киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Мансур Хәсәнов вафат

Мансур Хәсәнов
14.03.2010

Шимбә көнне Казанда 80 яшендә Татарстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим Мансур Хәсәнов вафат булды. Ул совет чорыннан алып шушы гасыр башына кадәр Татарстанның милли-мәдәни, гыйлми, иҗтимагый эшләрен алып баручы җитәкче буларак танылды.

Үз эшчәнлеген Мансур Хәсәнов әле 50-нче елларда ук галим буларак башласа да, татар җәмәгатчелегенә ул күбрәк оештыручы, югары хакимият кешесе, әле совет елларында ук татарның мәдәнияте өчен җаваплы баш түрә буларак билгеле. 1955 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң ул фән эшендә 6 ел гына була, инде 1961 елда ук компартия өлкә комитетында эшли башлый - мәдәният һәм уку йортлары бүлекләрен җитәкли, гомумән идеология юнәлешен алып бара.

Соңрак аның бу өлкәдәге сәләтләре Татарстан хөкүмәтенә билгеләнгәч тә кулланыла - Мансур Хәсәнов 1971 елдан алып 1992-гә кадәр анда хөкүмәт җитәкчесенең иҗтимагый-мәдәни өлкәне караган урынбасары булып эшли. Татар мәдәнияте, мәгарифе, фәне 21 ел Хәсәнов карамагында булды дияргә мөмкин, бу өлкәләрдәге бар мөһим карарлар аның аша үтә иде.

Үзгәртеп кору башланып, рәсми Казан күбрәк мөстәкыйллек дауларга керешкәч, ул Татарстанның үз Фәннәр Академиясен төзү һәм Татар Энциклопедиясен язу эшен җитәкли.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: КАМИЛ кайдан: КАЗАН
14.03.2010 19:49
СОНГЫ МОГИКАН.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
14.03.2010 19:16
Мансур Хәсәнов чын милли татар галиме иде, һәм милли мөмкинчелек чыгу белән кереште милли маскатларны томышка ашыру юлына басты. Фәннәр академиясын төзеде, һәм тагы күптөрле милли планар өстендә эшләде. Ул һәр вакыт ТИҮ корылтайларында актив катнашты, милли оешма эәләрендә берече көннең ук катнашкан шәхес иде. Урны оҗмахта булсын, якшы кеше турында матур сүз булсын иде.

кем: Зифа кайдан: Зәй
14.03.2010 17:36
Урының җәннәттә булсын, кадерле якташым.

кем: Марат кайдан: Чаллыдан
14.03.2010 14:08
Урының җәннәттә булсын,МАНСУР абый! Син милли җанлы олы шәхес идең.
     
текст зурлыгы - +