Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ Корбан бәйрәмен танымый


Казандагы башка югары уку йортлары турыдан-туры Русия мәгариф министрлыгына буйсынуга карамастан бәйрәм итә.

Казан (Идел буе) федераль университетының (КФУ) хисап математикасы, кибернетика факультеты (ВМК) студенты Рөстәм Хәйруллин, Корбан бәйрәме көнне югары уку йортының эшләве татарларны мыскыллау, дип белдерә.

“Татарлар бөтенесе, безнең дини хисләрне мыскыл итү бу, дип әйтәләр. Башка милләт кешеләре дә, бөтен Татарстан ял итә, ә без ял итмибез, дип белдерә. Алар шулай ук риза түгел. Күрәсең, аларны күбрәк ял итү ягы кызыксындыра”, ди Хәйруллин.

Рөстәм үзе беренче курста укый. Корбан бәйрәме көнне укыячаклары турында хәбәр чыгуга, университетның студентлар һөнәр берлегенә (профком) хат җибәргән. “Алардан җавап булмады”, ди Хәйруллин. Бу мәсьәләне хәл итү өчен һөнәр берлеге университет җитәкчелеге белән сөйләшергә тиеш булган.

Рөстәм үзе дуслары белән бергә Корбан бәйрәме уңаеннан берәр мәчеткә барырга җыенган.

Казан университеты җитәкчелеге ни өчен бәйрәм итмәүләре турында аңлатмалар бирүдән баш тартты. Бары тик югары уку йортының кадрлар бүлеге башлыгы Лидия Хәммәтова үзләренең федераль кануннар белән яшәвен белдерде.

Разил Вәлиев
Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев сүзләренчә, Татарстан республикасында кабул ителгән кануннарны һәркем дә үтәргә тиеш.

“Әгәр дә федераль оешманың җитәкчесе, мисал өчен югары уку йортының ректоры, я булмаса гыйльми шурасы, шундый карар кабул итә икән, бу мөмкин нәрсә. Бу хәл Татарстан кануннарын хөрмәт итүгә, халыкның мәнфәгатьләрен искә алуга бер мисал булыр иде.

Әгәр Татарстанда яшәүчеләрнең 50%ы мөселман икән, федераль оешма булса да, аларда эшләүчеләрнең 50%тан күбрәге мөселман була. Әгәр бу оешма җитәкчесе үз кулы астында эшләүче кешеләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, диннәрен хөрмәт итә икән, һичшиксез ул аларның бәйрәмнәрен зурлап үткәрү өчен мөмкинлек тудырырга тиеш”, ди Разил Вәлиев.

Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) да – федераль уку йорты. Турыдан-туры Русия мәгариф министрлыгына карый. Әлеге уку йортыннан: “Корбан бәйрәмендә без ял итәбез. Ректор махсус фәрман имзалады”, дип хәбәр иттеләр.

Казан дәүләт техник университеты да республикада иң күп студент белем ала торган зур уку йортларының берсе. Алар да Корбан бәйрәмендә эшләми.
XS
SM
MD
LG