Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юл бирегез, татар моңы килә


“Татар моңы”нда әрмән егете, урыс һәм грузин кызлары да татар халык җырларын башкара. Ә кытай кызы үз халкының милли уен коралында татар моңын яңгырата. Камал театрында “Татар моңы” халыкара бәйгесенең III туры 5 сәгать дәвам итте.

Шул вакыт эчендә барлыгы 55 номер башкарылды. Җырчыларны, гармунда һәм башка уен коралларында уйнаучыларны, ансамбльләрне Салават Фәтхетдинов, Резеда Ахиярова, Зөфәр Хәйретдинов, Вил Усманов, Рәсим Низамов, Рамил Курамшин, Миләүшә Айтуганова, Кадрия Идрисова, Резеда Галимова, Шамил Әхмәтҗанов иләктән үткәрде.

800-дән 55-кә калды


“Татар моңы” халыкара бәйгесенең I турына видеоязма рәвешендә 800-дән артык номер җибәрелгән була. Жюри шуларның 200-ен II турга үткәрде. Ә III турга исә 55 чыгыш ясаучы гына калды.

Бәйгедә башка төбәкләрдән, чит илләрдән катнашучылар да шактый. Пермь крае, Мари Иле республикасыннан, Омски, Иваново һәм Екатеринбур, Магнитогорски шәһәре, Казакъстаннаннан килгән яшьләр III турга да уза алды.

Читтәге татарлар читтә калмый


Халыкара бәйгенең координаторы Кадрия Идрисова фикеренчә, “Татар моңы”нда Татарстаннан читтә яшәүче татарларга зур игътибар бирелә. Быел аларның әзерлеге оештыручыларны шаккатырган.

“Чит төбәкләрдән III турга барлыгы җиде катнашучы үтте. Әйтергә кирәк, бу зур сан. Кайберләрен, ара ерак булу сәбәпле, сынап карау турына чакырып та тормадык. Мисал өчен, Ташкенттагы җырчыбыз һәм гаилә ансамбле номерларын видеотасмага гына яздырып җибәрде. Быел бәйгенең зур күтәрелеш алуы сизелә”, ди Идрисова.

“Татар моңы”нда Башкортстан яшьләре

Бәйге башланып киткәндә үк оештыручылар Башкорстан яшьләре белән актив эшләргә кирәк дип белдергән иде. Әмма Башкорстаннан өченче турга дүрт кенә чыгыш үткән.

“Башкортстаннан аз катнаштылар дип әйтеп булмый. Уфадан да, Октябрскидан да, башка районнардан да чыгыш ясаучылар булды”, ди Кадрия Идрисова.

Моңга акча кытлыгы янамый

“Татар моңы” бәйгесенең башкарма директоры Вил Усманов белдерүенчә, катнашучыларны аудио һәм видеоязмалар аша гына сайлап алу чыгымнарны киметә төшкән. II турга үтеп, III уза алмаучыларга бәйгенең истәлекле дипломнары тапшырылган.

“Быел сәләтле яшьләр таба алырбызмы дип курыккан идек. II һәм III тур үтеп киткәч, сәләтлеләр бар дигән ышаныч туды. Бу яшь җырчыларга кагыла.

Уен коралларында уйнаучы яшьләрнең күп булуы да куандыра. Андыйлар чит төбәкләрдән дә килде. Чөнки узган ел бу номинациядә катнашучылар бик аз булды.

Татарда яшь гармунчылар беткән дип тә уйлаган идек. “Татар моңы” бәйгесенең халык арасында танылуы бу юнәлештә эшләүчеләрне дә уятып җибәрде. Шуңа авылларда гармун моңы сүнмәс”, ди Вил Усманов.

Иң сәләтлеләр билгеле була башлады


Халыкара “Татар моңы” бәйгесенең координаторы Кадрия Идрисова белдерүенчә, инде иң сәләтле яшьләр билгеләнә башлады. Мисал өчен, Сиринә Зәйнетдинова, Руслан Кираметдинов, Рәзиф Кәбиров, Алмаз Нургалиев, Рушания Хаҗиева, Азат Кәримов, Рөстәм Гыйльфанов III турда иң күп бал җыючы конкурсантлар.

Татарстанның премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева фикеренчә, “Татар моңы” бәйгесе татар халыкының сәләтле яшьләре чиксез булуын күрсәтә.

“Татар моңы” бәйгесенең гала-концерты 26 апрельдә Казанның опера һәм балет театрында үтәчәк. Анда чыгыш ясаучылар тиздән билгеле булачак. Якшәмбе кичендә жюри биргән балларга өстәп, җыр сөючеләр дә үз тавышларын “Яңа гасыр” каналына sms җибәреп бирә ала.
XS
SM
MD
LG