкъдим итә һәм дәүләт шурасы раслый. Әгәр дә аңа тантаналы рәвештә эштән китәргә кирәк булса, ул дәүләт киңәшчесенең шәхси гаризасы нигезендә президент тәкъдиме белән Дәүләт шурасы тарафыннан азат ителә.
Әлеге вазыйфа түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.

Аның төп бурычлары – хакимият органнарына нәтиҗәле эшләргә ярдәм итү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, кануннарны камилләштерү, идарә итү системасын үстерү өчен тәкъдимнәр әзерләү, федераль һәм республика хакимият органнарының мөрәҗәгате буенча аерым бурычларны үтәү. Ягъни дәүләт киңәшчесенә Татарстан һәм федераль башкарма хакимият исеменнән мөһим эшләр кушылачак, аңа төрле катлаулы халыкара мәсьәләләрне чишүдә катнашырга да туры киләчәк.

Миңтимер Шәймиев башкарачак бу вазыйфада татар халкы белән турыдан-туры бәйле мөһим бурычлар да күрсәтелә. Канун проектында язылганча, ул милли әдәбиятны, телне үстерү, татарларның үзенчәлекләрен саклап калу, шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүче татарларның һәм республикада яшәүче башка халыкларның да мәнфәгатьләрен кайгырту белән шөгыльләнәчәк.

Шулай булгач, Миңтимер Шәймиевнең киләчәк эшчәнлеге Болгар һәм Зөя музей-тыюлыкларын гына тергезү белән генә чикләнмичә, гомумән татар милләтен яклауга юнәлдереләчәк. Дәүләт киңәшчесенә төрле рәсми оешмаларга мөрәҗәгать итү, канун чыгарырга тәкъдим итү хокуклары һәм башка мөмкинлекләр бирелә. Аның секретариаты президент аппараты хезмәткәрләре белән беррәттән эшлиячәк. Киңәшченең хезмәт урыны Казан шәһәренең Кремле дип билгеләнгән.

Тагын да бер хикмәтле үзенчәлекне әйтергә кирәк. Татарстанның дәүләт киңәшчесе рәсми чараларда протокол буенча республика президентыннан соңгы урында булырга тиеш. Ягъни ул хөкүмәт, парламент җитәкчесеннән мөһимрәк, хөрмәтлерәк урынны билгели. Канунны тикшерүдә коммунистлар фиркасе вәкиле Рафаэл Нуретдинов чыгыш ясап, бу проектка үз фиркасенең каршы тавыш бирәчәген әйтте. Чөнки дәүләт киңәшчесе турындагы канун башка зур үзгәрешләр, бюджет кәгазьләренә төзәтүләр китереп чыгарырга мөмкин, диде ул.

“Бердәм Русия” фиркасе вәкиле Марат Хәйруллин дәүләт киңәшчесе турында канунның халыкны тынычландырачагын, Миңтимер Шәймиевнең тәҗрибәсе һәм федераль оешмаларындагы абруе Татарстанга ярдәм итәчәген әйтте. Төштән соң, бу канун икенче укылышта тикшерелде. Аны гамәлгә кертү өчен конституциягә дә төзәтүләр кирәк була. Чөнки президент һәм дәүләт шурасы моңа кадәр дәүләт киңәшчесен билгеләргә хокуклы түгел иде.

