Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөбәрәк вазифасыннан китте


 Мөбәрәк вазифасыннан китте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00

18 көн дәвам итеп 20 миллионлап кешене җыйган ризасызлык чараларыннан соң, Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк җомга көнне вазифасыннан китте. Бу турыда илнең вице-президенты Өмәр Сөләйман хәбәр итте.

18 көн дәвам итеп 20 миллионлап кешене җыйган ризасызлык чараларыннан соң, Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк җомга көнне вазифасыннан китте. Бу турыда илнең вице-президенты Өмәр Сөләйман хәбәр итте.


Мисырда 30 елга якын хакимлек иткән 82 яшьлек президент Хөсни Мөбәрәк җомгага каршы төндә үк вазифасыннан китүен игълан итәр дип көтелгән иде.

Әмма Мисырның дәүләт телевидениесе аша ил халкына мөрәҗәгатендә Мөбәрәк андый белдерү ясамады.

Ул сентябрь аенда үтәчәк президент сайлауга кадәр урынында калачагын әйтеп, конституцияне үзгәртү эшенә керешкәнлеген белдерде.

“Мин халык ышанычын акларга телим. Илебездә барган реформаларның кире борылуын теләмим”, диде президент.

Киләсе президент сайлауда катнашмаска вәгъдә итеп, Мөбәрәк, вәкаләтләренең бер өлешен вице-президент Өмәр Сөләйманга тапшырачагын белдерде.

Җомга намазыннан соң узган ризасызлык чарасы өч атнага якын дәвам иткән протестларның иң зурысы булды. Каһирәдән алып, Искәндәрия һәм Әс-Сүвәйс калаларына кадәр урам җыеннарында катнашучылар 20 миллионлап кеше булды, дип фаразлана.

"Мөбәрәк адвокатларны мыскыл итте, хөкемдарларны, машина йөртүчеләрен мыскыл итте. Ул барлык Мисыр халкын мыскыл итте – ярлыларны да, байларны да. Мисырда беркем дә бу хакимиятнең калуын теләми, ул хакимияттән файда күрүчеләрне санамаганда”, диде башкаланың Таһрир мәйданына чыккан парламентның элекке депутаты Зәкәрия Ганайни.

Профессор Хәлид Сәлах: "Мөбәрәкнең гамәлләре Мисырның таркалуына китерәчәк", диде.

"Ул Мисыр халкы турында бер дә уйламый. Ул безне тетрәтеп тора. Аның кичәге чыгышыннан соң Мисыр халкы янә йоклый алмады. Мөбәрәк Мисырны таркатырга тели", диде профессор.
XS
SM
MD
LG