Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов татар проблемаларына вакыт тапмый


Рөстәм Хәмитов Русия дәүләт шурасы утырышында
Рөстәм Хәмитов Русия дәүләт шурасы утырышында

Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов былтыр декабрь азагында Русия дәүләт шурасы утырышында 30% вакытын милли мәсьәләләр чишүгә, төрле милли оешмалар вәкилләре белән очрашуга сарыф итәргә мәҗбүр булуы турында белдергән иде.


Мөгаен, шулайдыр да. Әмма монда бер ачыклык кертергә кирәк: Рөстәм Хәмитов 30% вакытын, нигездә, башкорт проблемаларына, башкорт милләтчеләренең башкортларга төрле өстенлекләр таләп итүенә бәйле проблемаларга сарыф итә дияргә кирәктер.

Президент итеп билгеләнүенә ярты елдан артык вакыт үтүенә карамастан, татар оешмалары җитәкчеләре берничә тапкыр очрашырга теләк белдерсәләр дә, Башкортстанны "башкорт иле" дип атаучы Хәмитовның татар проблемалары турында сөйләшергә әлегә хәтле вакыты булмады. Ә менә шул ук башкорт оешмалары җитәкчеләре, башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ул берничә тапкыр очрашты, аларга төрле вәгъдәләр бирде.

Шулай, 23 февральдә республика телевидениесе хезмәткәрләре, журналистлары белән очрашуы вакытында, Рөстәм Хәмитов, Башкортстан телевидениесендәге тапшыруларның 60% вакыты башкорт телендә булырга тиеш дип белдерде һәм моңа июнь аена хәтле ирешергә әмер бирде.

Кыскача белешмә:

  • Әлеге вакытта республикадагы "Курай" телевизион каналы тәүлегенә 24 сәгать буена башкорт телендә мәдәни тапшырулар алып бара.
  • Республиканың төп телевизион каналы булган БСТ каналында тәүлегенә 4-5 сәгать тапшырулар башкорт телендә алып барыла һәм шуңа өстәп, башкорт халкына кагылышлы урыс телендәге иҗтимагый-мәдәни тапшыруларга да берничә сәгать вакыт сарыф ителә.
  • Берничә федераль каналларга республика кушымталарында да (РТР, РенТВ һәм башкалар) көн саен башкортча тапшырулар оештырыла.
  • Татар телендә фәкать БСТ каналында гына атнасына 13 минутлык тапшыру бара. БСТ башына Гүзәл Ибраһимованы куйганчы ул сан 25 минут иде.

Ягъни, татар телле халык 32%, ә башкорт телле халык 16% (бу 1989 елгы, ана телләрен билгеләгән җанисәпнең рәсми саннары, 2002 елгы җанисәп хәрәмләшү белән үтте) тәшкил иткән Башкортстанда татар теле республика телевидениесеннән тулысынча диярлек читләштерелгән. Шулай итеп, күпмилләтле республика җитәкчесе һәм Конституция гаранты, республика Конституциясендә беркетелгән милли тигезлек принципларын санга сукмауны дөрес гамәл дип исәпли булып чыга.

Әлбәттә, Рөстәм Хәмитов килгәннән соң да татарларга карата шундый дискриминацион милли сәясәт алып барылуында татар милли оешмаларының да гаебе бар. "Башкортстан татарлары" дип аталган берләшмәгә укмаштырылган ике дистәгә якын татар милли оешмалары җитәкчеләре бүген тулысынча өнсез бер массага әйләнделәр, ә башкорт оешмалары, киресенчә, әрсез активлык күрсәтә, башкортларга төрле өстенлекләр таләп итә.

Активлык дигәндә, иң беренче чиратта Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетын (ББК БК) күз алдына китерергә кирәк. Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитетыннан аермалы буларак, ББК БКна халкы өчен, башкорт мәнфәгатьләре өчен янучы шәхесләр дә керә. Һәм менә Башкортстанда соңгы вакытларда башкортларның җанлануы, активлашуы, нәкъ ББК БКна бәйле.

Әлбәттә, чынбарлык бераз катлаулырак булырга тиеш. Эш башкортларның милли мәнфәгатьләренең кысылуында түгел. Яңа президент Рөстәм Хәмитов даими рәвештә башкорт ягын каеруын күрсәтеп килә. 2015 елга хәтле Урал арты (башкорт төбәге) районнарын үстерүгә республика бюджетыннан 95 миллиард сум акчаны юнәлтү турында карар кабул ителүе генә дә моны ачык дәлилли.

Башкорт оешмаларының көннән-көн ныграк баш күтәрүләренең берничә ихтимали сәбәбе бар дип исәпләнә.

Беренчесе – Рәхимов хакимлеге чорында үзләрен республика хуҗалары итеп тоярга, эш итәргә күнеккән һәм баеп киткән башкорт элитасының аерым вәкилләренең асларына су китә башлавын тоюы. Ни дисәң дә, хокук саклау органнары Хәмитов килгәннән соң төрле түрәләргә, башкорт экстремизмын алга сөрүчеләргә карата игътибарын көчәйтте, җинаять эшләре бер-бер артлы ачыла башлады. Әлбәттә, эшләр шундый юнәлештә бармасын өчен, иске башкорт элитасы төрле "чаралар" күрә.

Икенчесе – Башкортстанның элекке президенты тирәсенә тупланган һәм ришвәтчелек бизгәге тоткан милли номенклатураның республикадагы хәлләрне тотрыксызландырып, "башкорт күтәрелеше" карачкысын күтәреп, Мәскәүне президент Хәмитовны урыныннан алдыруга этәрергә маташуы.

Өченчесе – Рәхимов чорында акча имезлеген суырырга күнеккән Рәхимов режимының иҗтимагый терәгенә әверелгән кайбер башкорт милли оешмалары лидерларының имезлексез калып хокук гөрзиен үз башларында тоя башлавы.

Иң мөһиме, элекке башкорт элитасы кулында гаять зур акча бар.

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов карамагындагы бер фондта гына да 63 миллиард сум акча тупланган. Шуңа күрә дә үзләренең киләчәге өчен курыккан аерым шәхесләр башкорт оешмаларын котырту һәм финанслау аша "башкорт күтәрелешен" оештырырга маташа дип исәпләүчеләргә нигез бар сыман.


Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG