Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кораллы төркем юк ителгән дип хәбәр ителә


Милиция сугышчылар кереп бикләнгән йортны яулый
Милиция сугышчылар кереп бикләнгән йортны яулый

Норлат районында үтерелгән кораллы өч кешенең тыелган Хизб ут-Тахрир оешмасы әгъзалары булу мөмкинлеге әйтелә.

Татарстанның Норлат районы Яңа Әлмәт авылында кораллы өч кешенең үтерелүе хәбәр ителә һәм аларның тыелган Хизб ут-Тахрир оешмасы әгъзалары булу мөмкинлеге әйтелә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, республика Экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Чистай бүлеге башлыгы машинасын шартлатырга маташкан бу төркемне юк итүдә министрлыкның 500-ләп хезмәткәре, шул исәптән ОМОН, махсус көчләр, БТРлар һәм бер боралак та катнашкан.

Хәрби чара, 24 ноябрьдә Селенгуши авылы янында билгесез ике кешенең бер аучыга ут ачуы турындагы хәбәрдән соң башланды, диелә. Ул аучы һөҗүм итүчеләрнең берсенең экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Чистай бүлеге башлыгы машинасын шартлатырга маташкан өчен федераль эзләүдәге Руслан Спиридонов булуын танып алган.

Вакыйга урынына милиция хезмәткәрләре җибәрелгән һәм Казаннан махсус көчләр чакырылган.

Кичке сәгать унберләр тирәсендә әлеге кораллы төркемнең Яңа Әлмәт авылы тирәсендә хосусый сак ширкәте машинасына ут ачуы турында хәбәр килгән.

Һөҗүм итүчеләрне чолгап алганнан соң, берничә сәгать буе каты атыш булган, әмма караңгылык сәбәпле, аларга каршы яу оештырылмаган һәм җинаятьчеләр качып киткән.

Шуннан соң, районнан чыгу юллары ябылып, аларны эзләү башланган.

Соңрак алар тагын кораллы каршылыкка кереп, атыш барышында атып үтерелгән. Төркемдә автомат кораллар, гранатааткычлар белән коралланган өч кеше булуы соңрак кына ачыкланган.

Төркемдә 34 яшьлек Руслан Спиридонов, элегрәк бер мәртәбә хөкем ителгән 30 яшьлек Альберт Хөснетдинов һәм Алмаз Дәүләтшин булган диелә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы, полковник Ирина Нижельская «юк ителгән террорчыларның тыелган исламчы төркемдә булганлыкларына 90 процент ышаныч бар. Бу Хизб ут-Тахрир оешмасы булырга мөмкин”, диде.

ФСБның Татарстан идарәсе дә соңрак әлеге чарада катнашуын рәсми рәвештә таныды, әмма бу турыда тәфсиллерәк мәгълүмат бирүдән тыелып калды.
XS
SM
MD
LG