10 март иртәнге якта Американың Мәскәүдәге илчелеге бинасында узган очрашу хакында Равил хәзрәт Гайнетдин шуларны сөйләде:
“Мин ул очрашуда Америка Кушма Штатларында мөселманнарга булган уңай мөнәсәбәт турында без дә белеп торабыз: сезнең ел саен Рамазан аенда мөселман дин әһелләрегез өчен ифтар ашлары уздыруыгыздан без дә хәбәрдар дип әйттем. Аннан соң безгә Нью-Йоркта 11 сентябрьдә шартлатылган игезәк йортлар янында мәчет, ислам мәркәзе төзүгә карата уңай мөнәсәбәтегез безгә дә мәгълүм дип әйттем.
Моңа каршы Джозеф Байден: “Ничек игътибарлы булмаска кирәк, чөнки дөнья халкының бер миллиард ярымы – мөселманнар. Һәр диндә дә үзенең экстремистлары бар. Аларга карап кына диннәргә карата булган уңай мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш түгел”, дип белдерде.
Ул шулай ук безнең эшләрдән хәбәрдар булуын аңлатты. “Русия Федерациясендә үзгәрешләр барган бер мәлдә, диннәргә карата да тигез мөнәсәбәт, тулы хокук, гадел караш бирелергә тиешле дип уйлыйбыз. Шул вакытта гына чын демократик дәүләт үсешкә ирешә алачак”, диде Джозеф Байден”.

Равил хәзрәт очрашу хакында сүзен дәвам итеп, ул очрашуда дин әһелләреннән башка хокук яклаучылар да, алар арасында Владимир Лукин һәм Хельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева да бар иде дип белдерде.
Шулай да, ике якның бер-берсенә әйтелгән яхшы сүзләрдән башка, бу очрашуларның максаты нәрсәдә дип уйлыйсыз, дигән сорауга Равил хәзрәт болай диде:
“Беренчедән, ул очрашуның максаты танышу һәм АКШ җитәкчеләрнең берсе булган шәхеснең үз фикерләрен безгә җиткерү дип уйлыйм. Русиядә үзгәрешләр барган бер мәлдә бу очрашуларда АКШның бу үзгәрешләргә мөнәсәбәтен күрергә була. АКШ белән Русия арасында мөнәсәбәтләрне яңарту алдыннан аның һәр нәрсәне үзе күреп, үзе ишетеп беләсе килгәндер дип уйлыйм.
Без Русия мөселманнары АКШ белән һәрвакытта диалогта торабыз. Илчелек белән дә мөнәсәбәтләр яхшы. Чөнки Америка мөселманнарының халәте безне дә бик кызыксындыра.”
Без Русия мөселманнары АКШ белән һәрвакытта диалогта торабыз. Илчелек белән дә мөнәсәбәтләр яхшы. Чөнки Америка мөселманнарының халәте безне дә бик кызыксындыра.”