Бу шактый четерекле һәм хикмәтле канун төрле карашлар, бәлки бәхәсләр китереп чыгарачак. Миңтимер Шәймиев тә Сингапурдагы Ле Куань Ю, яки Кытайдагы Дэн Сяо Пин кебек гайре рәсми остазлар сыйфатында гамәлдәге хакимияткә ярдәм итеп торачак дигән тәэсир кала.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Кемдер кайдан: Каяндыр
16.03.2010 16:20
Монда Шэймиевны тэнкитлэгэн булалар,кайсыгыз татарлар очен анын кадэр кылганы булды((
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
16.03.2010 22:40
Минемчэ, шундый сорау биру узе бик зур итэгатсезлек. Казанда наместник берэу генэ, шуна курэ башка татар анда була да алмады. Икенчедэн, менэ татар миллэтеннэн булган доньякулэм билгеле галимлэребез, пианистларыбыз, скрипачларыбыз, спротсменнарыбыз, композиторларыбыз бар. Алар эшлэгэн эшне кем эшли ала? Шул ук Шаймимы? Халыкара танытуга килсэк тэ шулай. Мэсэлэн, Италияда гинвар аенда доньянын ин билгеле Ла Скала сэхнэсендэ татар Ильдар Абдразаков жырлагач, Италиянын премьер-министры сикереп сэхнэгэ менеп, жырчыбызны кочаклап, ана булэклэр биреп зурлады. Шулай итеп сезнен Шаймины кайда зурладылар сон, эйт эле кемдер булсан да! Анын барлыгын, юклыгын тик энэ Дэулэт Департаментынын кеше хокуклары бозу буенча кара такта исемлегеннэн генэ белэлэр чит иллэрдэ. Энэ Рэшит Сюняев ике ел Нобель премиясынын эквиваленты - астрофизика буенча премия алып ботен доньяга татар исемен янгыратты. Кем шуны эшли ала? Шаймимы? Шулай итеп мин сезгэ бик зур исемлек китерэ алам. Шунысы кон кебек ачык: Шайми урынында йозэрлэгэн татар утыра ала, анын очен ни талант, ни артык белем дэ кирэк тугел. Талантлы хэм гыйлемле дэ булгач, татар очен корэшче дэ булгач, Кримл аны шул урынга куямы? Ачма учыңны.
җавап

кем: Сәһибҗамал(җамал)
17.03.2010 09:28
Вил әфәнде,туган көнегез илә котлыйм вә барлык изге теләкләр сезгә.

Шулай да,наместник булып: иванов ,сдров ,петров булса Татарстанда,сезнеңчә,яхшы булыр идеме?
Нигә каныгасыз Шәймиевкә,нинди шәһси үпкәгез бар ?Алай икән бу сезнең эш.Ә монда сүз татар иле турында.
Тәнкыйт итеп була,әмма сез коры тәнкыйт илә генә чикләнәсез,конструктив ысулларны да күрсәтегез !Сез бит галим кеше.Тәҗрибәләр өстендә эшләгәнсез....
Шәймиев китте,общественный эш белән шөгелләнә (әмрикәдәгеләр кеби),тагын ни кирәк сезгә?
Без сезгә караганда якынырак яшибез Татарстанга,күрәбез ,ул җитәкләгән вакыттагы үзгәрешләрне.
Мин сәятсәткә кагылмый гына,экономика турында.
Русия төбәкләре илә чагыштырганда,Татарстан вә Башкортстан оҗмахкә тиң утрау.Әйе кайберәүләр татарстандагы шул "оҗмах"ка да риза түгелләр.
Күрсәтегез русиянең кайсы өлкәсендә тормыш яхшырак???
Каю вакытта сез арттырып җибәрәсез.Шәйми турында.

