Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә “Казан трактындагы авыл” дигән китап чыкты


Бу авыл ике исем йөртә: рәсми исеме – Елховое озеро, яки Зирекле күл. Ә халык телендә гап-гади - Кәшә авылы. Урысча Кашинка дип аталучы Кәшә елгасы тамагында – аның Зөя елгасына койган җир янәшәсендә.


Китапның исеме дә нигезле – Сембер өлкәсенең Татарстан белән чигендә үк, диярлек, урнашкан ул. Авыл мәктәбенең “фәлән” еллык юбилейлары һәм аның уңышлары, колхозның өлкә буенча иң алдынгы урыннар яулавы, авылның күренекле шәхесләре турында, мәсәлән.

Чынлап та, ифрат та уңган халык яши биредә. Һәм ул татар дөньясына байтак горурланырлык шәхесләр дә биргән. Әйтик, биатлон буенча дөнья чемпионы Назыйм Мөхитов. Тамырлары нәкъ шушы авылда булган байтак башка шәхесләрне дә атап була. Әйтик, Рәсәй Кораллы көчләре белән идарә итү системасы башлыгы Хәлил Арсланов, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы аша таныш булган Миләүшә Айтуганованың тамырлары биредә: ул – “Красный партизан” исеменә лаек булган Ибраһим Измайловның оныгы. Атаклы шагыйребез Ринат Харис, Буада туса да, кәшәлеләр аны авылдаш дип саныйлар, чөнки аның әнисе Зәкия Фәизева – шушы авыл кызы.

Авылның уңган егет-кызлары арасында Фәизевләр нәселе аеруча күренекле урын били. Гимадетдин Фәизев тирә-якта танылган тимерче, мастер-калайчы булган. Фаяз Фаизев – язучы. Ә авылда яшәүче Салихҗан Фәизев – тракторчы, Социалистик хезмәт каһарманы, бихисап орден-медальләр кавалеры. Шулай ук язучы Рәшит Ибраһимов белән дә горурлана авыл халкы.

Авылның барлыкка килүе турында берничә сүз. 1649 елда Свияжски өязеннән, “Синбер шәһәре буенча патша хәзрәтләренең атлы гаскәри хезмәтен башкару өчен”, мәңгелек яшәү урынына, дип, берничә ясаклы татар гаиләсе күчерелә. 1664 елда 14 хезмәтчел татарны да үз араларына алалар. Аларга чуашлар да өстәлә.

Артабан, уртак җир биләү капма-каршылыклар тудырганга, бүленәләр. Хезмәтчел татарлар гомум җирнең көньяк өлешенә хуҗа булалар, ә ясаклы татарлар һәм чуашлар – Чынлы һәм Бугурна (Бакырлык) елгалары арасындагы җирне алалар. Җир бүлешү вакытында кимсетүләр дә булмаган түгел… Әйтик, чукынган татарлар һәм чуашларның җан башына 9,6 дисәтин җир бирелсә, чукынмаган татарга – 5,2 дисәтин генә.

Артабан миллилек ягыннан байтак үзгәрешләр дә була. 1913 елда чуашлар Кәшәдән күчеп китеп, олы юлның көнбатыш ягына - Кайсар авылына күченәләр, ә Кәшәдә татарлар гына кала… Күчеп килгәннәр дибез дә бит… каян килеп чыккан соң бу Кәшә авылы халкы? Китапның авторлары 1859 елгы җанисәп нәтиҗәләренә кулланма булып хезмәт итүче Степан Мельников мәгълүматларын китерәләр.

1859 елда чыккан “Тарихи юридик актлар һәм патшаның борынгы грамоталары” дигән китаптан бер өзек китерелә. “Падиша һәм Бөек кенәз Алексей Михайловичка гариза. Сембер өязенең Елховка слободасында яшәүче хезмәтчел татар Бикбулат Бегиш улы Колчурин үзенең элек яшәгән җиреннән – Свияжски өязе Татар Чиркины авылыннан үз гаиләсен, мал-туарын һәм башка милкен алып килү өчен җибәрүен сорый”. Сембер стольнигы Иван Камынин бу гаризаны канәгатьләндерә. Гариза артына үз мөһерен дә куеп. Бу документ бирегә күчереп утыртылганнар арасында Апас халкы да булганлыгын раслыйдыр. Ә Табар Чиркинында бүген дә 414 кеше яши, аларның 312се – чуаш, 64е татар.

Китапның “Сембер краена халыкның урнаша башлавы” дигән бүлеге менә ничек тәмамлана. “Елховое озеро – Кәшә авылына кадәр биредә нинди дә булса авыллар булганмы, элегрәк монда кешеләр яшәгәнме – гамәлдә, безгә мәгълүм түгел. Шулай да Болгар цивилизациясеннән – 100, Алтын Урдадан - 400-500, Борынгы Казаннан 170 чакрымдагы гүзәл урын буш тормагандыр”, диелә анда.

Әйе шул. Зөя елгасының каршы ягында ук Кызыл Сөендек авылы бар иде. Колхозның төп утары булган Ундоры авылы аның җелеген суырып алгач, бу урын бушап калды. Аны алманнарга үз авылларын булдырырга дип биргәннәр иде, ләкин алар, казу эшләре башлану белән борынгы мунча калдыкларына тап булдылар һәм эшләрен туктаттылар. Алман авылы башка җирдә булдырылды.

Хәер, монысы инде – башка тема. Ә китапка кайтсак, бәлки, киләчәктә аның кыскача эчтәлеге белән таныштыру да урынлы булыр... Һәрхәлдә, чын үзидарә белән яшәүче андый авыллар бик тә сирәк.
XS
SM
MD
LG