Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Давоста кабат "мәйдан тота"


Бизнес һәм сәяси җитәкчеләр дөнья икътисады турында сөйләшү өчен биш көнгә Швейцариянең Давос шәһәренә җыелды.

Давостагы Дөнья икътисади форумының 41нче утырышында 100 илдән 2,5 меңнән артык сәясәтче, эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Алар арасында 35ләп дәүләт җитәкчесе, шул исәптән Франция президенты Николя Саркози, Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Русия президенты Дмитрий Медведев та бар.

Медведевның президент вазифасында Давоска беренче баруы. Русия вәкиллегенең сәфәре алдан бик зурлап әзерләнсә дә, “Домодедово”дагы шартлау сәбәпле, аңа бераз үзгәрешләр кертелде һәм программа кыскартылды. Баштарак Медведев теракт сәбәпле, форумга бармаячак дигән хәбәрләр дә йөрде, әмма соңрак Кремль сүзчесе бу сәфәрнең бары кичектерелүен белдерде. Медведев Давос форумы утырышы ачылышында чыгыш ясап, терактны башкаручылар шартлау оештырып, шулай ук минем сәфәрне өзәргә теләде дигән фикер әйтте. Аның сүзләренчә, терактның урыны һәм вакыты шуңа дәлил булып тора.

Ходорковский эше

Элегрәк Русия президенты “Ведомости” газетасына әлеге чарага зур әһәмият бирүен сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, икътисади кризистан соң илгә инвестицияләр җәлеп итү төп бурычларның берсе булып тора.

Әмма ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка икенче тапкыр гаепләү карары чыгарылуы чит ил инвесторларының Русиягә карата ышанычын киметергә мөмкин. Бу хакта элегрәк Русия президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович әйткән иде.

Югары икътисад мәктәбе профессоры Алексей Портанский да 35 кешенең үлеменә китергән “Домодедово”дагы шартлау инвесторларны качырачак дип саный.

Ләкин, аныңча, күп сүз булса да, форумда Русиягә ул кадәр зур игътибар бирелмәячәк.

“Әлбәттә, президент Медведевның чыгышы Дөнья икътисад форумы программасының иң әһәмиятле өлеше булып тора. Әмма шул ук вакытта җыенның эчтәлеге аннан тыш та бик бай һәм анда Русия өстенлек алыр дип санамыйм. Өч утырыш Кытайга багышлана. Моннан тыш, икътисади кризисны истә тотып, утырышта киләчәк глобаль куркынычларны тикшерүгә күп игътибар юнәлтеләчәк”, ди Портанский.

Президент үзе килде

Узган елларда икътисади кризис сәбәпле, төп сөйләшү шул хакта барса, быел аерым тема юк. Форумда үсеш алучы илләр икътисады, инвестицияләр, эшсезлек мәсьәләсе каралачак.

Русия президенты Медведевның форумда илнең инвестицион мөмкинлекләре турында зур чыгышы каралган. Гомумән, 27 гыйнварда тулаем бер утырыш Русия инвестициясе мәсьәләсенә багышланачак. Әйтергә кирәк, соңгы 15 елда Давоста Русиягә аерым мәйдан бирелгәне юк иде.

Һәм гомумән, элегрәк Мәскәүдән бу чарага премьер-министр, икътисад яки финанс министры җитәкчелегендәге вәкиллек йөри иде. Бу юлы президент үзе килергә булды.

Әлеге вәкиллеккә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та керә. Аның Давос форумына инде дүртенче тапкыр баруы. Ләкин бу юлы ул инде президент вазифасында катнаша.

Дөнья икътисади форумында көчле иминлек чаралары каралган. Анда дүрт меңгә якын хокук саклаучы җәлеп ителгән. Алар шул исәптән һава юллары куркынычсызлыгын да күзәтәчәк.
XS
SM
MD
LG