Тәрҗемәләрегез өчен бик зур рәхмәт.Бу өлкәдә зур уңышлар юлдаш булсын сезгә.Исәнлек саулык.
P.S. Намазга басуыгызны вә дингә кайтугыз хәерлерәк булыр иде.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.03.2010 23:57
Сез, Жамал ханым, Шайми шулай ожмах тозегэндэ узенэ хэм малайларына йозэрлэгэн миллион долларлы байлыкны булэк яки хезмэт хакы итеп алды, дип уйлыйсызмы? Мондый эш доньянын барлык иллэрендэ дэ КОРРУПЦИЯ дип атала. Сез мона мине куз йомырга чакырасызмы? Менэ АКШ нын Дэулэт Департаменты Шаймины Татарстанда кеше хокукларын бозучы итеп узенен исемлегенэ кертте. Сез шуна минем куземен йомырга чакырасызмы? Шайми кулы астында Татарстан узенен йозэрлэгэн татар мэктэплэрен югалтып, хэзер анын ярдэме белэн татар баласы уз телендэ белем алудан мэхрум булуга "иреште". Сез шуна минем куземне йомырга чакырасызмы? Татарстаннын Азатлык Декларациясыннан бер генэ дэ нэрсэ хэзер шул ук Шайми идарасы астында калмады. Мона ничек бэя бирергэ? Шул декларация рухында язылган Милли Межлис Азатлык Декларациясы очен анын агзалары Шайми астында булган Татарстанда эзэрлеклэнэлэр, Милли Межлис рэисе Фэузия Бэйрамовага хокем карары чыгарылды. Сон, сезнен кебек, мин мона бит куз йома алмыйм. Конструктив ысул бар, ул бер генэ: хэрбер татар, остэ утырганымы, астагысымы - урыс коллыгына каршы корэшергэ тиеш! Тик урыс империясына каршылык курсэту генэ татарны саклап кала ала. Моны анламау - узе бер зур татар фэжигасе. Кем татар азатлыгына каршы, кем урыс империясына хезмэт итэ, ул минем шэхси дошманым. Шаймины гомеремдэ очратканым да булмады, эммэ анын татар бейсезлеген энэ остэ эйткэн байлыклар хакына сатуы - мине ана каршы шэхси дошман итте. Наместник барыбер наместник булып калачак, кемне Кримл куйса да, эммэ, ул остэвенэ татарны таламасын иде, миллэтне корытмасын иде. Бу шулай ук минем конструктив телэгем.

кем: бер кайдан: саннар рәтеннән
14.03.2010 17:30
Игътибар итегез:"...Кемгәдер безнең телебез акрынрак бетә барган кебек күренә..."
"Мәгариф министрлыгы утырышында чыгыш ясаган вакытта Шәймиев: “Кемгәдер безнең телебез акрынрак бетә барган кебек күренә. Ләкин без моңа юл куймаячакбыз. Конституция мәхкәмәсенә кадәр җитәчәкбез. Бу эшнең отышлы икәнлегенә һич кенә дә шикләнмибез”, диде."


"...Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләвемнең сәбәбе шунда, 60тан гына түгел, 70тән дә үткән, хәтта 80нәренә җитеп баручы һәм һаман да, көн туган саен, ашаган тагаракларына теркелдәүче сарыклар кебек кыштыр-мыштыр эшкә тәпиләүче каләмдәшләремне кызганам. Югыйсә алар да минем кебек үк Язучылар берлеге «члиннәре», аларның да иҗат каләмен тартып алмаганнар, алар да миннән ике-өч мәртәбә күбрәк ашамыйлардыр... Өйдә генә иҗат итеп, үз кадерләрен белеп, язганнарын күпләп үрчегән гәҗит-журналларга өләшеп, шулардан кергән гонорарларын пенсияләренә кушып яшәп булмыймы икәнни?! Чәчләре генә түгел, шул чәчләреннән дә 18 яшькә яшьрәк сакаллары да, кашлары да агарып беткән, картлыктан бөрешкән мөхәррирләргә, журналистларга да гаҗәпләнәм: нишләп утыралар икән анда кирәкле кишер яфрагы кебек?! Өйләрендә оныкларын тез башына утыртып сөясе килү хисләре дә калмадымы икәнни? Таушалып беткән тәннәрен, тарала башлаган сөякләрен ял иттергәләп, үткәннәрен уйлый-уйлый сузылып та ятасы килмиме икән кайчакларда?.. Әле бит алар матбугат өчен үтә зарарлы да!.. Кайберләренең ата-бабалары, мөгаен, Сталин чорындагы репрессияләргә эләккәннәрдер, сөргеннәргә сөрелгәндер, подвалларда атылгандыр, һич югы раскулачить ителгәндер, алар балаларын (ягъни бүгенге картларны) куркып-сакланып яшәргә, түрәләргә тел тидермәскә, рәхимсез чынбарлыкларны күрмәскә, күрсәләр дә язмаска, башкаларга сөйләмәскә өйрәтеп-үгетләп үстергәннәрдер... Шулай булмаса, кыюрак язма яки әсәр китергән саен әле әйткән элпәле карашлары кинәт ачылып киткән кинескоп кебек зәһәр яктырып китмәс һәм бер күзләрендә – 19, икенчесендә 37 саны пәйда булмас иде!

