Accessibility links

Гади татар үз тарихын беләме?


Илдус Хуҗин
Илдус Хуҗин

Соңгы елларда Уралда да татар-башкорт проблемасы барлыгы беленде. Ләкин Дамир Исхаков язмаларыннан аңлашылганча, бу проблема Уфа якларында инде берничә дистә ел дәвам итә икән. Совет заманында бу турыда авыз ачу да ярамый иде.



Татар галимнәре сүзенә караганда, XVII гасырдан башлап, аз санлы булган башкорт кабиләләре хакимият тарафыннан җирбиләүче катламга (сословиегә) әверелдерелгән. Патша хөкүмәте бу катламны Уралны алу hәм аны үз кулында тоту өчен таяныч иткән. Башкортларга күп кенә ташламалар (льготалар) бирелгән. Шуннан соң бик күп Урал татарлары hәм Иделдән качып килгән татарлар башкорт катламына язылганнар. Бу аларга җир алырга мөмкинлек биргән, бәлки, аларны куа килгән Явыз Иван башкисәрләреннән котылу өчен дә кирәк булгандыр. Бу ясалма башкортлар бөтен Урта hәм Көньяк Уралга җәелгәннәр. Ләкин телләре hәм мәдәниятләре татарныкы килеш кала биргән. Хәзер инде шуларның барысын да башкорт милләтенә кертергә тырышалар.

XIX гасырның ахырындагы сан алу буенча, мәсәлән, Красноуфимски өязендә 11 меңләп башкорт hәм 8 меңгә якын татар булган. Ә 1926 елгы сан алудан соң бу өяздә башкорт калмаган, дип әйтерлек. Татарлар саны арткан. Кая булганнар башкортлар егерме ел эчендә? Татарлар башкортларны татарлаштыру өчен татарлар саны башкортларныкыннан берничә мәртәбә күбрәк булырга тиеш иде. Ләкин бит монда нәкъ киресенчә булган. Ә эш шунда: 1917 елның 10 ноябрендәге декреты белән Совет хөкүмәте бөтен төрле катламнарны юкка чыгаргач, башкорт сословиесенә кергән татарларны кире үзләренең чын милләтенә керткәннәр. Шулай итеп алар яңадан татарга әйләнгән. Бу хәл монда гына түгел, бөтен Башкортостан буенча шулай булган. Бу турыда башкорт галимнәренең ”Западные башкиры” (төзүчесе А.З.Әсфәндияров) дигән китабын карау да җитә.

Кыскасы, аз санлы башкортлардан күп санлы башкорт катламы ясалган булган. Инде хәзер шул күп санлы башкорт катламыннан Уфа түрәләре күп санлы башкорт милләте ясыйлар. Ә мондагы татарларны башкорт теленең бер диалектында сөйләшүчеләр дип исәплиләр. Баксаң, Урал татарлары Идел буе татарларыннан бөтенләй аерылмый, дип әйтергә була. Алар татарның шул ук Идел буе диалектына, төп диалектка керәләр. Ул гына җитми, Санкт-Петербургның “Вольное географическое общество»сының Пермь төбәге турындагы хезмәтләрендә (XVIII гасыр материаллары) башкорт теле бөтенләй татар теленең бер диалекты дип аталган. Бу хезмәтләр җыентыгы Красноуфимск музеенда да саклана.

Өстә китерелгән “күзгә төтен җибәрү” процессының килеп чыгышын А.З.Әсфәндияров төзегән “Западные башкиры” дигән китапта күзәтергә була. Бу китапның 36 битендә ул, этнолог Р.Г.Кузеевның сүзләренә таянып, башкорт халкының ике телле булуын танырга кирәклекне ныклап әйтә. Югыйсә башкорт халкының саны азаячак hәм аның яшәү чикләре бик тараячак, ди. Бу 1999 елда әйтелгән. Димәк, 8-9 ел эчендә башкорт халкы ике телле дип инде танылган, hәм бу концепция Башкортостан республикасының рәсми милли сәясәте итеп кабул ителгән. Кабул ителгән генә түгел, бу сәясәт инде эшли hәм башкорт халкына хәзер азаю куркынычы янамый, чөнки башкорт “ясау” өчен республикада материал җитәрлек, тагын миллионнан артык татар бар. Үткән сан алуда башкорт халкы нык кына артты. Ә быелгы сан алуда республикада башкорт халкы урысларны да узып китәр.

Шунсы аптырата - бу проблеманы җитди язмалар аша хәзер күбрәк Казандагы татар галимнәре генә (башлыча Д.Исхаков) бөтен дөньяга фаш итә. Ә кайда соң Башкортостандагы татар галимнәре, язучылар hәм башка абруйлы кешеләр? Кайда соң татар халкының үзе? Алар камыш шикелле, җил кая искән, шул якка авалармыни? Ныклап уйласаң, каршы тору чаралары җитәрлек.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG