Accessibility links

Познер: Православ динен кабул итү – Русиянең зур фаҗигасе


Русия патриархы Кирилл Русьны чукындыру көнен Украинада билгели
Русия патриархы Кирилл Русьны чукындыру көнен Украинада билгели

28 июльдә Русия Русны чукындыру көнен рәсми төстә бәйрәм итә. Чукындыру көнен билгеләп узуны Русиянең Федерация Җыелышы канун нигезендә кабул итте. Хәзер Русиядә чукындыру көне истәлекле көннәр исемлегенә кертелде. Әмма кайбер билгеле шәхесләр, мәсәлән, журналист Владимир Познер православ дине Русиягә бик зур зыян салган дип саный.

1994-2008 елларда телевидение Академиясенең президенты булып торган Владимир Познер Русиядәге бәлаләрнең сәбәбен православ диненнән, Урыс православ чиркәвеннән күрә. Православ динен кабул итү – Русиянең иң зур фаҗигасе булуны әйтә.

Владимир Познер бу турыда үзенең интернет сәхифәсендә белдерә. Аның фикеренчә, христиан диненең протестант юнәлешен тоткан илләр демократия, яшәү шартлары ягыннан алда бара. Алардан соң католиклар. Шуннан соң гына Русия, Болгария тора, чөнки православие караңгы дин.

“Минем өчен иң төп “татар” – Явыз Иван. Ул бөтен әйберне дә юкка чыгарган, елгалар кызыл төскә кергән”, ди ул.

Урыс православ чиркәвенең сәясәткә, мәктәп мәгарифенә тыгылуын Познер да күрә. Ул чиркәүнең агрессив булуын яшермичә әйтә.

«Урыс православ чиркәве митрополитлары, патриархы булган КПСС фиркасен хәтерләтә. Партиянең генерал секретарен алар патриарх дип атый. Минемчә, чиркәү Русиягә зур зыян китергән», ди Владимир Познер.

Тележурналистның православ дине – Русиянең бәласе дип белдерүе урыс җәмәгатьчелегендә бәхәс тудырды. Язучы Владимир Куприн Познерны матбугат чарасыннан куып, урам себертергә кирәк дип белдерә. Аның фикеренчә, урысның башына журналистлар, урысны яратмаучылар, күрәалмаучылар, урыс булмаганнар менеп утырган.

Познерның православ дине турындагы фикерләре татар җәмәгатьчелеге арасында да кызыксыну уятты. Тарихчы Нурулла Гариф да татарны дәүләтсез итүдә, халыкка зур авырлыклар китерүдә катнашкан дингә сәяси яктан уңай карамавын әйтә.

«Дин кешенең күңел байлыгы да, шул ук вакытта корал да булырга мөмкин. Христиан дине дәүләтнең сәясәтенә үтеп кереп, аның коралына әйләнде. Хәзер дә Урыс праваслау чиркәве дәүләткә хезмәт итә. Ә дәүләт моның белән файдалана. Динне башка халыкларга каршы корал итеп кулланырга ярамый. Ә болай һәр дин яхшы», ди Нурулла Гариф.

Тарихчы фикеренчә, бер диннең генә рәсми кабул ителү көнен бәйрәм итү дә дәүләтнең халыкларны аралавын, тигез күрмәвен күрсәтә.

Русия Федерация Җыелышы 28 июльне Русьны чукындыру көне итеп рәсмиләштерде. Шуннан соң Татарстан Дәүләт Шурасы да 922 елда Болгарда ислам динен кабул итү көнен Русия дәрәҗәсендә рәсмиләштерергә чакырды. Әмма күпләр моның тормышка ашасына шикләнә. Беренчедән, моңа Урыс чиркәве каршы, икенчедән, мөселманнар арасында да исламның кайсы елда кабул ителүе турында бәхәс бара.
XS
SM
MD
LG