Фәнзаман БАТТАЛ
Шәһри Казан
№ |
җавап

кем: Аспирант кайдан: Казан
15.03.2010 22:56
А.Камалованын БДИ турындагы гаризасы Страсбургта, аны яклар очен нилэр эшлэдегез, милли юлбашчылар, Прагадагы, АКШтагы татарлар? Сезгэ халык кирэк булуга ышанып булмый. Уз тазыгызга батып ятасыз бугай.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
16.03.2010 16:53
Аспирант хэтле аспирант була алган кеше бераз белемле дэ булырга тиешлеге ап ачык. Алай булмагач, керегез энэ, Страсбург кеше хокуклары яклау мэхкэмэсе сайтына хэм карагыз, нинди хэллэр белэн ана морэжэгать итеп була хэм ничек ул морэжэгатьне язарга, жибэрергэ: http://www.echr.coe.int/ECHR/EN/Header/Applicants/Information+for+applicants/Frequently+asked+questions/
Беркемнен дэ ул гариза каралганда анда булуы момкин тугел. Аны анда кабул итмэячэклэр, гариза язучыны узен дэ кертеп. Бернинди дэ адвокатлар анда булырга тиеш тугел. Монда кемдер, имеш, шул мэхкэмэгэ морэжагать итэргэ акча кирэк, тегесе-монсы дип булашкан иде кебек. Ул да дорес тугел. Башта эшегез Казанда югары мэхкэмэдэ каралып, кире кагылгач, гариза, энэ шул Страсбург мэхкэмэсе кагыйдэлэре буенча язылып, жибэрелергэ тиешле. Тел, шулай ук, урысча да ярый. "Аспирантнын" башка татар шэхеслэренэ узенен грамотсызлыгын бар халыкка курсэтеп пычрак атасына да бернинди урын юк. Тынычланыгыз!
җавап

кем: Прага татары кайдан: Прага
16.03.2010 13:41
Аспирант әфәнде, АКШларда ничектер, әмма Прагада татар теле белән проблема юк. БДИ белән дә юк. Ул сез яшәгән Казанда проблема, белүемчә. Шуңа күрә аны башкалар җилкәсенә аудармагыз, бераз үзегез селкенегез.
җавап

кем: татар улы кайдан: татар иле
15.03.2010 21:01
Турыдан туры булмаса да...Фәнзаман чордаш белән виртуаль әңгәмә.
Ул карт бабайларның ашыйсы ашалган, беләсез, алар оныклары өчен тырыша.Берәүләре: ачка үлмәсен, торырга урыннары, йөрергә машиналары булсын ,дип.Икенчеләре: дәрәҗә, коттедж, загран паспортлапы булсын, дип.Өченчеләре:идарәне , дәрәҗәне, миллиардларны, биләмәне кулдан ычкындырмас өчен ярдәм итеп калырга тырышалар.
Кайберләрендә инде ,байлык туплау чире.Үзе белән бер тиенне алып китә алмаса да, җирдә эз калдырасы килә - *туплап калдыпган байлыгы*н.

