Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Гыйракта сугыш тәмамлануын игълан итте


Барак Обама Гыйрак сугышы ветеранын сәламли, Форт Блисс, Тексас штаты, 31 август 2010
Барак Обама Гыйрак сугышы ветеранын сәламли, Форт Блисс, Тексас штаты, 31 август 2010
Американ президенты Барак Обама Гыйракта хәрби гамәлләрнең тәмамлануын игълан итте. Шушы рәсми белдерүен ул 31 август кичендә Ак Йорттан телевидение аша ясады.

“Бүген мин Американың Гыйракта хәрби гамәлләренең тәмамлануын игълан итәм. Гыйрак Иреклеге дип аталган операция тәмам, хәзер Гыйрак халкы илдәге иминлек өчен җаваплыкны үз өстенә алырга тиеш”, диде ул.

Американ гаскәрләре Гыйракка 2003 елда ул чактагы президент Джордж Буш карары белән кертелгән иде. Бүгенге белдерүен ясар алдыннан Обама Буш белән телефон аша сөйләшеп алганын әйтте.

Гыйрактагы гаскәрләрне чыгару вәгъдәсен Обама президентлык өчен көрәше вакытында ук биргән иде. 2009 елның гыйнварында ул хакимияткә килгәннән соң, Гыйрактан 90 меңнән артык хәрби чыгарылды.

Шулай да 50 меңләп хәрби 2011 ел ахырына кадәр әлегә анда калачак. Алар Гыйракның иминлек көчләренә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәчәк.

Хәзер – Әфганстан

Гыйрактагы гаскәрләрен чыгару хисабына хәзер Кушма Штатлар Әфганстанга күбрәк игътибар бирә алачак. Обама Әл-Каидәне бүгенге көндә Американың иминлегенә куркыныч тудырган төп янау дип атады.

“Без монда сөйләшкән арада Әл-Каидә безгә каршы мәкерлеген дәвам итә, аның җитәкчеләре Әфганстан белән Пакстан чигендә сыена. Без Әл-Каидәне тар-мар итәчәкбез, Әфганстанны террорчылык оясына әйләндерүгә юл куймаячакбыз”, диде ул.

Талибан көчләренә каршы көрәшү өчен Обама Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрергә карар иткәнен әйтте. Ләкин американ гаскәрләре анда да – Гыйракта шикелле – чикләнгән бер вакытка кадәр генә калачак, диде ул.

Американ гаскәрләре Әфганстанга 2001 елның 11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң кертелгән иде. Бу сугышка инде тугыз ел тула. Кайбер белгечләр аны Американың иң озакка сузылган сугышы дип атый.

Обама сүзләренчә, киләсе елның июлендә АКШ, Гыйракта шикелле, Әфганстандагы иминлек өчен җаваплыкны әфганнарның үзләренә тапшыра башлаячак. Чөнки анда да сугыш чиксез бара алмый, бу безнең дә әфганнарның да мәнфәгатендә түгел, диде ул.

Төп вазыйфа – икътисад

Обама сүзләренчә, хәзер аның, президент буларак, төп вазыйфасы – илнең икътисадын күтәрү булачак. Соңгы хисапларга караганда, илнең икътисады көтелгәннән сүлпәнрәк тәрәккый итә.

Американнарның күпме буыны яхшырак һәм иминрәк тормыш хыялы белән яшәде. Шушы хыял хакына үз гомерләрен куйган хәрбиләр белән американнар горурланырга тиеш, диде Обама.

Гыйракта җиде елдан артык барган сугыш нәтиҗәсендә 4.5 мең американ хәрбие һәлак булды, 32 меңе җәрәхәтләр алды.
XS
SM
MD
LG