Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туым җондызы" – милләтне яңарткан көн


"Туым җондызы" – милләтне яңарткан көн
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:05 0:00

Казанда өченче тапкыр яшь керәшен җырчыларының “Туым җондызы” фестивале үтте. Быел фестиваль республика дәрәҗәсенә күтәрелде.

Казанда өченче тапкыр яшь керәшен җырчыларының “Туым җондызы” фестивале үтте. Быел фестиваль республика дәрәҗәсенә күтәрелде.


“Туым җондыз”ын төбәкара чара дияргә була. Катнашучылар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәреннән, Зәй, Мамадыш, Чистай районнарыннан гына килеп калмады, Башкортстанның Бакалы районыннан да кунаклар килде. Фестивальдә 13 яшьтән алып, 30 яшькәчә булган җырчы катнашты.

30 җырчы, 10 фольклор ансамбль


“Туым җондызы” фестивален Татарстан һәм Казан керәшен оешмалары үткәрде. Фестивальдә 30дан артык солист, уннан артык фольклор ансамбльләре катнашты.

Республика керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова сүзләренчә, киләчәктә фестивальдә Чиләбе, Удмуртия керәшеннәре дә катнашса, “Туым җондызы” Русия күләмендә үтә башларга мөмкин.

Быел фестиваль беренче тапкыр сайлап алу туры белән узды. Сынау туры иртәнге унда башланып китеп, беренче урынны алучылар, лауреатлар Гала-концертта катнашты. Яшьләрне фольклорчы Геннадий Макаров, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, шагыйрә Луиза Янсуар, Камал театры артисты Наил Дунай, керәшен киеме белгече Валентина Максимова бәяләде.

Гала-концертка Татарстан керәшеннәре оешмасы рәисе, Дәүләт Шурасы депутаты, “Ак Барс холдинг” оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, шулай ук президент аппараты, татар конгрессы вәкилләре килде.

Татарны керәшен фольклоры белән яңартып була


“Туым җондызы” фестиваленең жюри рәисе, фольклорчы галим Геннадий Макаров татарны керәшен фольклоры ярдәмендә яңартып була дип саный. Чөнки татар фольклоры “Әллүки” белән “Тәфтиләү” көйләренә генә кайтып калды. Шулай ук мишәр көйләре дә дөньяга чыгаруны көтеп ята.

“Мәскәүдә узган фольклор фестивальләрендә Рязан, Псков, Вологда, Ростов җырларын җырлаучылар дөрес сөйләш белән җырламаса, шундук кире кайтарып җибәрәләр. Бүген Мәлки көйләре (Кайбыч ягы) ишетелде, әмма кайбычлар үзләре катнашмады.

Фестивальгә бакалылар килгәнгә сөендек. Аларның көйләре бик кыйммәтле. Ләкин Башкортстанның Илеш районы катнашмады. Илеш көйләре искиткеч. Әле Чиләбедән нугайбәкләр дә килмәде.

Мамадышлар дәррәү кубып фестивальдә катнашты. Киләчәктә алар мамадыш көйләрен башкарыр дип өметләнәбез. Әгәр яшьләрне борынгыча итеп җырларга өйрәтсәк, XXI гасырда да дәвамыбыз булыр”, ди Макаров.

Гран-при Эльвира Камаловага бирелде

Жюрига иң зур бүләк – Гран-прины билгеләү шактый авыр булды. Чөнки күпләр зур әзерлек белән килгән. Шулай да жюри “Бәрмәнчек” ансамбле җырчысы Эльвира Камалованың керәшен җырын борынгыча итеп башкаруын искә алып, аңа Гран-при бүләген тапшырды.

Фестиваль җиңүчеләренә “Туганайлар” газеты, “Бәрмәнчек” ансамбле, Казан һәм яшьләр оешмасы исеменнән махсус бүләкләр дә тапшырылды. Дөрес, бүләкләрнең күбесе Башкортстан кунакларына бирелде. Гран-при иясе исә телевизорлы булды.

XS
SM
MD
LG