Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Домодедово»да шартлау: дистәләрчә кеше һәлак булды


130 дан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган
130 дан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган

Мәскәүнең «Домодедово» һава аланында булган шартлауда кимендә 35 кешенең үлүе хәбәр ителә. Барлыгы 130дан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Шартлау һава аланының халыкара бүлегендә юлчыларның йөкләрен бирү урынында Казан вакыты белән 16.32 сәгатьтә булган. «Домодедово» мәгълүматларына караганда, ул вакытта һава аланына Каһирә, Токио, Дюссельдорф, Лондон, Хошиминнан (Вьетнам) очкычлар килгән.

Шартлауны интихарчы оештырган дип фаразлана. Җинаять эше «террор гамәле» дигән мәддә нигезендә ачылган.

Урында ашыгыч ярдәм күрсәтүче табиблар һәм психологлар эшли.



Мәскәү милициясе метро юлларын тикшерә. «Шереметьево» һәм «Внуково» һава аланнарында да иминлек чаралары арттырылган дип хәбәр ителә.

«Домодедово» һава аланында Мәскәү мэры Сергей Собянин да булып киткән, әмма журналистлар белән сөйләшүдән баш тарткан.

«Домодедово»га очкычлар хәзер дә төшә. Юлчылар шартлауны хәтерләтүче берни күрмәүләрен әйтә. Шул ук вакытта алар көчле төтен исе таралуын сөйли.

Русия тикшерү комитеты хәбәрләренә караганда, үлүчеләр арасында ике британ кешесе бар. Моннан тыш Франция, Италия, Сербия һәм Словакия ватандашлары төрле җәрәхәтләр алган.

Дөнья җәмәгатьчелеге һава аланындагы шартлауны тәнкыйтьләп чыкты.

Русия президенты Дмитрий Медведев дүшәмбе кичен теракт сәбәпле, берничә ил җитәкчеләре белән телефон сөйләшүләре уздырды. Русия халкына һәм хөкүмәтенә үкенечләрен Франция президенты Николя Саркози, Бөекбритания премьеры Дэвид Кэмерон, Польша президенты Бронислав Коморовский һәм башкалар белдерде.

Кушма Штатлар терактны гаепләп чыгып Русиягә тикшерү уздыруда ярдәм тәкъдим итте.

Террорчылыкка каршы көчләрне берләштерү хакында БМО генераль секретаре Пан Ги Мун һәм НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен әйтте.
XS
SM
MD
LG