Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галименнән “экстремист” гаебе алына


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Уфадагы танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков үзенә ягылган гаепләрдән котыла шикелле. Республика рәсми мәгълүмат чараларында аның нахакка гаепләнүе турында зур-зур мәкаләләр басыла.

Моңа кадәр республиканың рәсми матбугат чаралары, элекке хакимиятләр кубызына биеп, Илдар Габдрафыйков хакында гел тәнкыйть һәм гаепләү язмалары гына бастыра иде. Бу тәңгәлдә аеруча башкорт телендәге гәзитләр зур тырышлык һәм өлгерлек күрсәтте. Хәзер исә алар да Илдар Габдрафыйков турында уңай язмалар бастыра. Шул исәптән “Башкортстан” гәзите дә. Бу гәзит быел март аенда Илдар Габдрафыйковны “экстремистлык”та гаепләп тулы бер битлек язма әзерләгән иде. Аннан соң да тәнкыйть язмалары ташкыны тукталмады. Әле исә “Башкортстан” гәзите дә кирегә борылырга мәҗбүр.

Илдар Габдрафыйковка карата һөҗүмнәр 2008 елның язында ук башланган иде. Аны милләтара ызгышлар чыгарырга тырышуда һәм хакимиятләргә яла ягуда гаепләделәр. Ә 2009 елның август аенда Илдар Габдрафыйковны һәм тагын дүрт кешене “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләп, тикшерү бүлегенә ябып куйдылар.

Илнең күренекле шәхесләре яклавы белән генә аларны төрмәдән чыгардылар. Ләкин Илдар Габдрафыйковка һәм башкаларга карата ачылган мәхкәмә эшләре әле булса ябылмаган, нокта куелмаган. Илдар әфәнде аерым алганда үзенә карата һөҗүмнәрне республиканың элекке хакимиятләренең кырын гамәлләрен фаш итүе белән бәйләп аңлата.

Соңгы көннәрдә республика рәсми мәгълүмат чараларында Илдар Габдрафыйков турында тик уңай язамалар гына күренә башлавы мәхкәмә карарының аның файдасына булачагын фаразлау мөмкинлеген бирә. Аннан соң, Илдар әфәнде үзенә күп газаплар китергән элекке премьер-министр Раил Сарбаевны һәм элекке эчке эшләр министры Рафаил Диваевны үзләрен дә мәхкәмәгә бирергә ниятләнүен әйтә.
XS
SM
MD
LG