Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада татарлар хөрмәтенә һәйкәл ачылды


25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә татарлар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Татар сугышчысына һәйкәл ачу тантанасына Польшадагы милләттәшләребез Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көткән булган. Ләкин анда Польша президенты Бронислав Комаровский гына килгән. Ул Польшаның татарлар белән горурлануын әйткән.

Казаннан исә бу чарада Татарстанның Петербур һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм җырчы Владимир Васильев катнашкан. Уфадан татар морзалары оешмасы җитәкчесе Зөфәр Әюпов булган.

Шулай ук Кырым татарлары милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев җитәкчелегендәге вәкиллек, Литва, Беларус татарлары да булган. Беларустан балалар да килгән.

Әлеге һәйкәлне ил хөкүмәтенең татарларга ихтирамы дип кабул итәргә кирәк. Чөнки моның тирән тарихи тамырлары бар - әле 600 ел элек Грюнвальд бәрелешендә полякларга татарлар да булышкан.

Әлеге орыш барышында Литва бөек кенәзлегенең поляк-литва гаскәрләре Тевтон ордены армиясен тар-мар итеп, тәре яуларының көнчыгышка үтеп керүен туктаткан. Аерым алганда, җиңел атлылар башында торган Туктамыш ханның улы Җәләлетдин тевтоннарның авыр киемнәр һәм кораллар белән коралланган гаскәрен кырып салып, шуның белән бик әһәмиятле бәрелештә поляк-литва гаскәрләренә җиңү китергән.

Литваның бөек кенәзе, рәхмәт йөзеннән, йомышлы татарларның күбесенә дворянлык дәрәҗәләре һәм җир бүләк иткән, ә шушы кенәзлектә һәм соңрак Алтын Урда татарлары варислары берничә гасыр дәвамында поляк асыл затлары исеменә кергән.

Бу яңа һәйкәл дә хакимият акчасына булдырылган.

Польша татарлары туган телен оныткан

Cәлим Хазбиевич
Польшадагы язучы Сәлим Хазбиевич (Selim Chazbijewicz) сүзләренчә, хәзерге вакытта Польшада 4 мең татар яши. Аларның Гданьскида үзләренең җәмгыятьләре эшли. Ләкин, кызганычка каршы, туган телләрен саклап кала алмаганнар.

“Татарлар монда инде 600 ел яши, әмма без татарча сөйләшмибез. XVIII гасырда ук ата-бабаларыбыз бу телне югалткан. XX гасырда әле берничә сүз белүчеләр булган, әмма икенче дөнья сугышыннан соң барысы да онытылды”, ди ул.

Хазбиевич сүзләренчә, элек әле Кырымда, Татарстанда яшәгән татарлар белән элемтәләр булса, советлар заманында бу авырлаша.

“Хәзер инде элемтәләр кабат торгызылды. Беренче тапкыр 1990 елда Польша татарлары Татарстанга бардык. Монда да Башкортстан, Татарстаннан киләләр. Ләкин элемтәләрне тагын да арттыру өчен ныграк эшләргә кирәк. Мәдәни генә түгел фәнни элемтәләр, ягъни конференцияләр булырга тиеш”, ди Хазбиевич.

Польшадагы татарлар да хәзер үз тамырлары белән күбрәк кызыксына башлаган. Яшьләр дә якын гына урнашкан Литва, Беларус татарлары белән гаилә корырга тырыша. Шуңа да карамастан Хазбиевич глобальләшү чорында татарларның киләчәгенә куркыныч яный дип саный. Милли генә түгел, ә дини ассимиляциянең дә күзәтелүен әйтә.

“Кайбер кешеләр үзләренең ата-бабалары татар булуын һәм безнең чараларда катнашырга теләвен әйтә. Әмма алар үзләре инде католик”, ди ул.

Һәйкәл ачу чарасы кысаларында татарларның Европага тәэсире турында халыкара конференция дә үткән. Анда Җәмилев кырым татарларының бүгенге хәле, проблемнары турында сөйләгән. Закиров Казан татарлары тормышы белән таныштырган.
XS
SM
MD
LG