Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яндекс татарча да эшли башлады


Яндекс татарча эшли башлады, әлегә кайбер хаталар белән булса да ("Барыса да табылыр")
Яндекс татарча эшли башлады, әлегә кайбер хаталар белән булса да ("Барыса да табылыр")

Яндекс чәршәмбе Казанда үзенең сәүдә бүлекчәсен ачты. Татарлар өчен бу яңалыкның әһәмияте шунда, әлеге эзләү система интернетта татарча да эшли башлады. Интернет-журналист Данил Сәфәров сүзләренчә, татар теле белән бәйле әлеге эшне урыслар эшләве үзе үк игътибарга лаек.


- Данил, син Яндексның татарча эшли башлавына нәрсә этәргеч булган дип саныйсың?

- Берничә ай элек Яндекс ширкәте Казанда бер кызыклы гына утырыш уздырган иде. Анда мин дә катнаштым һәм “Кайчан Яндекс сәхифәсе татарча сөйләшә башлар?” дигән сорау бирдем. Ул вакытта ширкәт вәкилләре ярым шаярып: “Әллә татарларда да сәхифәләр бармы?” дигән сымак әйтеп куйган иде. Ягъни минем соравым бераз тузга язмаган кебегрәк булып калды. Ләкин күргәнебезчә, берничә айдан ул үзенең ресурсын татарчалаштырды.

- Димәк, алар синең сорауга “колак салган” булып чыга?

- Бу хакта төгәл әйтә алмыйм. Бер кешенең соравына карап кына хәл иткәннәрдер дип шикләнәм. Алар бу өлкәне бик ныклап өйрәнгәндер. Чөнки ул шактый акчалар сорый торган эш. Ләкин бернәрсәгә дә карамастан, бу бик шатлыклы хәл. Чөнки ул татар телен үстерүгә бер этәргеч. Тагын шунысы шатландыра, моны татарлар түгел, ә Мәскәүләр – урыслар башкарды. Димәк татар теле икътисади яктан файда китерә торган тел булып чыга. Яндекс өчен беренче максат татар телен үстерү түгел, ә табыш алу. Алар хәзер төбәкләргә үз реклам товарларын алып килә башладылар. Һәм минемчә татар теле монда бер чара гына. Әмма без бу чарадан файдаланып калырга тиештер.

- Яндекс үз товарын сату өчен татар телен куллана булып чыга...

Данил Сәфәров
- Беренче чиратта шулай. Татар телле ресурс булдыру аларның эш юнәлешләрнең берсе генә. Татарстан турында яңалыклар бирү, махсус чаралар уздыру, теге-яки бу хезмәттәшләрне табу бу Яндексның төбәккә үтеп керүен күрсәтә. Аннан алда гына mail.ru төбәкләрдә эшли башлаган иде. Элек анда бары Мәскәү яңалыклары гына бирелсә, хәзер Татарстаннан ачып караганда беренче чиратта республика яңалыкларын күрәбез. Бу инде сәхифәнең төбәкләргә яраклашкан булуын күрсәтә. Хәзер инде Яндекс та шул юлдан бара.

- Шул ук вакытта алар бит Татарстанда үз сәүдә үзәкләрен ачканда урыс телен генә дә куллана алган булыр иде?

- Яндекс бу мәсьәләне өйрәнеп килгәндер. Чөнки тәрҗемә эшләре, яңа бүлекләр булдыру шактый чыгымлы эш һәм алар исәп-хисапны ясаганнардыр. Димәк алар татар телен икътисади яктан кызыклы дип саный.

- Ихтыяҗ юк дип аны киләчәктә япмаслармы?

- Бер тапкыр ясаган әйбер инде киләчәктә зур чыгымнар таләп итәр дип уйламыйм. Икътисади файдадан тыш, бу бит әле татар теленә ихтирам да. Мәсәлән алар Татарстан интернет базарына безнең кагыйдәләрне истә тотып киләләр. Ә республикада икетеллелек кануны.
- Татарча Яндексны кулланучылар күп булыр дип уйлыйсыңмы?

- Бу башлангычның кәҗәсенә караганда мәзәге кызыграк. Аның татар телле булуы инде җаннарны җылытып торыр. Татар кулланучысы инде үзенә кирәкле мәгълүматны кайда табарга икәнне белә, шуңа бәлкем аның әһәмияте дә ул кадәр зур түгелдер. Шуңа бу сәхифә гамәлигә караганда, рухи яктан мөһимрәктер.

XS
SM
MD
LG