Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: “Милләтеңә каршы килә торган фәрманны үтәргә ярамый”


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Татар милләтчеләренең иң радикалларыннан булган Фәүзия Бәйрәмова соңгы көннәрдә үзенең мөрәҗәгате белән янә җәмәгатьчелекне дер селкетеп алды. Язмалардан күренгәнчә, Фәүзия ханымны тагын мәхкәмәләргә йөртүләре ихтимал.


Фәүзия ханымның мөрәҗәгатьнамәсе төрле фикерләр уятты. Хәтта урыс сайтларында да аңа игътибар иттеләр. Алары шунда ук милләтара низаг чыгару гаепләүләре белән шаулый башлады.

Мәхкәмә белән мәшәкатьләнү – үзе ук сәламәтлекне какшату, әле бит акча да кирәк. Сез мөрәҗәгатьнамә белән чыгар алдыннан ул текстны юристларга күрсәттегезме?

Анда юристларга күрсәтерлек бернәрсә дә юк. Татар мәктәпләрен, милли мәктәпләрне бетерә торган канун турында мин генә түгел, күпләр әйтте. Президент атамасын бетерергә ярамый дип күпләр әйтте, аны мин дә әйттем. Татарстанны "край" итеп калдырырга ярамый дип күпләр әйтте, аны мин дә әйттем. БДИны русча гына бирүне балалар өчен бик куркыныч икәнен бөтен кеше әйтте, мин дә әйттем.

Минем бердәнбер бәйләнерлек җөмләм булды: әгәр дә Русия, Татарстан җитәкчеләре татар милләтен бетерергә дип әмер бирсәләр, аларга буйсынмагыз дидем, аларны үтәмәгез дидем. Ул сүзне хәзер дә кабатлыйм.

Милләтеңә, динеңә, телеңә каршы килә торган фәрман була икән, аны үтәргә ярамый. Милләтебезгә зарарны бүген кемнәр күбрәк эшли? Бүген татарга каршы урыс халкы эшләми. Бу дәүләт биеклегендә эшләнә. Милли мәктәп бетерелә, тел бетерелә. Татарстан җитәкчеләре милләтне якламый.

309нчы канун чыккач, урыс зыялылары милләтләрне яклап, сүз әйтерләр дип көткән идем – әйтмәделәр. Урыс зыялылары безне яклап чыкмады.

Татар хәрәкәтендәге ыгы-зыгыларны, дин әһелләре арасындагы ыгы-зыгыларны оста файдаланалар. Бәлки миңа Коръән укыма, намаз укыма дип әйтерләр. Нигә мин моны үтим? Ул – минем динем!
XS
SM
MD
LG