Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Арсланов вафат


Айрат Арсланов
Айрат Арсланов

Казанда артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Айрат Арсланов вафат булды.

Ул 1928 елда Башкортстанның Бүздәк районында туган. Татар театр техникумын, Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлаган. 1948 елдан Татар радиосында диктор, 1956-61 елларда Татар академия театрында артист булып эшли. 1961-65 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965тән Татарстан филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры булды.

Айрат Арсланов күп еллар дәвамында татар әдәбияты әсәрләрен пропагандалый. Татар язучыларының әсәрләре буенча эшләнгән әдәби композицияләре милли сәнгатьтә зур вакыйга булып кабул ителә. Шулай ук рус һәм башка милләт шагыйрьләре әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укый.

Артистның башкару стиле аһәңнең күптөрлелеге, мелодик тәэсирлелек, ихлас лиризм, гражданлык пафосы һәм нечкә юмор белән аерылып тора. Бөтенрусия нәфис сүз осталары, А. С. Пушкинның 175 еллыгына багышланган нәфис сүз осталары бәйгеләре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән дә бүләкләнгән.
XS
SM
MD
LG