Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак Барс” милицияне тар-мар итте


Балашихада узган уенда татарстаннар ХК МВД такымын 2:0 исәбе белән җиңеп быел да кыйтга хоккей лигасының Гагарин кубогын үзләрендә калдырды. Бу кубокны “Ак Барс” икенче тапкыр яулады.

Белгечләр дә “Ак Барс” белән Русия эчке эшләр министрлыгы хоккей такымнары арасында узган соңгы уенның ничек булачагын фаразлавы кыен иде, ди. Ни әйтсәк тә, Русиядә “көч” һәрчак куәт идарәләр ягында. Шуңа кайбер спорт белгечләре уенның гадел булмаячагын да әйтеп килде.

Әмма кубок Гагарина чыннан да, “Татарин кубогы”на әйләнде.

Очрашуның беренче периоды тыныч узды. Икенчесендә исә “Ак Барс” уенчылары Никита Алексеев һәм Нико Капанен көндәшләрнең капкасына ике алка кертә алды.

Бу уенның иң кыйммәтле уенчысы дип Илья Никулин табылды. Шуңа да КХЛ башлыгы Александр Медведев, Гагарин кубогын да вакытлыча “Ак Барс” командиры Морозовны алмаштырып торган Никулинга тапшырды. Бу тантанада имгәнү сәбәпле, уенда катнаша алмаган “Ак Барс” йолдызлары Алексей Морозов белән Данис Зарипов та катнашты.
"Ак Барс" такымын Казан һава аланында каршы алу

Уен тәмамланганнан соң, журналистларга биргән әңгәмәсендә КХЛ башлыгы Александр Медведев белән лиганың мөдирләр шурасы рәисе Вячеслав Фетисов, Татарстанның спорт тармагында гаять көчле республика, Казанда гына 30дан артык хоккей уйнау сарае барлыгын һәм якындагы елларда Казан хоккей такымын җиңүе бик авыр булачагын әйтте.

Уен тәмамланганнан соң исә, кубокка шампан шәрабы салып, һәрберсе аны эчеп чыкты. Бу чараларда Татарстанның яңа билгеләнгән премьер-министры Илдар Халиков һәм республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев та катнашты.

“Ак Барслылар” Мәскәүдә җиңү яулаган вакытта исә, Казан шау-гөр килде. Меңләгән җанатар яраткан уенчыларын каршы алырга дип шәһәр һава аланына агылды. Бу юлда хәтта зур бөке дә хасил булды. Төнге 12-дә Казанга очкыч белән төшәргә тиешле уенчылар, 3 сәгать соңга калды. Шуңа да карамастан һава аланында, “Ак Барс”ларны ике меңгә якын җанатар көтеп торды.
"Ак Барс" такымын Казан һава аланында каршы алу

Уенчыларны каршы алырга дип шәһәр хакимияте башлыгы Илсур Метшин килгән иде. Ул такымга җиңгән өчен рәхмәт белдерде.

“Ак Барс” уенчылары да, баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та бу җиңүдә җанатарларның өлеше зур булуын таный. Каршы алу тантанасы ахырында җиңүчеләрне олылап бәйрәм салюты аттырдылар.


Ак Барс - чемпион!
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:55 0:00

Мишәбаш мәктәбе сәхифәсе видеосы
XS
SM
MD
LG