Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа-Казан килешүе имзаланды


Рөстәм Миңнеханов (c) һәм Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Миңнеханов (c) һәм Рөстәм Хәмитов

22 декабрьдә Уфада Татарстан белән Башкортстан арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


Бу ике Рөстәмнең беренче рәсми очрашуы гына түгел, ә Татарстан һәм Башкортстан арасында 1997 елның августында төзелгән килешүдән соң беренче тапкыр мөнәсәбәтләрне җайлау юнәлешендә әзерләнгән мөһим документ булып тора.

Казаннан Уфага баручы махсус очкыч иртәнге 6да салкын буранда, дөм караңгы чакта ук күтәрелде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә хөкүмәт башлыгының мәдәният һәм энергетика буенча урынбасарлары, Дәүләт Советы, Президент аппараты вәкилләре, сәнәгать, икътисад, яшьләр эшләре буенча министрлары, “Яңа гасыр” телекомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Фәннәр академиясе һәм башка мөһим оешмаларның җитәкчеләре барды.

Булгаково Уфа һава аланында Казан кунакларын Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми затлар каршылады. Кунаклар “Нефтяник” мәдәният йортында Президент чыршысын ачканнан соң, Уфа моторлар төзү берләшмәсендә, авиация технопаркында булды, аннары Тукай урамындагы Республика йортының утырышлар залында бик мөһим һәм тантаналы чара узды. Рөстәм Хәмитов һәм Рөстәм Миңнеханов ике республика арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм хезмәттәшлекне үстерү чаралары планын имзаладылар.

Бу килешүнең эчтәлеге һәм хезмәттәшлек юнәлешләре һәр ике республика өчен әһәмиятле, аның белән башка төбәкләрдә дә, федераль үзәктә дә кызыксыналар. Эш шунда ки, Татарстан белән Башкортстан арасында килешү 1997 елның август ахырында төзелгән иде. Киң җәмәгатьчелеккә әлеге килешүнең ничек үтәлүе турында мәгълүмат бирелмәде.
Президент чыршысын ачу тантанасында

2002 елгы җанисәп, 2003 елда Башкортстанда сайлау вакытында республикаларның рәсми вәкилләре сәясәттә очрый торган бәхәсле фикерләр белдерде. Моны киң җәмәгатьчелек ачык күреп торды.

Милли сәясәт, демократия, социаль-икътисади үсеш проблемнарын чишкәндә, уртак карашлар булдыру һәм республикаларның мәнфәгатьләрен яклау – шактый катлаулы мәсьәлә. Яңа килешү һәм хезмәттәшлек чаралары планы Татарстан белән Башкортстанның социаль-икътисади үсешен җанландырырга ярдәм итәчәк.

Татарстан вәкилчелегенең Башкортстанга сәфәре вакытында журналистларга бу турыда аңлатмалар бирелде. Килешү төзелгәннән соң “Конгресс холл”ның “Урал тау” ресторанында Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе үткәрде.

Бу көнне кунаклар Уфадагы археология һәм этнография музее, биатлон спорт комплексы белән дә таныша. Аннары “Нур” татар театрында Татарстан артистлары чыгышы һәм Башкортстан татарлары вәкилләре белән очрашу оештырыла. Шунда ук татар мәдәниятенә һәм сәнгатенә зур өлеш керткән шагыйрь Рамил Чурагулов, журналист Әнвәр Сөләйманов, популяр җырлар иҗат итүчеләр Азат Имаев, Васил Галимов, Фәнир Галимов, рәссамнар Вәкил Шәйхетдинов, Ринат Миңнебаев, опера җырчысы Марат Шәриповларга Татарстанның мактаулы исемнәре тапшырылачак.

Кичкә кадәр дәвам итәчәк програмга кергән чаралар тәмамлангач, Татарстан вәкилчелеге шул көннең кичендә Казанга кайтырга тиеш.


[Tatar.ru видеосы]
XS
SM
MD
LG