Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдулла Галиуллин: “Мөфтигә каты басым булган”


Габдулла Галиуллин
Габдулла Галиуллин

Татарстан җәмәгатьчелеге мөфти Госман Исхакый үз теләге белән китмәде дип саный. Элекке мөфти Габдулла Галиуллин Исхакыйга басым ясаганнар дип белдерә.

Татарстан Диния нәзарәтенең 13 гыйнварда узган чираттагы пленумында республиканың элекке мөфтие (1992-1998), “Нурулла” мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин дәүләтне дин эшләренә тыкшынуда, демократия булмауда гаепләп чыкты. Әмма аңа игътибар итүче генә булмады. Шул уңайдан Габдулла Галиуллин “Азатлык” радиосы сорауларына җавап бирде.

Габдулла хәзрәт, Госман Исхакый ни өчен мөфтилектән китте дип уйлыйсыз?

Моңа үзебез дә гаҗәпкә калдык. Беребезгә дә сәбәбен әйтмәде. Минем уйлавымча, аңа бик каты басым булган. Чөнки дүрт елга сайланган мөфти бер ел да вазифаларын башкара алмады. Эшләргә мөмкинлек бирмәгәч, киткәндер дип уйлыйм.

Пленумда мөфтилектән җибәрүне сорады да чыгып китте. Утырыш эшенең дәвамында катнашмады. Бу безгә бик гаҗәп тоелды.

Мөфтигә басымны кем ясаган? Мәскәүме, Казанмы?


Хәзер Русия мөселманнарына һөҗүм башланды. Дөреслекне әйткән өчен Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә дә басым ясадылар. Басым гына түгел, хәтта аңа каршы Бөтенрусия мөфтияте төзеделәр.

Мөселманнарның дөреслекне әйтүе хакимияткә ошамый. Госман Исхакый кулы астында булган Диния нәзарәте Русиядә иң көчле оешмаларның берсе иде. Мәчетләр саны ягыннан гына түгел, мәгариф системасы да тәртипкә китерелде. Ә кемнәргәдер ислам дине үсеше ошамый.

Татарстан мәчетләре беркайчан да: “Казан татарлар өчен!” дип кычкырып йөрмәде. Ә Мәскәүдә мондый чыгышлар булды. Бәлки, дингә каршы көрәшеп, мөселманнардан җавап көтәләрдер?

Габдулла хәзрәт, сез бит мөфтинең җизнәсе. Үзара сөйләшкәндә китәсен әйтмәдеме?


Бу кинәт кенә булды. “Сәбәбен үзем генә беләм, берегезгә дә әйтмим”, диде дә, шуның белән сүзне бетерде.

Мөфтинең сәламәтлеге какшау чыннан да дөресме?


Юк! Госман Исхакый сау-сәламәт.

Мөфтилеккә тәкъдим ителергә җыенасызмы?


Исән-сау булсам, мөфтилеккә чыгам.

Көндәшләрегез кемнәр булыр дип уйлыйсыз?


Илдус Фәиз, Камил Бикчәнтәев, Габделхәмит Зиннәтуллин тәкъдим ителергә мөмкин.

Габдулла хәзрәт, корылтайда җиңеп чыгуга ышанасызмы?

Күз алдына китерегез: Диния нәзарәте пленумын милиция саклады. Утырыш барган урында ике тәртип саклаучы торды, дингә катнашы булмаганнар да шунда йөрде. Алар ник килде? Муллаларны куркытыр өчен.

Әгәр тәртип саклаучылар, хакимият кешеләре дин эшенә катнаша икән, гадел рәвештә мөфти сайлап булмый. Пленумга кадәр, аннан соң да муллалар белән бу турыда киңәшеп алдык.

Безгә өч юл бар. Беренчесе – мөфти сайлау корылтаенда тәртип саклаучылар, хакимият кешеләре катнаша икән, мәчетләр Диния нәзарәтеннән аерылып чыга. Икенчесе – Үзәк Диния нәзарәтенә, йә Русия мөфтиләр шурасына кушылу. Өченчесе – яңа Диния нәзарәте оештыру.
XS
SM
MD
LG