Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел кичендә Азатлык кунаклары белән сөйләшү


"Түмата" төркеме чыгыш ясый
"Түмата" төркеме чыгыш ясый
"Азатлык радиосы көн китергән хәбәрләргә нәтиҗә ясый." 2010 елда көн саен без тапшыруны шушы сүзләр белән башладык. Шуннан соң көннең төп вакыйгалары, дөнья яңалыклары, Татарстан, Башкортстан һәм киңрәк татар дөньясыннан хәбәрләр булды.

Елның бер генә көнендә бу тәртипне бозып, без Азатлыкның Яңа ел тапшыруын тәкъдим итәбез. Бу тапшыруда Азатлык эшенә зур өлеш керткән тыңлаучыларыбыз, укучыларыбыз, хәбәрчеләребез, кунаклар катнаша.


[ татарстан ]

Илфат Фәйзрахманов
2010 ел Татарстан һәм гомумән татар дөньясы өчен төрле вакыйгаларга бай булды. Татарстанда президент алышынды, суверенитет декларациясе кабул ителүгә 20 ел тулды, җанисәп, Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрелде.

Римма Бикмөхәммәтова
Әлеге чаралар Азатлык радиосында һәм Azatliq.org сәхифәсендә киң яктыртылып килде. Әмма ни дәрәҗәдә яктыртылды, тыңлаучылырга һәм укучыларга мәгълүмат барып җитә алдымы?

Бу хакта без бүген “Ирек мәйданы” газеты хәбәрчесе Римма Бикмөхәммәтова һәм “Безнең гәҗит” газеты баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов белән сөйләштек.




[ пәрәвез ]

Белүегезчә, Азатлык радиосы ул радио гына түгел, әле интернет та. Azatliq.org сәхифәсе елдан-ел гына түгел, хәтта көннән-көн үсә бара. Нәкъ бер ел элек, шундый ук Яңа ел тапшыруында без “Халык сүзе” дигән яңа рубрика турында игълан иткән идек. Бер ел эчендә ул сәхифәнең иң яратылып укылган урынына әйләнде. Укучыларыбыз анда үз язмаларын, фикерләрен җибәрә. Киләчәктә дә шулай дәвам итер дип өметләнәбез.

Елның тагын бер казанышы – Азатлык радиосы социаль челтәрләргә ныклап аяк басты. Хәзер безнең Facebook, Twitter, Вконтакте кебек челтәләрдә үз битләребез бар. Азатлык хәбәрләре шул челтәрләр аша да таратыла, анда фикер алышулар, бәхәсләр бара.

Рашат Якупов
Шунысы куанычлы, бу битләрне эшләүдә безгә һәвәскәр дусларыбыз ярдәм итә. Facebook битен башлауда Ташкент егете Эмиль булышкан булса, Вконтакте челтәрендәге төркемне алып баруда Рашат исемле Казан егете ярдәм итә.

Рашат – Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты студенты, Азатлыкның “Халык сүзе” рубрикасына студентлар тормышыннан кызыклы язмалар да җибәргәли. Моннан тыш, аның тагын бер үтә дә җаваплы вазифасы бар – ул Татар Википедиясенең идарәчесе булып тора. Шулар турында Азатлыкның Яңа ел тапшыруы кунагы – Рашат Якупов белән сөйләштек.




[ төркия ]

Европаның кайбер клиникаларында авыруларны дәвалаганда Идел-Урал көйләрен дә тыңлаталар икән. Татар музыкасына хас булган пентатоника кешеләрнең үзенә булган ышанычны кайтара. Европада музыка белән дәвалау төшенчәсенең әйдаманы саналган төрки музыканы өйрәнүче "Түмата" оешмасы 35 елдан артык дөньяның төрле илләрендә татар көйләрен яңгырата. [видео]

Яшәр Гүвәнч
Истанбулның мәшһур урыннарыннан берсе - Солтан Әхмәт мәйданыннан трамвай юлы аша түбән төшеп, Гүлханә паркы кереше каршында сул яктагы урамга борылу белән ерактан ишетелгән төрки моңнар кешене үзенә җәлеп итә. Бу урамнан бераз өскә күтәрелгәч, музыка кораллары саткан борынгы кибеткә барып төртеләсең. Түмата оешмасының Отаг музыка кибетендә сезне бу төркемең бер әгъзасы, түбәтәйле һәм көләч йөзле Яшәр Гүвәнч бәй каршы алыр. Гүвәнч бәй быел Азатлыкның Яңа ел тапшыруы кунагы булды.




[ татар дөньясы ]

Фирүзә Әбсәләмова
Азатлык тапшыруларының нигезен төрле төбәкләрдә эшләүче хәбәрчеләребез әзерләп җибәргән хәбәрләр тәшкил итә. Яңа ел тапшыруы да аларсыз була алмый. 2010 елга йомгакларны без Оренбурдагы хәбәрчебез Фирүзә Әбсәләмова һәм Сембердән Айрат Ибраһим белән ясадык. Аларны үз төбәкләреннән читтә дә беләләр. Азатлыкның беренче хәбәрчеләреннән саналган бу хезмәттәшләребез кызыклы хәбәрләр эзләп читкә еш чыга.

Айрат Ибраһим
Айрат Ибраһим Азатлыкның "Милләт харитасы" проектына зур өлеш кертте. Фирүзә Әбсәләмова быел балкар авылыннан кызыклы тапшыру әзерләү өчен базардагы барлык мамык шәлләрне һәм оекбашларны сатып алырга мәҗбүр булган. Эш вакытында булган кызыклы очрашулар һәм сәер хәлләр турындагы истәлекләре белән алар Азатлыкның Яңа ел тапшыруында уртаклашты.


XS
SM
MD
LG