Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артур ачлыгын үлгәнче тотарга җыена


Артур Иделбаев
Артур Иделбаев

Башкорт яшьләре җитәкчесе Артур Иделбаев интернет аша таратылган ачык хатында ачлык чарасын ахырга кадәр туктатмаячагын белдерә.


Башкорт яшьләре лидеры Артур Иделбаев Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты утырышы алдыннан кулга алынган иде. Ул утырышта башкарма комитет җитәкчесе яңартылыр дип көтелде. Искесен хакимияткә лояльлектә гаепләделәр. Иделбаев кулга алыну белән ачлык игълан итте. Бу 25 февраль иде.

Артурны яклап башкорт яшьләре дә ачлык игълан итте һәм аларның саны 152гә җиткән иде. Башкорт аксакаллары киңәше белән бу ачлык игълан итүчеләр 14 март чараны туктаттылар. Ләкин Артур туктатырга җыенмый.

Хәбәрләргә караганда, аның сәламәтлеге начараеп бара. Соңгы көннәрдә аның ачык хаты интернет аша таратылды. Анда ул ачлык чарасын ахырга кадәр туктатмаска ышандыра. Котыртуларга, көчләп ашатырга тырышучыларга да юл куймаячагын белдерә.

“Миңа балаларым кызганыч. Мин аларны аякка бастырырга тиеш идем. Хатыным, картайган абруйлы әти-әнием кызганыч. Шулай булуга карамастан, мин ике уйлаучы түгел”, - ди Артур хатында.

Хат “минем кабер ташым башкортка каршы полиция башбаштаклыгы булуына үзе бер һәйкәл булачак” дигән юллар белән тәмамлана.

Шунысы да билгеле булсын, Мортаза Рәхимов рәхимлегендә Артур Иделбаев матбугат идарәсе башы урынбасары булып эшләде. Матбугат чараларының берсендә ике бәйсез журналистны тукмаганы өчен аңа җинаять эше ачылган иде. Быел исә министрлыкта эшләгән вакытта да эшкуарлык белән шөгыльләнгәндә 300 мең сум ришвәт алуда гаепләнеп, яңа җинаять эше дә өстәлгән иде.
XS
SM
MD
LG