Accessibility links

Кайнар хәбәр

Newsweek: дөньяның иң яхшы иле – Финляндия


Финляндия башкаласы Һелсинки күренеше
Финляндия башкаласы Һелсинки күренеше

Кушма Штатларда чыга торган “Newsweek” журналы “дөньяның иң яхшы илләре” исемлеген бәян итте. Беренче өч урында Финляндия, Швейцария, Швеция. Соңгы өч урында – Камерун, Нигерия, Буркина Фасо. Русия – 51нче урында.

Бу исемлекне төзегәндә белгечләр илләрне биш төрле яклап тикшергән: мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе, яшәү шартлары, икътисад торышы һәм сәяси мохит. Һәр тармактагы баллар кушылып, гомум урын чыгарылган.

Мисал өчен, дөньяның иң яхшы иле дип табылган Финляндиянең күрсәткечләре мондый:
Беренче унлык:
1. Финляндия
2. Швейцария
3. Швеция
4. Австралия
5. Люксембург
6. Норвегия
7. Канада
8. Нидерланд
9. Япония
10. Дания

  • мәгариф – 100 балл (халыкның 100%ты укымышлы, уртача уку дәвере 17 ел)
  • сәламәтлек – 90 балл (уртача гомер озынлыгы 72 ел)
  • яшәү шартлары – 91 балл (уртача керем $45,700, керемнәр аермасы 27%, уртача куллану күләме $25,300, эшсезлек 8.5%)
  • икътисади әүземлек – 70 балл (яңа кәсеп ачу өчен 14 көн җитә)
  • сәяси мохит – 92 балл (Freedom House бәяләмәсе – 1.0)

Чагыштыру өчен, Русиянең күрсәткечләре:
Соңгы унлык:
91. Сенегал
92. Йәмән
93. Танзания
94. Эфиопия
95. Мозамбик
96. Уганда
97. Замбия
98. Камерун
99. Нигерия
100. Буркина Фасо

  • мәгариф – 88 балл (халыкның 99.4%-ты укымышлы, уртача уку дәвере 13.6 ел)
  • сәламәтлек – 61 балл (уртача гомер озынлыгы 60 ел)
  • яшәү шартлары – 68 балл (уртача керем $9,370, керемнәр аермасы 37.5%, уртача куллану күләме $5,326, эшсезлек 8.9%)
  • икътисади әүземлек – 50 балл (яңа кәсеп ачу өчен 30 көн кирәк)
  • сәяси мохит – 47 балл (Freedom House бәяләмәсе – 5.5)

Шушы күрсәткечләр белән Русия 100 ил арасында 51нче урында.

Беренче унлыкта тагын Австралия, Люксембург, Норвегия, Канада, Нидерланд, Япония һәм Дания. АКШ 11нче, Германия – 12нче урында.

Тармаклап караганда, Newsweek белгечләре фикеренчә, иң яхшы мәгариф – Финляндиядә , сәламәтлек саклау системы – Япониядә, яшәү шартлары – Норвегиядә. Икътисад әүземлеге ягыннан Сингапур алда бара, иң яхшы сәяси мохит – Швециядә.

Башка илләрнең күрсәткечләрен Newsweek журналының интерактив җәдвәлендә күреп була.
XS
SM
MD
LG