Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова көрәшкә чыга


Моңа кадәр булган бер концерттан күренеш
Моңа кадәр булган бер концерттан күренеш

Җырчы татар эстрадасының бүгенге хәленнән канәгать түгел. Шуңа күрә үзенең Казандагы концертын әле моңа кадәр бер генә башкаручы да аяк басмаган 2 мең 600 кеше сыйдырышлы “Ак Барс” көрәшчеләр сараенда үзгә бер тамаша итеп үткәрергә җыена.

Бу яңа проектны Гөлнара Тимерҗанова ике елга якын уйлап йөргән. Аны соңгы елларда татар эстрадасындагы концертларның күпчелегенең гел бер калыпка гына салынган булуы да туйдырган. Дөньяда җыр сәнгате гел алга бара, төрле кызыклы юнәлешләр табыла, ә без бер урында гына таптанган кебек, дип тә әйтә ул.
Беркөнлек концертлар туйдыры

“Беркөнлек, беркемгә дә кирәкми торган концертлар туйдырды. Аның кызыгы калмады. Сәхнә артына бер пәрдә, төсле утлар куеп кына җырлау кешене алдау гына бу”, ди Тимерҗанова.

Җырчының сүзләре дөрес булса, “Ак Барс”та булачак концерт вакытында чишмәләр дә челтерәп агачак, алтын алмалы агачлар да булачак икән. Бу тамаша-шоуны җырларымны яратучылар уч төбендәге кебек караячак, дип тә өсти.

“Сәхнә бизәлеше өчен генә дә 400 мең сум акча тотам. Камал театры бер спектакльгә нинди декорация эшли, мин дә шулар кебек кыланам”, ди Тимерҗанова.

2 мең 600 кеше килерме?


Моңа кадәр татар җырчылары боз сарайларында җырласа да, бу кадәр күп кеше сыйдырышлы спорт корылмасында үзләре генә концерт биргәне юк иде дияргә була. Казанда иң күп кеше сыйдырышлы ябык бина “Татнефть Арена” боз сарае. Анда булган тамашаны 7 меңнән артык кеше карый ала. Монда ачылганнан алып бүгенгә кадәр бары тик бер исемдәге генә чара үтте. “Яңа Гасыр” телерадиоширкәтенең “Җиде Йолдыз” фестивале.

Казанда шулай ук тагын бер боз сарае бар. Ул үзәк универмаг янындагысы. Анда булган концертларны 3200гә якын кеше карый ала. “Монда да әлегә кадәр татар җырчылары үзләре генә аерым концерт оештырганы юк, гел җыелма тамашалар “солянкалар” гына була”, дип белдерде татар концертларын оештыручыларның берсе Марсель Иванов.

Татар эстрада тарихында беренче тапкыр Гөлнара Тимерҗанова Казандагы зур спорт корылмаларының берсе – “Ак Барс” көрәшчеләр сараена 2600гә якын тамашачы җыярга өметләнә. Универсиада уңаеннан ачылган корылмаларның берсе ул. Әле моңа кадәр Мәскәүдән Казанга килеп концерт куеп китә торган йолдызлар анда чыгыш ясарга җөрьәт итмәде. Гадәттә спорт өчен яраклашкан һәм цирк биналарында яңгыраш, ягъни акустика ягы аксый.

Һаман шул мәхәббәт өчпочмагы


Тимерҗанова концертын да моңа кадәр татар эстрадасында күренмәгән рәвештә булачак дип вәгъдә итә. “Африкадагы яшь егет безнең татар кызларына гашыйк булып аны үзләренә алып китергә җыена. Иң чибәр кызны сайлап алам дигән аның хәбәре безгә интернет аша килеп эләкте. Африкалыга нигә без үзебезнең татар кызыбызны бирергә тиеш соң әле? Баксаң, анда татар каны бар икән, сөйләшә-сөйләшә әнә шул ягы да ачылды”, ди Тимерҗанова.

Гөлнара Тимерҗанова
Шулай да җырчы булачак тамашаның бөтен ягын да ачып бирергә җыенмый. Тик сюжетның мәхәббәт өчпочмагына корылган булуын гына әйтә. Монда Галиябану да, Хәлил дә һәм иң кызыгы Африкадан килгән Исмәгыйль дә җырлаячак. Ни өчен татар күңеленә үтә дә якын булган әлеге сюжетны алуына килгәндә, “татарча сөю – мәңге бетмәс мәхәббәт бит ул” дип белдерә. Концертында халык җырлары да булачак. Гөлнарача корылган мәхәббәт өчпочмагында Галиябануның әнисе Әлфия Авзалова, ә әтисе Илһам Шакиров икән.

Күренекле җырчылардан Айдар Галимов һәм Салават Фәтхетдинов һәр ел саен диярлек үзләренең концертларын бер темага багышлыйлар. Сәхнәне дә шуңа туры китереп җиһазлыйлар һәм бизиләр. Җырлары да теманы ача торган була. Гөлнара Тимерҗанова: “Мин беркемне дә уздырам дип тырышмыйм, минеке үземчә булачак”, дип белдерә.

15 октябрь - Хәтер көне

Тимерҗанованың концерты 15 октябрьдә булачак. Русиядә җанисәп башланганга бер көн үткән, ә татар халкы өчен тарихи Хәтер көне ул. Җанисәп дигәннән, 2002 елда булган халык санын алганда аны туган якларына, Башкортстанда концерт куярга кертмәгәннәр.

Хәтер көнне булачак бу концерт вакытында татар халкының фаҗигале үткәне, андагы корбаннар да искә алыначак.

Гөлнара Тимерҗанова 1975 елның 29 маенда Башкортстанның Борай районы, Чалкак авылында туган. Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлекләрен тәмамлаган. 1995 елда профессиональ сәхнәгә беренче тапкыр аяк баса. Халык арасында 2001 елда таныла башлый. “Наз”, “Сөю диңгезе”, “Мәхәббәт ялкыны”, “Мин гомеремне багышлыйм сөюгә”, “Бөек сер” һәм “Татар халык җырлары исемле” дисклары бар.
XS
SM
MD
LG