кем: Милли ветеран кайдан: каладан
14.03.2010 09:22
Анламыйм, нинди фантазиялэргэ чумасыз монда. Шэймиев ЗУР кинэшче була икэн, барыбер ул пенсиядэге чиновник, уткэннэрне искэ алып, заслугаларын курсэтеп, читтэге крутой дуслары белэн аралашып йорер. Ну и что?Миннеханов жигелеп тарыр, ул дилбегэне каты тота торган кеше. Файда, нэтижэ эзли торган конкрет кешегэ М Ш конкурент тугел, Бабай картайгач, нишлэтэсен, китэ инде, беркем дэ мэнгелеккэ килмэгэн. Мирзаянов та...Эдэплерэк кыланыгыз!(Узем дэ яшь кеше тугел)
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
15.03.2010 16:41
Мирзаяновнын киту-китмэве белэн Казанда утыра торган сатлык элитага узгэреш кермеячэк. Бит, шул ук валеевлар, миннулиннар, мохэммэтшиннар татарны урыска сатуын давам итэчэклэр. Барысы да "татарны саклап калу" дигэн хэйлэ белэн. Пенсияга чыккан Шаймины кирмэндэ калдыралар икэн, димэк, ул аларга пенсионер буларак тугел, э яна Мэскэу баскагы остеннэн контроль очен кирэклеген Римзил Вэлиевтан башка барлык татар эллэ кайчан анлады. Хэйер, Р. Вэлиев та аны белэ, акылы житэрлек, эммэ безне ул, курэсен, беркатлы белемсез материал дип уйлыйдыр. "Милли ветеран" дэрэжэсенэ менерлек булгач, сез дэ бу хэйлэ астында нэрсэ ятканына тошенгэнсездер.

кем: татар улы кайдан: татар иле
14.03.2010 08:27
Башка чиктән тыш акыллы фикер килде әле.Татарстанны, татарны тиз генә *булдыру* өчен, ике сменалы (көндез, төнлә) президентлык отышлы булачак.Кайбер әһәмиятле (кешегә күрсәтми торган) эшләрне төнлә эшлисең.Иртән торуыбызга, Татарстаныбыз чәчәк атып утыра! Шәпме!?.

кем: тархан кайдан: илдән
13.03.2010 16:04
Ден Сяо Пин белән чагыштыру көлке...Монда еларга кирәк! Нинди максаттан Путин Миннеханов кырына сакчы итеп "бабайны" утырта?ни өчен бу бабай дәрәҗәсе белән дәүләт шурасыннан да,хөкүмәттән дә өстенрәк? бу кәмит татарга тагын нинди мәкерләр әзерли?
Медведев билгеләгән Рөстәм әфәнденең илханлык абруе баштан ук шик астына куела. Тыныч-имин генә ялга китү беренче президентның үзе өчен дә уңай булыр иде:алда ни булачагын, бу кәмитнең нәрсә белән бетәчәген ходай үзе генә белә?..
Бөтен матбугат чараларында Шәймиев яңа постында беренче бурычлары итеп Болгар һәм Зөя (Свияжск) музей-заповедникларын адәм рәтле итеп ясауны, туристлар агылучы урыннарга әверелдерүне саныйм ди.Обком секретаре,президент булып утырганда эшләнмәгән эшләрне "зарплатасыз киңәшче" ничек ерып чыгарга уйлый икән?
Шунысы да кызык, бу ике урын татар тарихында антиподлар! Берсе- Идел буенда бабаларыбыз тоткан беренче дәүләт,һәр татар өчен изге Болгар җире.Икенчесе- Болгар дәүләтенең варисы Казанны яулап алыр өчен Мәскәү төзегән крепость-форпост.
Ленинны алласы иткән КПССка хезмәт итеп Татарстан баскагы дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше картлыгында әллә диннәрне берләштерү,мөселманнарны чиркәүгә кертү эшенә алынмадымы икән...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.03.2010 20:28
"Ленинны алласы иткән КПССка хезмәт итеп Татарстан баскагы дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше картлыгында әллә диннәрне берләштерү,мөселманнарны чиркәүгә кертү эшенә алынмадымы икән... "
Бу,бит, тархан эфэнде, бик нык фикер. Мин дэ уйлап торам: эллэ моселманга каршы тэре походында командирларнын берсе Хиллари Клинтон да шул сэбэплэр белэн, Шаймины узенен кирэгенэ кулланырга ниятлэп килмэдеме микэн? Ату, ни пычагама ул Шайми Клинтонга, узегез уйлап карагыз? Бит, алар очен ул гади коррупционер хэм кеше хокуклары бозучы. Э анысы, шулай ук, яхудилэр булеге икэне секрет тугелдер. Могаен, Кримлдэн ана эйткэннэр, энэ, Казанда безнен баскак бик унышлы рэвештэ моселманны баса, сезгэ анын тэжрибэсе ярауы да бар, дигэннэрдер. Кара эле син, моселман "призидинты" нинди балкый праваслау козгыннары кырында! Минемчэ, сез бик яхшы рэвештэ Шайминын мэкерлген ярып салгансыз.

кем: Рафис кайдан: Казан
13.03.2010 13:47
Яна документны раслаганда депутатлар арасында ыгы-зыгы да булып алган дип ишеттек. Кубесе бабайга каршы булган да икэн. Бу турында информация юкмы?

кем: Ат карагы кайдан: Даладан
13.03.2010 13:17
Нормаль демократик дэулэттэ власть ул бер берсеннэн мостэкыйль булган оч тармак тэшкил итэ. Канун чыгару тармагы, башкарма власть хэм суд. Мона остэп, элбэттэ инде бэйсез массакулэм мэгълумэт чаралары. Бу "Дэулэт кинэшчесе" вазифасы властьнен нинди тармагына карый сон, анлашылмый? Анын аппараты ничэ кешедэн торачак? Бу структура безнен бюджетка (считай салым тулэучелэргэ) купмегэ басачак. Ул тэжрибэ белэн болай гына, рэсми статуссыз гына уртаклашып булмый штоли? Мина менэ нэрсэ ачыкланды? Бабай болай тиз генэ китэргэ жыенмаган, шуна курэ ана "запасной аэродром" эшлэу ашык-пошык хэм адэм колдереп башкарыла.
Вообще, ул бит атлар ярата. Куйсыннар Казаннын яна ипподромына директор итеп. Ату шундый кыйммэтле заведение буш тора. Бэлки халык йори башлар.

кем: Мортаза Рахимов
13.03.2010 01:45
Ике тавык белэн идарэ итэ алмаган бушкуыклар монда акыл сата .
җавап

кем: Мортаза Рахимовка кайдан: җир баласыннан
13.03.2010 11:00
Без, ярлы балалары булсак та, ике тавык белән генә идарә итә алабыз алуын.Сез, морзаларның дәвамчылары, халыкның байлыгын тартып алып, оста идарә итәсез.Берзаман, җавап тотасы булачагын онытмагыз.
җавап

кем: җир баласына
13.03.2010 15:12
Соң ярлы балалары,аталары талаган(1917) байлык белән идәрә итә алмадылар,СССРны таркаттылар.Шулай булгач ,идәрә итә алам дип мактанма инде ,булдыра алмадың.
җавап

кем: между прочим - мортазага кайдан: шул туфрактан
14.03.2010 02:05
идәрә итәм дип син дэ мактанма, жанашым, каракнын беркайчан да идэрэ иткэне юк. ул тотылганчы гына на коне, аннары кутузкада. так шту уз сэгэтенне котеп тор
җавап

кем: Мортазага кайдан: җир баласы
13.03.2010 17:04
СССР ны таркатып, байлыкны үзләштерүчеләр без түгел, морза, дворян оныклары.

