киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Ирек Мортазин иректән ерагая

08.09.2010

Татарстанның элекке президенты Шәймиев шикаяте белән 21 айга сөргенгә җибәрелгән Ирек Мортазинга җәза катлаулана ала. Татарстанның җәзаларның үтәлешен тикшерү федераль идарәсе Мортазинны ике тапкыр тәртип бозуда гаепли. Ирекнең тормыш иптәше Ләйсән Ситдикова бу гамәлләрне иренә каршы махсус башкарылуын әйтә. Аның сүзләренчә, Ирек мондый басым белән килешмичә, ачлык игълан иткән.

“Мин аның үзе белән аралаша алмыйм. Әмма бүген Ирекнең ачлык игълан итүе турында әйттеләр. 3 сентябрьдә колония идарәсе аны 5 көнгә изоляторга утыртырга дигән карар чыгарган. Бүген аны аннан чыгарасы иделәр. Хәзер җәзаларның үтәлешен тикшерү федераль идарәсе аны хәзер сөрген дип аталган хәзерге статусыннан чын колониягә күчерү турында карар чыгарган. Иреккә бу карарны күрсәткәннәр. Иртәгә аның янына адвокат бара”, ди Ситдикова.

Ике ай элек Мортазин Мамадыш районындагы Дегетле авылыннан Менделеев районындагы башка авыл-колониясенә күчерелгән иде.

Ике очрактан соң юл колониягә

Татарстанның җәзаларның үтәлешен тикшерү федераль идарәсе матбугат үзәге башлыгы Инга Мазуренко сүзләренчә, Мортазинны изоляторга кичке тикшерүгә килмәгәне өчен утыртканнар.

Моңа кадәр Мамадыш районында сөргендә булганда ул бер тапкыр мондый изоляторда утырган инде. Ул вакытта Мортазин колония идарәсе рөхсәтеннән башка, шулай ук сөргендә булган, әмма аерым фатирда яшәүче Геннадий Мамонтов янына барган булган.

Билгеле булганча, Дәүләт шурасының элекке депутаты Геннадий Мамонтов фатир сату-алу эшләрендә алдашканы өчен җаваплылыкка тартылды. “Тәртип бозып ике тапкыр изоляторга ябылганнарга мәхкәмәдән җәзаларын катлауландыруны сорарга хакыбыз бар”, дигән Инга Мазуренко “Вечерняя Казань” басмасына.

Журналистлардан башланган проблема

Ирек Мортазинның якыннары аңа карата басымның август ахырында башлануын әйтә. Нәкъ шул вакытта аның янына сөргенгә Мәскәүнең НТВ каналыннан журналистлар килеп, бер сәгать әңгәмә алганнар. Әмма тапшыру әле дә эфирга чыкмаган. Ләйсән Ситдикова исә, журналистларның килүендә ниндидер хәйлә бар, ди.

“Ирекнең әйтүенә караганда, Мәскәүдән килгән журналистлар чынлыкта Чаллы шәһәренең “Эфир” телеканалы хезмәткәрләре булып чыккан. Бу видеоязма эфирга чыкмады, күрәсең ул кирәкле кешеләр кулына барып җиткән. Ирекнең анда әйткән сүзләре кемгәдер ошамаска мөмкин. Хакимияттәгеләр аны сөргенгә җибәргәч тә тынычлана алмый. Кешене ирегеннән мәхрүм итү генә җитми, гел “чеметеп” торырга кирәк”, ди Ситдикова.

Мортазинга басым сәясәт белән бәйлеме?

“Мемориал” хокук яклау үзәге Ирек Мортазинны сәяси тоткын дип бәяли. Моңа өстәп кайбер сәясәт белгечләре дә, соңгы арада Мортазинга басым башлануны тиздән узачак муниципаль сайлауларга бәйли. Янәсе Мортазин сөргендә булып та, интернет аша халыкка кирәкмәгән идеяләр таратырга мөмкин. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, моның белән килешми.

“Мортазин сөргендә булып, сайлауга нинди үзгәреш кертә алсын ди инде? Иң күбе интернетка яза ала. Моны ул басым булса-булмаса да эшли. Гәрчә халык аны оныта да башлаган иде инде. Элек Мортазинны яклап интернетта блогерлар берлеге төзелгән иде, акцияләр үткәрелде. Ә хәзер тып-тын. Дуслары да ләм мим”, ди Рәшит Әхмәтов.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.09.2010 06:03
Русия фюреры котыра бит, тэмам акылыннан шаша. Шул вакытта партейгеносселар Казанда да артта каласылары килми. Ничек эйтсэн дэ, "татар Ден Сяо Пины" бит.

кем: рим кайдан: казаннан
08.09.2010 22:25
Бабайга, ботенлэй китэргэ сэбэп итеп бер свежий скелет ябыштырып куярга да телэйлэрме шунда. Башларымы буталган, карталарымы?
җавап

кем: Аспирант кайдан: Казаннан
09.09.2010 08:58
Быелгы эсседэ тормэ-баракларда ятучыларга, Иреккэ , кыен булмагандыр.
Лэкин мин аны политик тоткын дип санамыйм. Кемнэрне фаш итэргэ телэп, дэлиллэр китерэ алмады бугай ул. Узнен элекке хужасын "манчу" сэясэт булса да, башкалар тегермэне. Ичмасам бабай улде дип кешелэрне борчыганы очен халык алдында ялгышын таныса, хормэт итэр идек. Жэллэр идек. Журналист ялгышырга да, алдашырга да тиеш тугел. Ялгышса узе тозэтсен хатасын. Моны Дегетледэ тозэтмилэр.Иманы да, жазасы кешенен узеннэн тора.
җавап

кем: рим кайдан: казан
09.09.2010 21:31
Бик дөрес аспирант хәзрәтләре. Президент үлгән дип чыгарып хокумәтебезгэ күпме зыян китерде. Вакытында гафу үтенми бит әле. Гафу үтен Ирек майданына чыгып, антипартийный китапларынны яндыр. Китап язырга этәргән пособникларынны фаш ит. 37 еллардан килгән тәртип бит ул. Жазасын да, сезненчә, бик дини адәмнәр бирде ахры. Башта барлык кануннарына туры китереп каргадыларда, Корбан бәйрәмендә өч көнгә без права переписки изоляторга ябып куйдылар. Мәскәү телеканалына интервью биргән өчен ураза гаетенә туры китереп тагын ябып куйдылар. Ач торсын. Бабай янында табыннан табынга кучеп хөкүмәт акчаларына ашап йөргәннәре чыгар. Иман турында да дөрес хәзрәт. Аллахы тагәлә мин хәр баланы иманлы итеп тудырырмын дигән бит. Югалтмаска гына кирәк.
     
текст зурлыгы - +