Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев “гаепле һәр кешене табачагын” белдерде


Русия президенты шимбә Манеж мәйданында көч кулланучыларны табачагын һәм җәзага тартачагын белдерде.

Шимбә көнне “Спартак” җанатарлары һәм үтәмилләтче оешмалар вәкилләре (барлыгы биш меңләп кеше) оештырган урам җыены көч куллану белән тәмамланды.

Якшәмбе кич Русия президенты Дмитрий Медведев Twitter челтәрендә “Илдә һәм Мәскәүдә вазгыять контрольдә. Көч кулланучыларның барысы белән дә эш итәрбез, шигегез булмасын”, дигән язу калдырды.

Бүген Медведев милицияне мондый очракларда ия булган барлык вәкаләтләрен кулланырга чакырды.

“Расачыл, милли һәм дини нәфрәт тудыру өчен оештырылган чаралар дәүләтне таркату белән яный. Мондый чараларга каршы торганда милиция канунда каралган барлык вәкаләтләрен куллана ала һәм кулланырга тиеш”, диде Медведев.

Чара “Спартак” җанатары Егор Свиридовның үлемен искә алу өчен оештырылган иде. Җыенда катнашучылар мәйданда күренгән славян чырайлы булмаган берничә кешене тотып кыйнагач, пикетчыларга каршы ОМОН чыкты. Милиция яраланган кешеләрне яклап чыккач, пикетчылар милициягә һөҗүм итте. 65 кеше кулга алынды, 30 кеше яраланды.

Яңа чара 15 декабрьгә “билгеләнде”

Футбол җанатарлары интернеттагы сәхифәләрендә Егор Свиридов үлемен тикшерү барышына ризасызлык белдереп, яңадан җыелачакларын хәбәр итте.

Урам җыены 15 декабрь Киев вокзалы янында үтәчәк. Шунда ук урнашкан “Европа” сәүдә үзәге каршында илнең көньягыннан килүчеләр дә үзләренең җавап чарасын оештырмакчы. Әмма бу мәгълүматларны Мәскәү эчке эшләр идарәсе провокация дип атады.

“Спартак” җанатарлары Манеж мәйданындагы тәртипсезлекләргә катнашы булмаганын һәм киләчәктә андый чаралар уздырырга җыенмаганнарын белдерде.

“Манеж мәйданындагы тәртипсезлекләргә клуб җанатарларының бер катнашы да юк”, диде “Спартак” җанатарлары клубы җитәкчесе Әмир Хөслетдинов.

Русия футбол берлеге башлыгы Сергей Фурсенко да футбол оешмаларын милләтчеләрдән читләштерде.

“Футбол сәясәттән ерак. Тагын бер мәртәбә кабатлыйм, бер сәяси фирка һәм хәрәкәт тә безгә үз шигарләрен тага алмаячак”, диде Фурсенко.

Эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев шимбә көч куллануда рус милләтче оешмаларын гаепләп чыкты.

Киеренкелек арткан көннәрдә Мәскәүдә Кыргызстан ватандашының үтерелүе турында хәбәр ителде. 37 яшьлек Алишәр Шәмсиевка урамда унбишләп яшь кеше һөҗүм иткән. Шәмсиев башта каты кыйналган һәм соңыннан эченә пычак кадаудан үлгән.

Оппозиция җитәкчесе Гарри Каспаров хакимиятләр моннан үзләре өчен нәтиҗә чыгарырга тиеш, дип саный.

“Тыныч узган урам җыеннарын таратып кына ерак китеп булмаячагын аңласын иде хакимиятләр. Шимбә көнне чын көч куллану, чын ризасызлык чараларының нәрсә белән беткәнен күрдек. Хакимиятләр акылга килер, дип ышанам”, диде Каспаров.

Милиция шимбә көнне кешеләргә һөҗүм итүчеләрнең кем булганы билгеле, дип хәбәр итте. Хәзер һөҗүмнәр булган урам һәм метродагы камералардан рәсем һәм видеолар тикшерелә.
XS
SM
MD
LG