киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

Марс планетасына 520 көнлек “сәяхәт” башланды

“Марс-500” экипажы (сулдан уңга): Алексей Ситев, Александр Смолиевский һәм хәстәр-әгъза Михаил Синельников (алгы рәт), Сухроб Камолов, Ромэйн Шарле, Диего Урбина һәм Ваң Юе (арткы рәт)
04.06.2010

Кеше Марска аяк басканчы әле дистәләрчә еллар үтәргә мөмкин. Ләкин бу сәяхәткә әзерлек эшләре инде бара. Шушы ерак сәфәрнең нинди булачагын күзаллау өчен, алты кешедән торган экипаж махсус корылмага бикләнеп, 520 көнлек сынаулар башлады.

“Марс-500” дип аталган фәнни эксперимент 3 июнь көнне Русия фәннәр академиясенең Медицина-биология проблемнары институында башланды. Бу сынауда дүрт илдән алты белгеч катнаша: өч русияле, бер итальян, бер француз һәм бер кытайлы. Шушы алты кеше махсус корылма эчендә 18 ай чамасы вакыт үткәрергә җыена.

Галәм корабына Кызыл планетага барып җитү өчен 250 көн кирәк булачак. 30 көн анда үтсә, кире Җиргә кайту өчен тагын 240 көн, димәк барлыгы шул 520 көн килеп чыга.

Шушы вакыт эчендә бу алты кеше корылмадан чыкмаячак. Проектның техник җитәкчесе Евгений Демин сүзләренчә, корылманың ишеге эксперимент беткәч, яисә берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса гына ачылачак.

“Эксперимент берәр кешенең хәле начарайса гына туктатылачак. – ди Демин. – Югыйсә ул дәвам итәчәк, хәтта берәрсе үзе теләп аннан чыгарга карар итсә дә.”

Корылманың тышкы күренеше
Эксперимент корылмасы корычтан ясалган, үзара тоташкан аерым бүлмәләрдән гыйбарәт – сынау бүлмәсе, яшәү бүлмәсе, йоклау бүлмәсе, хәтта бакча бүлмәсе дә бар. Корылманың гомум зурлыгы 550 м3.

Бу алты кеше тышкы дөнья белән электрон почта ярдәмендә генә аралаша алачак. Чынбарлыкка якынрак итү өчен, хатлар 40 минутка соңарып киләчәк.

“Психологик проблемнар, Җир белән контакт булмау, үзара аңлашу, ябык бүлмә синдромы –
болар барысы да экспериментның өзелүенә китерә ала”, – ди Русия фәннәр академиясенең Галәм өйрәнү институты җитәкчесе Лев Зеленый.

Азык-төлек, эчәр су күләме халыкара галәм станциясендә шикелле чикләнгән булачак. Ягъни, аларны тулыландырып тору булмый. Бакчада күпмедер яшелчә үстереп булачак, ди Демин, ләкин бу оранжерея эксперимент бетүгә бер ай кала гына эшкә җигеләчәк.

Сынауда катнашучыларның тәүлеге сигезәр сәгатьтән өч өлешкә бүленә – йоклау, эшләү һәм ял итү вакытларына. Атнасына ике көн ял булачак, гадәттәнтыш хәлләр булмаган очракта. Ә андый хәлләр булачак, ди Демин, катнашучылар бу турыда алдан кисәтелмәячәк.

Корылмадагы "чикләнгән" бүлмә
Җирдән китмичә генә Маска “барачак” экипажда барлыгы алты кеше – 38 яшьлек капитан Алексей Ситев, 32 яшьлек табиб Сухроб Камолов һәм 33 яшьлек галәм өйрәнүче Александр Смолиевский.

Калган өчесе чит ил ватандашлары – 31 яшьлек француз Ромэйн Шарле, 27 яшьлек итальян Диего Урбина һәм 27 яшьлек Кытай галәмчесе Ваң Юе.

Бу эксперимент Марс сәфәрен тулы күләмдә сурәтләгән беренче сынау булачак. Узган ел шул ук институтта 105 көнлек эксперимент уздырылды, ул уңышлы гына үтте.

Ә менә 1999 һәм 2000 елларда үткәрелгән сынаулар вакытында җәнҗал чыккан иде. Берсендә канадалы тикшерүче ханым русияле капитанның аны үбәргә маташуына зарланды. Икенчесендә экипажның русияле ике әгъзасы үзара тукмаша башлаган.

Марска җибәреләсе галәм корабын ясау эшләре хәзер АКШта да, Русиядә дә бара. Ләкин бу эшләр әлегә башлангыч хәлдә генә.

Марс планетасы Җирдән 55-400 миллион чакрым ераклыкта урнашкан, планеталарның орбитаның кайсы ноктасында булуына карап.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.06.2010 02:34
Кем нэрсэ белэн булашсын, э эмриканнар чын, реаль эйберлэр белэн мэшгуль шул космос проблемларында. Менэ бугенге Нью-Йорк таймс гезитенен фэн булегендэ Kenneth Chang нын "Яна космос ярышы, монда бизнесменнар катнаша" дигэн ике зур битле мэкэлэсендэ яна, шэхси космос стансасы хэм ана оча торган яна космос очкычы турында язылган. Шэхси компания хужасы Роберт т. Бигелоу. Хэзер ул Невада штатынын чулендэ узенен шул корабын хэм стансасын този. Хэрбер монда килгэн астронавт "Вау!" дип исе китэ икэн аларнын шундый зур хэм иркен булуына. Болар барысы да космос туристлары очен эзерлэнэ. Станса эче, корылышы, кирэк-яраклаы бик яхшы отель нумерынна да калышмас икэн. 2016 елда инде икенче станса да эзер булачак. Ике станса 36 кеше очен булып, хззерге халыкара стансаны кеше сыйдыру буенча 6 тапкыр узачак. Стансалар пуля тишэ алмый торган материаллардан эшлэнеп, космоста гына хава ордертеп кабартылачаклар. Кешелэр йорту очен Бигелоу 15-20 ракета жибэрулэрне сатып алачак. 30 конлек космостагы сэяхэт очен хак 25 миллион доллар тэшкил итэчэк. Эгэр дэ куберэк торасын килсэ (60 кон), тагын остэмэ 3, 75 миллион доллар кирэк булыр. НАСА нын туристлар очен бугенге хакы 50 млн доллар. Килэсе 4 елда 66 яшьлек Бигелоу космоска беренче модуллэрен очрачак. Шуны да эйтеп китергэ кирэк, бу космоста орелеп жыела торган станса модуллэре инде куптэн АКШ тарафыннан сыналган технология жимешлэре. Инде узенен 180 млн долларын шушы проектка тоткан Билгелоу узенен бизнесынын барып чыгуына нык ышана. Анын заказы буенча Боенг кебек компаниялар эшли. Шуна курэ проектнын барып чыгуына зур шиклэр дэ юк. Бит, президент Обама да шэхси космос бизнесына 5 ел эчендэ 6 миллиард доллар тотарга вэгъдэ бирде. Менэ кая барырга булыр Шайми малайларына хэм башка татар миллионерларына!
     
текст зурлыгы - +