кем: рим кайдан: kazan
12.03.2010 23:27
Йә,Хода күрәсебез бар икән! Үзе тәхеттә рәсми рәвештә утырган чорда талавы җитмәгән, сөреп чыгарганнан соң да дәвам итәчәк икән! Беләсезме, ни өчен Казан Кирмәненә керү түләүле булуын инде аңладым - бу Минтемир агайга җыелган акча икән! Бәлкем җыелган акчадан "Азатлык" радиосының Казан бүлегенәдә өлеш чыгар. Хәбәр саен бердә юкка куылган түрәне мактаганы өчен. Шәймиев түрә булган чорда да халык өчен бармакка-бармак сукмады, хәзер исә ул Рөстәм өчен "дегет чиләге" яисә "арбаның бишенче тәгәрмәче" булып хезмәт итәчәк. Оят ТР Дәүләт Шурасына!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.03.2010 17:56
Бик тэ дорес язасыз, Рим эфэнде. Кичэге Независимая газетасында А. Гордеев бераз бу Шайми дигэн "восточный мудрец" нын топ башына утырып калып, астына жибэргэне турында язып чыкты. Ул язма буенча, эле Универсиадалар уткэрэм дип омет иткэн Шайми, чираттагы узенен "хэйлэсе" белэн Медведевка "чираттагы" гаризасын язган, имеш, мине эштэн бушатыгыз, дип. Э зур хужа алган да кул куйган "удовлетворить просьбу". Менэ сина бар секрет. Шуннан инде, абзыкаем, ботен Казан турэлэре асларына жибэргэннэр, Римзил Валиев та шул рэттэн. Ничек инде, бабайсыз калабыз, Мини Хан безне эт итуе дэ бар дип кайгыга калганнар. Мохэммэтшин да бик хэтэр шурлэгэн, э Метшин, мине куймагач, точкерэм сезгэ дип жибэрмэсме... Шуннан аслары юеш абзыйлар, лаканнан мэхрум булу куркынычыннан уйлап тапканнар яна "хэйлэ", бабайны кирмэндэ тотарга, акчасыз-нисез, ыштубы да Мини Хан беребезне дэ урыныннан мэхрум итеп булашмасын дип. Менэ шуна иптэш Римзил тырыша кон саен Шайминын боеклеген пропагандаларга. Монын очен бар совет хэйлэлэре дэ бара, имеш, кеше картайган саен куберэк акыл ала, куберэк халыкка файдалы, Шайми татарнын Дэн Сяо пины кебек алдаулар. Азатлык радиосы сайтында утыручылар аз булса да, инде Татамедиа белэн ТВ коне-тоне шул ялганны таратса да, Римзил, монда да шул ялган белэн кеше туйдымакчы. Куреп торам, анын трикларына монда унай караш гупче юк. Димэк, иптэш Римзил, сезгэ халык башка ышанмый, сез тик узегезне шул Казан турэлэре алдында аклар очен генэ язасыз. Эзерэк фантазия да комачауламас бит. Бердэн бер конне, Миниханов остэлгэ йозырыгын сугып "Хватит!" дип кутегезгэ дэ тибуе бар. Ул да бит ир-ат, узенен горурлык хислэре дэ бардыр, контролер астына бала-чага кебек сиклатар булып торырга. Андый эшкэ амбициязыз, нэрсэ кушсэн, шуна кундэм солэучен менэ алмый бит. Остэвенэ, кулында Медведев фарманы, кирэк ди ана контролер Бабай белэн анын Казан котуе.

кем: Нур кайдан: Казан
12.03.2010 21:53
Үзем киттем дип мактана бит әле. Китәргә кушсаларда шул хәкимияткә саламга ябышып булса да калырга омтылалар инде...
Татар халкының яшәешен юкка чыгу алдына җиткезде бит инде, тагын нәрсә кирәк, нәрсә җитми аңа!?
җавап

кем: Самат кайдан: Әлмәт
12.03.2010 22:10
Аңлашылып бетте! Мини Хан - НОЛЬ. Курчак - марионетка!
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +